Шәһри Казан

Раяз Фасыйхов: «Балаларым өчен күп нәрсәдән баш тарта алам»

Җырчы Раяз Фасыйхов белән очрашып әңгәмә корырга әллә кайчан ук сөйләшеп куйган идек. Әллә ничә сәбәп чыкты. Инде тәмам килештек дигәч тә, беренче көнне машинам көйсезләнде, икенче көнне Раязның мең төрле эше килеп чыкты. Инде, ниһаять, койрыгына бастым үзенең. Очрашу урыныбыз - Тинчурин театрының гримеркасы.

- Раяз, йөзеңне бер күрергә зар-интизар булып беттем. Вакытың бер дә юк бугай?
- Гел түгел. Ниндидер җитди чара алдыннан шулай булып ала. Башка көннәр салмак кына, үз темпы белән бара. Ашыккан вакытлар да бар, әмма анысы бары тик өлгерү өчен генә.

- «Ни өчен артист булдың?» - дигәч, «Микрофон җиңел бит ул, шуңа», - дигән бер җырчы. Синең җырлаудан башка шөгылең бармы?
- Башка җирдә эшләгәнем юк. Бүтән эштә эшли беләм микән? Бүген мине тамашачыларым да, якыннарым да җырчы Раяз Фасыйхов буларак кына белә.

- Җырларың гел моңсу, бәхетсез мәхәббәт турында. Нәрсәдән бу? Яшьлектә бик яраткан ярың калдымы соң?
- Ю-у-у-ук инде. Ничектер миңа шулай килеп ябышты ул. Сәхнәгә беренче «Кыр казлары» дигән лирик җыр белән чыктым бит мин. Аннан соң амплуа шундыйга әйләнде. Композиторлар да шундый темптагы җырлар яза башладылар. Араларында күңелле җырлар булса да, алар бик истә дә калмый. Салмак рухтагы мәхәббәт турындагы романтик җырлар, җавапсыз мәхәббәткә багышланган җырларны башкарырга яратам. Белмим, бәлки, үтемле итеп башкарамдыр. Һәрбер кешенең беренче мәхәббәте, яшьлектәге үкенүләре була. Шуңа күрә, ул тема һәр кешенең башыннан үткән, йөрәгендә саклана. Димәк, мин кемнеңдер шул серләрен ачып чыгара алганмындыр инде.

- Ә үзеңнең яшьлек таңында үкенерлек мәхәббәтең калдымы соң?
- Юк, юк...

- Раяз, бүгенге көндә ничә җырың бар?
- 70кә якын.

- Дүртенче альбом өстендә эшләвеңне беләм, аның хәлләре ничек?
- Концертыма өлгертәм дип вәгъдә биргән идем. Тик...Үз гаебем белән генә түгел, техник сәбәпләр аркасында, чыгып җитә алмады. Шулай да тамашачыга Яңа елга бүләк ясармын дип уйлыйм.

- 70 җыр арасында иң яратып башкара торганы бармы?
- Андый җыр юк. Алар барысы да минем өчен кадерле. Һәммәсенә минем күп көчем, җаным кергән.

- Синеңчә, тамашачы Раяз Фасыйховны ни өчен ярата?
- Бәлки үз‑үземә тугры булып калган өчендер. Аларга тугры булып калгангадыр. Мин иҗат юлымны ничек итеп башлаган булсам, шулай әкрен генә барам, максатымнан тайпылмыйм. Озын‑озак еллар җырларга язсын, халыкка кирәгебез булсын иде. Үсеп килүче буын да безне тыңлап хозурланса, төп миссиям үтәлә дигән сүз. Менә без бүгенге көндә Илһам Шакиров, Таһир Якуповларга ничек сокланабыз, горурланабыз, безнең белән дә шулай соклансыннар иде. Без аларның эстафета таягын киләчәк буынга тапшыручы чылбырның бер звеносы булыйк дим. Бүген җырчылар арасында тенденция бар. Мин аны Фирдүс Тямаевка да әйтәм: «Син бүгенге көндә бөтен җырчыларны биергә өйрәттең», - дим. «Әйе, сәхнәдә басып торучыларга «почет» бетте бит, аларны яратмыйлар», - ди. Хәзер бит җыр арасына бию кереп китә. Татарныкымы ул, башкортныкымы, молдованныкымы, урысныкымы - мөһим түгел. 7‑8 ел элек минем дә «Сабантуй» дигән җырда бию булган икән. Әмма ул күренешен, рухын бирү өчен кертелде.

- Мәктәп елларында Раяз ниндирәк укучы иде?
- Мәктәптә Раяз тугыз ел гына укыды. Кечкенәдән артист буласым билгеле иде. Әти белән әнигә рәхмәт, бервакытта да: «Артист - һөнәрмени ул? Инженер бул, математик бул!» - дип башны катырмады. Сыйныфташлар: «Синең мырлап йөрүдән башка эшең юк инде», - дип көлеп йөри иде. Бүгенге көндә кайберләре белән күрешәбез, фикерләре, бәлки, үзгәргәндер. 9нчы сыйныфтан соң Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Шул көннән башлап, минем өчен икенче дөнья ачылды. Музыка белән тирәнтен кызыксына, өйрәнә башладым.

- Мәктәп программасында иң яраткан әсәрең нинди иде?
- Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар»ы. Нәни Габдулланың көз көне бәрәңге алганда аякларын җылытырга дип туфракка тыгып торганда, апасы ялгыш кына аягын кисә. Аннан соң үги анасы кертми тора. Мондый сүзләре бар: «Мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән»... Печән базарына алып чыгып сатулары да хәтердә. Балачактан туңып, өшеп үскәч, ул ничек авырмасын да, яшьли үлмәсен инде!

- Балачакта ябышкан берәр кушаматың бармы?
- Без гаиләдә дүрт малай бит. Авыл агайлары исем белән истә калдырмыйлар да: «Композитор» дияләр иде.

- Раяз, паспорт номеры, әти-әниең, якыннарыңның телефон номерларын яттан беләсеңме?
- Еш кына югалтсам да, паспорт номерын хәтерлим. Бервакыт ел саен паспорт алыштырдым... Иң өлкән абыйның телефон номерын яттан беләм. Чөнки безнең арада беренчеләрдән булып, анда телефон барлыкка килде. Башкаларныкын юк. Авылдагы өй телефоны номерын беләм икән.

- Раяз, гафу үтенү җиңел биреләме?
- Үземне гаепле сизсәм, бик җиңел. Мин - тиз кабына, тиз суына торган кеше. Үпкәләүне тиз онытам. Кызып китеп, берәрсенә кычкырып атсам, үкенәм инде. Тизрәк барып гафу үтенәм аннары. Кеше күңелендә начар энергия калырга тиеш түгел, аннан вакытында котыла белергә кирәк.

- Татарстан Президенты белән аралашып утыру мөмкинлеге туса, нинди сорау бирер идең?
- Уйланганым юк. Аның белән очрашасы булгач, әзерләнеп барыр идем.

- Кинода төшәргә теләгең бармы?
- Фильмда төшкән бар иде. Әмма анда төшү бер дә рәхәт әйбер түгел. Ул бик зур көч таләп итә. Актерлык осталыгына шаккатам. Ди Каприоның психик тайпылышлы кешеләрне уйнаганнарын күзәтәм. Аннары ничек чыга ул образыннан? Акылыңнан язарсың! Кино актерларына хөрмәт белән карыйм. «Әйе, төшәр идем», - дип сөйләнеп утыручыларны аңлый алмыйм. Кинога төшүнең ни икәнен аңлау өчен, башта бер эпизодик роль башкарып карарга кирәк. Бөтен җырчы да - яхшы актер, бөтен актер да яхшы җырчы түгел.

- Бертуганнарың белән нинди мөнәсәбәттә? Бер-берегезгә ярдәм итәсезме?
- Безнең тәрбия шундый: һәрберебез үзе өчен үзе тырыша. Берәр ярдәм, «поддержка» кирәк булса инде, без - бер-беребез өчен ышанычлы тыл.

- Раяз, сер түгел, сине күп кызлар ярата. Аларның игътибарын тою рәхәтме?
- Ничек рәхәт булмасын инде? Кызлар игътибары яшәргә дә, иҗат итәргә дә стимул бирә. Үземне һаман егет дип хис итәм.

- Тормыш иптәшегез белән ике арада көнләшүнең зәһәр телләре уйнаклап китәме?
- Баштарак көнләшкән кебек иде. Әмма кызларның тормыштагы Раязга гашыйк түгеллеген аңлады. Сәхнәдәге Раяз Фасыйхов - бер кеше ул, ә гаиләдә - икенче. Үземнең позициямне беләм.

- Венера да әтисенә ияреп сәхнәгә чыга башлады. Җырчы булырга теләге юкмы?
- 6 яшьтә балаларның хыялы көн саен үзгәрә. Бүген - табиб, иртәгә - җырчы, өченче көнгә - биюче. Сәхнә аңа бик ошый. Баштарак курыкты, әзрәк каушый да иде. Хәзер чыгасы мизгелен үзе көтеп тора.

- Йоклап ятканда уятып, үзеңнең җырыңны куйсалар, беренче ноталарыннан ук таный аласыңмы?
- Әйе-е!

- Син нинди әти? Бала тәрбияләгәндә нинди алымнар кулланасың? Әкиятләр сөйлисеңме?
- Үзебезне әти‑әни тәрбияләгән алымнарны кулланам. Мин - бик бала җанлы әти. Алар өчен күп нәрсәдән баш тарта алам. Әкиятләр дә сөйлим, китаплар да укыйм, җырлап та йоклатам, гармунда уйнап, җырлатып-биетеп тә алам.

- Әти‑әниең янына (Балтач районы Нөнәгәр авылы. - авт.) еш кайтасыңмы? Нинди эшләрендә булышасың?
- Кызганыч, еш кайтып булмый. Ләкин кайтсам, мин төрле ял итү чаралары оештырам: табигатькә алып чыгам, әти белән балыкка төшәм. Әби бүген бик авырдан йөри, аны яшь вакытында йөргән үзәннәргә, болыннарга алып барам. Җиләк ашап, дару үләннәре җыеп, аларны әзрәк дөнья мәшәкатеннән арындырып, ял иттерергә тырышам.

- Бүгенге көндә төп бурычың итеп нәрсәне саныйсың?
- Гаиләдә дә, иҗатта да, кеше каршында да КЕШЕ булып каласы иде.

- Раяз, Татарстанның атказанган артисты буласың киләме? Син моңа лаекмы?
- Мин халыкка хезмәт итәм, ә ул мәртәбәле исемне дәүләт бирә. Лаекмы, түгелме - алар хәл итсен. «Аласың киләме» дигән сорауга: «Әлбәттә!» - дип җавап бирәм, алдыйсым килми.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: