Шәһри Казан

Наил КАСЫЙМОВ (Шигърият)

Әрсезләргә... «Тарихның җиз иләгендә иләнеп, язган бер генә җөмләң исән калса да, син - бәхетле иҗатчы». Сибгат Хәким Чират көтми узган әрсезләргә Карыйсың да хәйран каласың. Баш өстеннән йөри алар хәзер, Ай-һай, азды адәм баласы. Әрсезлектән туйган инде дөнья, Язасы да килми бу хакта... Рухи чүплек булып ул, төпләнеп, Чәчәк...

Реклама

Әрсезләргә...
«Тарихның җиз иләгендә иләнеп, язган бер генә җөмләң исән калса да, син - бәхетле иҗатчы».
Сибгат Хәким

Чират көтми узган әрсезләргә
Карыйсың да хәйран каласың.
Баш өстеннән йөри алар хәзер,
Ай-һай, азды адәм баласы.

Әрсезлектән туйган инде дөнья,
Язасы да килми бу хакта...
Рухи чүплек булып ул, төпләнеп,
Чәчәк ата бигрәк иҗатта.

Дан артыннан куа тавышсызлар:
Мин - җырчы, дип, чәчрәп чыгалар.
Исемнәре: атказанган, халык...
Тыңлый алсаң тыңла... күп алар.

Китап язып ярышалар күпләр:
«Синең ничә? Минем йөз икән...»
Бу тормышта кайчак бер китап та
Дәрдмәнд булыр өчен бик җиткән.

Әнә, берәү кабарынып сөйли:
«Халык язучысы абзагыз!..»
Халык аның язган бер җөмләсен
Белә микән - сорап карагыз?!.

Кем властька якын - дуслары күп,
Ә дусларның була туганы.
Нәрсә тора шул дус-туганнарга
Халык исемнәре «урлавы»!..
(Бардыр тагын башка юллары...)

Иҗатка бит тарих бәһа куя,
Бик тиз узар гомер еллары.
Мин аларны жәлләп уйлап куйдым:
«Кемгә кирәк исем коллары!»

Тормыш арбасы
Аны күреп, тотып карап булмый,
Авырлыгын гына тоясың.
Аны ташлап калдырып та булмый,
Серле арба - тормыш арбасы.

Кайберәүләр, күпме гомер яшәп,
Ник бер арба тартып карасын.
Мин арбаның күптөрлесен тарттым,
Иң авыры - тормыш арбасы.

Әти иртә китте, әни калды,
Кулга тотып биш яшь баласын.
Олы малай... мин тәртәгә кердем:
«Ярдәм булсын, әни армасын...»

Майланмаган күчәр, арба авыр,
Үргә менү безгә кая ул?!
Әни, әни... син елмаеп түздең,
Җиңел булмады шул барыр юл.

Олы юлга, әнкәй, чыгардың да,
Биш балаңны озаттың,кул болгап.
Бишебезгә тормыш биш арбаны
Бик тиз тапты олы юл буйлап.

Дус-ишләрне утырттым мин түргә,
Җырлар алдым... арбам тулмады.
Шатлык, уңышларны мин төядем,
Кайгыны да алмый булмады.

Минем юл да чокыр-чакыр булды,
Читләп узды тигез юлларны.
Үргә, бәлки, менгән булыр идем,
Арттан этүче шул булмады.

Еллар төяп авырайды арбам,
Белмим инде, күпме тартырмын?..
...Әгәр беркөн мин арбасыз калсам,
Гүя балачакка кайтырмын.

Туган якта
Кояш бата әкрен, офыкларда -
Көн пәрдәсе килә ябылып.
Су буенда үскән карт таллардан
Күләгәләр килә агылып.

Үлән аша күләгәләр ага,
Дулкыннары кара, кечкенә,
Кара юрган яба күләгәләр,
Килеп җитеп авыл өстенә.

Тәрәзәләр аша кара дулкын
Өй эченә керә шуышып.
Караңгылык баса бар йортларны,
Үләннәргә төшә энҗе чык.

Авыл инде тынган, берән-сәрән
Этләр куя әкрен өргәләп,
Клуб янындагы янган утта
Очып йөри ап-ак күбәләк.

Капка шыгырдавы ишетелә,
Авыл башындагы урамнан.
Кемдер дәшә, эзләп мал-туарын,
Көтүдәндер кайтмый ул калган.

Караңгылык ача йолдызларны,
Айны куя элеп бер читкә,
Мул тынлыкны бозып, сискәндереп,
Шашып-шашып сайрый чикерткә.

Кинәт кенә ул да тынып кала,
Тынлык тирәнәя тагын да...
Шул тынлыкта туган моңны рәхәт
Тыңлаулары туган авылда.
* * *
Җылының соңгы төне бу,
Яфракның соңгы көне.
Күрүе авыр, газаплы
Тормыш суы кипкәнне.

Сөюнең соңгы төне бу,
Бәхетнең соңгы көне.
Сары яфрак карап калды
Безнең сөю киткәнне...

Сагындым шул, сагындым
Җилләр булып кагылдыңмы,
Моң булып агылдыңмы,
Тибрәлде күңел кылларым, -
Әллә соң сагындыммы?..

Аккош булып син очтыңмы,
Дулкын булып кочтыңмы,
Уй-хисләрем бирми тынгы, -
Әллә соң сагындыммы?..

Бөдрә талларга сарылдым,
Күңелемдә - талгын моң.
Таллар җырлап җавап сузды:
«Сагындың шул, сагындың».
Сагындым шул, сагындым...

Син ул, син!
Син сорама миннән:
- Нигә яратасың?
- Нигә кояш чыга,
- Нигә таң ата соң?
Кушымта:
Яратамын шуңа:
Җылы карашыңа,
Назлы тавышыңа
Мин сусыйм.
Күңелемнең нуры,
Йөрәгемнең кылы,
Җырларымның моңы -
Син ул, син!

Син сорама, әйтмим,
Нигә яратканны.
Мин бит үзем белмим,
Нигә таң атканны.
Кушымта.

Мәхәббәтне аны
Ничек аңлатасың?!.
Өзелеп сөйгән өчен,
Өзелеп яратасың.
Кушымта.

Төннәрнең кадерен кем белә?
Төн үлде алсу таң нурыннан,
Чык булып калды күз яшьләре.
Син киттең...чәчрәтеп чыкларны,
Әйтерсең яшеннәр яшьнәде.

Мин үлдем, белмим, озаккамы?..
Йөрәк тә исән бит югыйсә.
Ул төннәр кабаттан туармы?
Туачак, мин беләм, син килсәң.

Очрашу булмый ул, китмичә,
Төн үлми, көн тумый - юатам...
Төннәрнең кадерен кем белә?
Беләдер бары тик югалткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: