Шәһри Казан

Мода ул – котылгысыз вирус

Дөнья күләмендә танылу алган дизайнер Надежда Әюпова белән очрашкан теләсә кайсы хатын-кыз аннан стильгә, имиджга кагылышлы нинди дә булса файдалы киңәш алып калырга омтылачак.

Реклама

Бу исә үгезне мөгезеннән эләктерү белән бер, чөнки Н.Әюпованың эксклюзив программа нигезендә эшләүче үз мәктәбе бар. Ә без исә сүзне аның кием тупланмаларыннан башларга булдык.
- Надежда Викторовна, Сез - чит ил мәктәбе узган дизайнер. Бу иҗатыгызда да чагылыш тапмый калмады, шулай бит?
- Әлбәттә. Англиядә «St.Martin» мәктәбендә укыдым. Минем Лондонга багышланган, анда алган тәэсирләр йогынтысында эшләнгән тупланмам, шулай ук XVIII гасырдагы Франциягә караган кызыклы гына тарихи коллекциям бар. Һәр тупланмада 20 шәр модель.
- Бу исемлекне «Йолдызнамә», «Дада» (сәнгатьтә авангард агым) япон тупланмасы,«Идел кызы», шәрык, татар тупланмалары дәвам итә алыр иде. Шулай да барлыгы ничәләп тупланмагыз бар?
- Төгәл генә санаганым юк. 10 тупланма гына бар инде. Дизайнер ул - иң беренче чиратта иҗат кешесе. Дизайнерның милләте юк. Ул һәрвакыт ниндидер идеяләр белән яши, эзләнә. Чын дизайнер илһамны бары тик тарихтан, үз халкының үткәненнән ала. Татар тупланмасына килсәк тә шул ук хәл. Күрәсең, татар мәдәниятен мин үземә гомер буе сеңдергәнмендер. Миңа ул кызык. Бездән алдагы буыннар безгә караганда кызыграк киенгәннәр дип уйлыйм. Без, мөстәкыйльлекне, үз йөзебезне югалтып, клоуннарга ошый барабыз. Джинсы чалбар, свитер, куртка... Әле күптән түгел генә Төркиядән кайттым. Анда да шул ук хәл. Яулык япкан ханымнар - яулык һәм озын күлмәктән, яулыксызлар джинсы чалбардан йөри.
- Анда мин бераз татар, бераз «Идел кызы» тупланмасын тәкъдим иттем. Кызганыч, Явыз Иван, Николай II, Екатерина II заманындагы көмеш тәңкәләр белән бизәлгән күлмәкләрне алып бара алмадым - чит илгә чыгарырга рөхсәт итмәделәр. Чөнки аның бер-бер деталендә генә дә, әйтик, хәситәдә, баш киемнәрендә 400 ләп (!) көмеш тәңкә тегелгән.
- Ул тупланма озак эшләнгән идеме?
- 2 ел. Кулдан тукылган табигый тукымалардан тегелде алар. Мөгаен, мин ул тупланманы гомерем буе уйлап йөргәнмендер. Бик теләп эшләдем. Күп кенә кул эшләрен үзем башкардым. Әлеге көмеш тәңкәләрне тегүнең дә үз нечкәлекләре бар. Алар бер-берсенә бәрелеп чыңлап торырга тиеш. Бу - бик мөһим. Алга таба, рөхсәт язуы алып, бу эшләрне Парижда күрсәтәсем килә, чөнки Идел буе халыкларын белеп бетермәсә дә, Париж Иделне белә. Шул ук вакытта анда табигый, борынгы әйберләрнең кадере бар. Винтаж әйберләр, ягъни әбиләр сандыгыннан киенергә бик ярата алар. Иң мөһиме - алар аны кия белә. Алар үз образларын булдыруга сәнгать итеп карый. Ә бездә андый культура юк, күрәсең.
- Әйдәгез, бөтен әйберне инкарь итергә ашыкмыйк. Үзегезгә тукталыйк. Сез дә бит заманында әбиегездән калган куян тунны киеп йөргән кеше.
- Әйе, булды андый вакытлар. Әбиемнең тунын киеп йөрдем, Казанда беренче тапкыр кызыл чалбарны да мин киеп чыктым. Мине аңламыйлар иде, артымнан туйганчы тикшерделәр, сөйләделәр. Ни өчен безнең халык шуның кадәр төссез киенә? Чөнки алар кеше сүзеннән курка. Берсенең дә башкалардан аерылып торасы килми, үз йөзләрен, үз стильләрен булдырырга, күрсәтергә теләмиләр. Ни өчен икәне аңлашыла: бездә башта революция булды, аннан Сталин барысын да «тигезләде», аерылып торганнарны «олактыра» торды. Менә шуннан курку нәселдән нәселгә балаларга да күчте. Кием сайлаганда да, мине дөрес аңламаслар дигән курку бар.
- Моннан ничек котылырга соң?
- Мисалны читтән эзләмичә, үз мәктәбемнән китерсәм, дөресрәк булыр. Чөнки мин анда турыдан-туры шушы эш белән шөгыльләнәм: хатын-кызларның зәвыгын тәрбиялим, матур итеп киенергә, хатын-кыз булып калырга өйрәтәм. Алар да: «Надежда, ә мин болай итеп кая бара алам соң? Безнең эштә болай киенмиләр бит», - диләр. Хәтта күп кенә хатын-кызлар өчен иң гади шарфны оригиналь итеп бәйләп, ниндидер беләзекләр кию дә ул инде гайре табигый адым. Димәк, үз өстеңдә даими эшләргә, сине аңлый торган аралашу даирәңне эзләргә, булдырырга кирәк. Әлбәттә, бу - хезмәт. Миңа йөри торган хатын-кызлар күзгә күренеп үзгәрәләр. Эшкә баргач: «Соңгы вакытта ничектер үзгәрдең, син хәзер бөтенләй башка, көннән-көн матурланасың», - диләр аларга. Моны бигрәк тә ир-егетләр сизә. Күрәсең, безнең ир-егетләребез дә ирләргә охшап баручы хатын-кызларыбыздан арыгандыр. Ә ул ханым тормышны төбеннән җигелеп тартмас иде дә, янәшәсендә матди яктан тәэмин итүче ире, башка кереме юк. Дөресен генә әйткәндә, аның ашарга да, үзен карарга да вакыты калмый. Кич кайтып ава да иртән тагын чыгып чабарга кирәк. Кая инде монда имидж турында уйлау. Тагын шундыйлар да бар: акчасы буа-буарлык - зәвыгы юк. Алар исә, бренд дип белеп, кытай подделкасы киеп йөрергә дә мөмкин. Әле тагын шундый ханымнар бар: алары, кайбер җирләрне ачыбрак куеп, ирләрнең игътибарын яулыйм, дип уйлый... Кыскасы, зәвык тәрбиясе юк. Кыска итәк, шәрә аяклар, алагаем күтәртмәле үкчәле туфлиләр... Әле күптән түгел генә урамнан барам: каршыма кыска шорты кигән шактый юан кыз килә. Аптырагач, ул үзен көзгедән күрмиме икән соң, дисең инде. Гәрчә кыйммәтле машиналарда йөрсәк тә, бөтен рестораннар тулып торса да, кешеләр бик үзгәрергә ашыкмый...Минем мәктәпкә кемнәр килә соң? Зәвыксызлар килә, дип әйтә алмыйм. Андыйлар, миңа калса, стиль турында бөтенләй уйламый. Миңа килүчеләрдә нидер бар. Мин аларны, үзләренә ничек уңайлы - шулай киенергә өйрәтәм. Киенү - үзе бер фәлсәфә. Кешене киендердең дә, ярар, бар, дип җибәрү генә түгел ул. Юк. Кеше белән озаклап сөйләшергә, аның шөгылен, холкын, гадәтләрен, хәрәкәтләрен бөртекләп өйрәнергә кирәк. Ул күбрәк психологик эш. 3 айлык программаны эченә алган бу мәктәп аша 2 ел дәвамында 30лап кеше узды. Анда йөргән хатын-кызларның барысы да подиумга чыга. Алар йөрү техникасын үзләштерәләр, өйдә үз-үзләрен тотарга, карарга, салоннарда акча туздырмаска өйрәнәләр. Чөнки салон хезмәте бик кыйммәт. Бүген, хатын-кыз матур булсын өчен, бөтен шартлар, бөтен нәрсә бар. Бары тик нинди продукция алырга һәм шуны ничек кулланырга икәнлеген генә белергә кирәк.
- Шәхсән үзегез хатын-кыз белән очрашканда иң беренче нәүбәттә нәрсәгә игътибар итәсез?
- Ул үз кремын тапканмы-юкмы, дип, аның битенә карыйм. Чөнки бүгенге көндә замана хатын-кызының проблемасы ул - аның йөзе. Хатын-кыз, үзен яшь килеш саклар өчен, үз битлеген-кремын табарга тиеш. Бу зарур. Әгәр дә ул йөзен яшь килеш саклый торган үз кремын тапмый икән - ул юкка яши. Моңа акча кызганмаска кирәк. Без картаябыз - аны онытмаска кирәк. Ә инде тартасың, эчәсең икән - берничек тә матур була алмыйсың.
- Ә имиджмейкер, дизайнер, стилист Надежда Аюпованың үз имиджын тәшкил итүче детальләргә тукталсак...
- Беләсезме, мин бик затлы күренә беләм. Минем теләсә нинди дәрәҗәдә узучы җыелышка киеп барырлык җитди, «дөрес» киемем дә, кичке чарага кияр өчен идәнгә кадәр озын күлмәгем дә, «дөрес» туфли, «дөрес» клатчым да бар. Көн дә кия торган бизәнү әйберләре дә мөһим. Көндәлек тормышта мин, нигездә, бик гади киемнәрдән йөрим, шулай киенергә яратам. Катлаулы өлге буенча тегелгән күлмәкләрне дә, катлаулы төсләрне дә яратмыйм. Максимализмны подиумда гына күрсәтәм, үземдә һәрвакыт минимализм саклана. Бервакытта да бәхәсле әйбер кимим. Миндә бар да гади.
- Бүген нәрсә актуаль? Юкса, хатын-кыз каядыр бара башласа, гардеробка керә дә, сыгылып торган элгечләрдә кияр әйбер таба алмый чыга. Нишләргә?
- Бүген милли, этник әйберләр бик актуаль. Мөселман модасы бөтен дөньяны яулап алып килә. Димәк, бөтен ябык киемнәр актуаль. Тыйнаклыгы белән ота бу агым. Минем тормышыма да әнә шушы тыйнаклык, гыйффәтлелек җитми. Мин үзем дә бик теләп ул киемнәрдән йөри алыр идем. Мода белән идарә итеп булмый. Ул дәвага бирелми торган вирус шикелле. Бу брендлар каян алына, бу дулкын каян килә, белмим. Ул кешедән генә тормый. Миңа калса, ул барыбер каяндыр күктән иңә. Мода - ул ниндидер могҗиза, магия. Мин бөтен нәрсәнең дә күктә хәл ителүенә ышанам. Ә гардеробка килсәк, кирәкмәгән әйберне алмаска киңәш итәр идем. Кибеткә килергә дә бер стильдәге итәк, кофта, шарф, туфли, сумканың бөтенесен берьюлы алырга кирәк. Берәм-берәм алсаң, бервакытта да образ тудырып булмый.
Мин бу дөньяда бер әйберне генә төгәл әйтә алам: без бу җирне яратырга һәм үзебез эшли ала һәм булдыра ала торган эшне эшләргә тиеш.
- Димәк, балалайка белән фортепиано ул әле сезнеке булмаган?
- Нәкъ шулай (көлә). Әмма шул ук вакытта әгәр дә музыкаль белемем булмаса, бүген бербөтен була алмас идем. Шул ук күргәзмәләр вакытында подиумда нинди музыка яңгырарга тиешлеген мин беләм, тоям. Тупланма да музыка астында туа. Соңгы вакытта мин бары тик классика һәм джаз дулкынында гына яшим. Классика кешенең күңелен үстерә, чистарта. Машинага утыруга, музыка куям. Тормышымда иң мөһиме нәрсә соң, дип, соңгы вакытта уйланганым да булды. Күрәсең, музыканы да мода белән бер дәрәҗәдә ярата торганмындыр. Шул ук вакытта сынлы сәнгатьне дә... Рәсем ясарга яратам. Бу - хобби. Кылкаләм алам да кәефемне киндергә иңдерәм. Әлегә 10лап эшем бар.
- Сүзне кием тупланмаларыннан башлаган идек. Киләчәктә аларны нинди язмыш көтә? Подиумдагы эшләрне гадәти тормышта, халык арасында күрергә теләр идегезме?
- Кайбер тупланмаларымны җиргә күмеп, күпмедер вакыттан соң кире казып алып кешеләргә күрсәтәсем килә. Үземнең дә күрәсем килә: төсе ничек үзгәрә, тишекләр барлыкка киләме, нәрсәләр саклана, нәрсә юкка чыга?
Бу фикергә мин инде 3 еллап элек килгән идем. Әйберләрнең ничек искергәнен күрәсем килә. Шул ук вакытта тупланмаларымны сакларга да телим. Аларны кешеләр буыннан буынга күрергә тиеш. Тупланмаларым тарихи материалга нигезләнеп эшләнсә дә, алар җитәрлек дәрәҗәдә заманча һәм бик катлаулы. Аларны кия белергә дә кирәк. Сүз эксклюзив коллекция турында барса да, минем әйберләрнең төгәл күчерелмәсен алырга теләүчеләр дә юк түгел, әмма иҗат ул картина кебек. Ә картинаны киеп булмый. Ул бүген монда, иртәгә икенче җирдә күрсәтелә. Минем моны һаваланып әйтүем түгел.
- Бер тупланманы эшләгәндә минем белән акылдан язарлык әйберләр булды, дигән идегез...
- Мариларның мәет күлмәген тегәбез. Ә кисүчем: «Әйдәгез, тукыма тигез генә ятсын, муенын кисми торыйк әле», - ди. Кич белән кайтып китапларда актарынсам, шаккаттым - мәет күлмәген, берәү дә киеп карый алмасын өчен, муенын кисми генә сандыкта саклыйлар, ә муен уемы, хатын-кыз үлгәннән соң гына киселә икән. Шуннан тиз генә кисүчегә шалтыратам: «Кисәбез!» Шулай итеп, кисеп, тегеп, эшен төгәллибез...
- Сезнең иҗатта ниндидер үзегез генә белгән кануннар бармы?
- Бар. Акча өчен бервакытта да ачуланышмаячакмын. Бервакытта да. Әгәр дә кемдер миңа түләмәскә уйлаган икән, мин аңа һичкайчан: «Сез миңа тиеш, түләгез», - димәячәкмен. Әлегә андый әйбернең булганы юк-югын. Була калса, мин аны югарыда шулай хәл ителгән дип кабул итәчәкмен. Димәк, мин үзем кайчандыр, кемгәдер нидер биреп бетермәгәнмен.
- Сез, нигездә, 50 яшькә кадәргеләр белән эшлисез. Ә бу чикне узган ханымнарга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Миңа 55-56 яшьлек хатын-кызларның да килгәне булды. Аларга да ярдәм иттем. Әмма алар бик тиз сүрелделәр, сындылар. Алар киләчәкне күрмәде. Подиумда йөргәндә син киләчәкне күрергә тиеш. Белмим, аларга инде кызлары, оныклары турында уйларга кирәктер бәлкем. Күрәсең, ул яшьтә иманга, дингә килергә дә вакыттыр. Ул коткара.
- Сез үзегезне дини кеше дип әйтә аласызмы?
- Юк, алай дип әйтә алмыйм. Мин, дингә түгел, Аллаһка ышанам. Минем үз карашларым, үз фикерем, үз чикләрем бар.
PS. Надежда Викторовна белән хушлашмыйбыз. Ул алга таба да газета укчыларыбызга үзенең киңәшләрен биреп торырга вәгъдә итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: