Шәһри Казан

Намус ничә сум тора?

Шөкер, теге яки бу гаилә концертларын күп карадым. Кайсыдыр гаиләләр тарафыннан куелган бер пәрдәлек спектакльләрне дә ике‑өч мәртәбә күргәнем булды. Хәтта бер гаиләдән биш кешенең Язучылар берлегендә әгъза булып торуын да елмаеп күзәтергә туры килде: ата-аналары да, кызы, улы вә һәм дә кияүләре бер төркем язучылар, ягъни!... Шулай... Бирәм дисә...

Шөкер, теге яки бу гаилә концертларын күп карадым.

Кайсыдыр гаиләләр тарафыннан куелган бер пәрдәлек спектакльләрне дә ике‑өч мәртәбә күргәнем булды.

Хәтта бер гаиләдән биш кешенең Язучылар берлегендә әгъза булып торуын да елмаеп күзәтергә туры килде: ата-аналары да, кызы, улы вә һәм дә кияүләре бер төркем язучылар, ягъни!...

Шулай... Бирәм дисә колына, Ходай шул колына гына түгел, гаиләсе һәм нәселенең юлына да чыгарып куя сәләт, талант дигән бүләкләрен. Әмма шул хәлләрнең берсенә дә гаҗәпләнмәдем. Күнектем чөнки...

Иллә дә мәгәр күптән түгел әдибебез Заһид Мәхмүди турындагы бер хәбәр гаҗәпләндерде генә түгел, моңарчы булмаган һәм булмаячак галәмәт сыман тоелды. Күз алдымда язучы булып формалашкан, үзем белән Татарстанның радио-телевидение компаниясендә шактый еллар бергә дә эшләгән һәм ул чакта әле егермесеннән яңа гына үткән шушы егет, бүген килеп, шәхси киностудиясен булдырган һәм үзенең «Ахырзаман шаукымы» исемле әсәре буенча «Ломбард» дигән төсле дә, киң дә экранлы кинофильм төшерткән, имеш. Шул фильмны төшергәндә бөтен нәселе актёрларга әйләнгән, диде ошбу хәбәрне җиткерүчеләр. Сәгать ярымнан да артыграк бара икән шул саф татарча тамашасы! Алай гына да түгел, Россия Федерациясе күләмендә киностудиясенә дә, яңа фильмына да патент биргәннәр. Димәк ки, бөтен держава киңлекләрендә күрсәтү хокукы бар һәм тематик яктан да, сыйфаты да шәп икән! Ай-һай, дип куйдым үз-үземә, хак микән? Кеше кесәсендәге акчаны санарга яратмаучы, капиталга кызыкмаучы кеше булсам да, берничә сорау тулды башкаема: күпмегә төште икән бу кадәр җитлеккән сәнгать тамашасы? Кайдан юнәтте икән шул кадәр акчаны? Әнә бит, «лимоннар» заманасында, дистәләрчә миллиард сумнар түгеп, күп еллар буе төшерделәр берничә серияле фильмны...

Көтмәгәндә, өмет итмәгәндә, үземне дә чакырдылар шул фильмны карарга. Павлюхин урамындагы Халыклар дуслыгы ишегалдына җыелган халык без бәләкәй чакларда «Тарзан» киносына килүче тамашачылар саныннан ким түгелдер. Әле һаман килә, агыла торалар, җитмәсә... Заһид үзе каршы ала... Ләкин, дөресен әйтим, мин һәр әсәрне яки тамашаны тәнкыйть күзлеге аша укыйм яки карыйм... Тамаша кылыр алдыннан да әлеге күзлегемне һәйбәтләп
сөрттем.

Хуш... Башланды кино. Кайсы рольне кемнәр башкаруы хакында титрлар тезелә... Шунысын гына абайлап калдым: Заһид, төрле сурәтләргә кереп (грим хикмәте!) күктән − лотереядан ишелеп төшкән, зур чумаданга көч‑хәл белән сыйган акчага ия булып өлгергән Шәфи һәм Иблис рольләрен үзе уйный икән! Әлеге Шәфи, шул капиталын Мәскәүдән авылына алып кайтканда, чумаданын поезд вагонындагы пассажирларга да, соңрак юлда очраган кешеләргә дә ачып‑ачып күрсәтә − горурлана, мактана... Үзегезгә дә сизеләдер мондый беркатлылыкның нинди хәлләргә юлыктырасын... Әйе-әйе, һуштан яздырырлык һөҗүмнәр дә ясыйлар, авыр чумаданын талап та китәләр. Бер югала, бер табыла, тагын югала, тагын табыла чумадан... Крәстиян Шәфи авылда фермер хуҗалыгы ачу турында хыяллана, ләкин чумаданы үз кулына кабат кайткач, авылында ломбард ача. Үз теләге белән түгел. Баксаң, акчаны аңа Аллаһ түгел, Иблис үзе биргән икән. Хактан да, лотерея уйнату шайтан гамәле генә була ала бит. Иблис аңа (Шәфигә) кешеләргә тыныч кына яшәргә комачау итүче, төнлә дә төртеп уятучы намус дигән нәрсәне күпләп сатып алырга әмер бирә. Ә инде ломбардның нәрсә икәнен авыл балалары да беләдер: анда акчага йөдәгән кешеләр кадерле нәрсәләрен дә юк‑бар бәягә тапшыралар. Әгәренки, алган бәясен вакытында китереп бирмәсә, кыйммәт бәягә бүтәннәргә саталар. Шәфинең ломбарды исә бары тик НАМУС сатып ала. Исереге-аегы да, үз акчасын кысып тотарга күнеккән бәндәләр дә, узгынчылар да, амбар кенәгәсенә исем-фамилияләрен һәм паспорт мәгълүматларын да теркәп, кул куеп, ломбардта 1000әр сум акчага намусларын калдыралар. Ә чират... СССР чорында аракы чираты сыман...

Йә, әйт, укучым, кызыкмы? Сиңа ничектер − белмим, ә минем гарьләнүдән күз яшьләрем агып утырды ул киноны караганда. Гүя шушы Шәфи... юк-юк... киноның авторы Заһид, акча ишелеп төшкән күктән өзгәләнеп, каһкаһәле көр тавыш белән кычкырадыр сыман тоелды:

− Нинди хәлгә төштегез, милләттәшләрем?! Күзләрегезне ачыгыз, акылыгызга килегез!!! − дип...

Әйе, сатылабыз... Карьера баскычыннан күтәрелү, премияләр, дәрәҗәләр, зур хезмәт хаклары алып яшәү, шәп фатирлар алу кебек йөзләрчә максатлар хакына, куштанланып-ялагайланып та, туңкаеп-бил бөгеп тә, мәсхәрәгә калабыз. Хәләл булмаган акчалар, мал-мөлкәт өчен намусыбызны гына түгел, иманыбызны сатабыз түгелме? Сезнең кебек гади кешеләр генә түгел, Заһид белән бу абзагызның шактый каләмдәшләре дә сатылып бетте. Үкерепләр елыйсы килә, валлаһи!

Мин сезгә бу сәгать ярымлык тамашадагы кызыкларның, кәмитләрнең, Иблис тудырган гайре гыйбрәтләрнең биш процентын да сөйләмәдем. Ни өчен, дисәгез, ярамый! Патент биргән Мәскәү рөхсәтеннән башка фильмның бөтен серләрен, төзелеш ысулларын бары тик караячак тамашачыга ачып бетерүне тыя торган закон бар. Закон тыймаса да, сөйләмәс идем. Тамашачыны үзе карап тәм табудан мәхрүм итүем булыр иде... Ахыр чиктә шуны гына әйтәсем калды: чынлап та, эпизодлардагы катнашучылардан кала актёрлар һәм режиссёр да - Заһидның үз гаиләсеннән: улы Фәнис Мәхмүтов − сценарий авторы һәм режиссёр (сез аны телевизордан Фәнис Камал буларак беләсез), аксак Гайнулла ролендә − бертуган абыйсы Таһир, чатан Хәтимә − хәләл җефете Рәшидә Мәхмүтова, кибетче хатын Әлфинур ролендә - килене Гүзәл (Фәнис хатыны). Башка актёрлар- үзенең туган ягы Кукмара талантлары: мәсәлән, Шәфинең тән сакчысы ролен сәхнәләрдә сәләтле һәвәскәр булып танылган Харис Мостафин башкара, авыл хатыннарын Манзарас авылында яшәүче апай-сеңелләр уйный. Ике дистәдән артык катнашучыларны санап чыгудан тыелып, шуны гына әйтәм: композиторы − үзегез күп көйләре-җырлары аша
яхшы белгән Фәрит Хатыйпов. Заһидулланың тасмада яңгыраган иллә дә мәгънәле җырларына көйләрне дә махсус ул язган икән.

Йә, гаҗәпме? Дөресен әйтим, миңа гаҗәп түгел хәзер, күнектем... Үз‑үземә бирә торган бер сорау гына калды:

− Шул кадәр рольләрне башкарырдай профессиональ актёрлардан ким дә, түбән дә булмаган артистларны бу Заһид ничекләр «ясый», ягъни әзерли алды икән? Әллә соң, чыннан да, җеннәр ярдәм итте микән?

Тфү-тфү... әйттем исә кайттым... Бу кадәр уңышлы эшкә ирештерүдә бары тик Аллаһы Тәгалә генә ярдәм итә аладыр... Бигайбә!

Ә теге тәнкыйть күзлеге бөтенләй онытылды, кирәге дә чыкмады «Ломбард» тамашасын сокланып караганда...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: