Шәһри Казан

«Нәкъ шул курчак»

Һәркайсыбызның күңел күгендә балачак хатирәсе булып сакланган үз курчагы бар. Кремльнең «Манеж» күргәзмә залында февральдән бирле эшләгән антиквар курчаклар күргәзмәсе дә юкка гына «Нәкъ шул курчак» дип аталмагандыр.

Кем белә, әгәр дә кайчандыр, онытылып беткән иске әйберләр арасында яткан «нәкъ шул антиквар курчак» Юлия Вишневскаяның игътибарын җәлеп итмәгән булса, әлеге тупланмага нигез салыныр һәм 1996 елда Уникаль курчаклар музее ачылыр идеме әле?! Ә бүген аның исемен Россиядә профессиональ рәвештә антиквариат курчаклар туплауның башында торучы буларак атыйлар. Юлия Вишневскаяның Уникаль курчаклар музее тупланмасына кергән Германия, Англия, Япония, АКШ, Россия, Италия һәм Франция осталары тарафыннан эшләнгән 150 ләп экспонат (XIX гасыр башы һәм XX гасырның икенче яртысына караган) белән танышканда, үзең дә сизмәстән, курчаклар яшәгән мохиткә кереп чумасың. Уенчык ясауның киләчәк буынны тәрбияләүдә бик җитди эш икәнлегенә дә басым ясала монда. Курчакка карап тулы бер дәверне, тарихи мохитне күзалларга кирәк бит! Нинди генә материалдан (агач, балавыз, фарфор, чүпрәк) эшләнмәгән дә һәм нинди генә зурлыктагы шедеврлар юк биредә. Учка сыярлык кечкенәләреннән алып, үзең белән янәшә басып торырлык зурлары да бар. Курчак булса да, бер генә детальгә дә уен эш итеп кенә карамаган осталар - чын сәнгать әсәрләре тудырганнар. Курчак җитештерүчеләр арасында заманында әйдәп барган Эмиль Жюмо, беренчеләрдән булып, үз курчакларың турында кайгыртырга кирәк, алар моданың авангардында булып, гардеробларын яңартып торырга тиешләр, дигән нәтиҗәгә килә. Ул уйлап тапкан курчак модасы журналы өчен тулы бер остаханәләр эшли. Аларда курчак киемнәре тегелә, аксессуарлар, аяк киемнәре, сумкалар, зонтиклар һ.б. җитештерелә. Парижда курчак киемнәре сатыла торган махсус кибетләр ачыла. Әлеге индустрия патша Россиясенә дә килеп җитә - шундый кибетләрнең берсе Санкт-Петербургта да була.
Әнә бит, катлаулы бизәкләр төшереп бәйләнгән өрфиядәй челтәрләр тотып тегелгән купшы кием-салымнар да, бәйләнгән кулчатырлар, уенчык өстәлләргә куелган фарфор сервизлар, көмеш калаклар, тегү машинасы, үтүкләр, бөтен интерьеры-җиһазлары, уен кораллары булган уенчык өйләр - һәммәсе дә, чын дөреслеккә хилафлык китермичә, хасиятләп эшләнелгән. Шул ук вакытта, совет чорында үскән балалар өлешенә тигән плюш аюларны да, пластмас курчакларны да күрергә була монда. «Казан Кремле» музей-тыюлыгында һәм шәхси тупланмаларда сакланучы шул чорга караган фотосурәтләр, перчаткалар, сәгатьләр, челтәрләр дә җай гына кереп утырган экспонатлар янына.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: