Шәһри Казан

Ренат Әюпов тамашачыны яшьләй әзерли

Матбугат битләрендә Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясен дәгъвалаучылар арасында Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ренат Әюпов исемен күргәч, мин ихлас күңелемнән чиксез шатландым. Һәм аны, һичшиксез, республикабызның олы бүләгенә иң лаеклы кандидат итеп саныйм.

Ренат Әюпов дигәч, минем күз алдыма 1990 еллар килеп баса. Алар, бер төркем яшь актерлар, 1988 елны Мәскәү шәһәренең Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлап, Камал театры труппасына кушылганнар иде. Күп тә үтмәде, без аларның күбесен Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре» комедиясендә күрдек. Ә Ренат анда Тукай ролен искиткеч зур сәхнә осталыгы белән башкарып чыкты. Аның уенына сокланмый мөмкин түгел. Бар да гади генә, бернинди дә ясалмалылык юк. Аңа карыйсың да саф мәхәббәтнең барлыгына ышанасың. Карагыз, Тукай - Ренат Әюпов ничек итеп чын ихластан ярата белә. Ул чын-чынлап сөйгәненә гашыйк. Без шушы спектакльдә аның талантын күреп өлгердек.

Ренат Әюповны без Шекспирның «Антоний һәм Клеопатра», Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» һәм тагын башка спектакльләрдә дә күрдек. Ренат киң диапозонлы актер буларак үзенә бирелгән рольләрен уңышлы гына башкарып чыкса да, яшь актерга нидер җитми кебек тоела. Үзен режиссерлык өлкәсендә дә сынап карыйсы килә. Шул нисбәттән чыгып, егет Мәскәү шәһәренә юл тота. Щукин исемендәге югары театр училищесының режиссерлар әзерли торган факультетына укырга керә. Мәскәүнең төрле театрларында күп кенә спектакльләр карап, белем алып, Ренат Камал театрының кече сәхнәсендә Нәкый Исәнбәтнең «Былтыр кысты» әсәрен сәхнәләштерә. Бу дебют спектакле бик уңышлы чыга. Нәни тамашачылар аны бик җылы кабул итәләр. Театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов егеткә зур сәхнәдә үзен сынап карарга тәкъдим ясый. Ренат бар көчен, фантазиясен, белемен эшкә җигеп, бер-бер артлы, Гафур Каюмовның «Һинд кызы», Аманулланың «Әлепле артистлары», япон әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән «Кара пута серләре» әсәрләрен сәхнәләштерә. Бу спектакльләргә дә тамашачылар агылып йөри.

Диплом спектакле итеп яшь белгеч Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» музыкаль комедиясенә алына. Ул бөек остазларыннан алган бар белемен, фантазиясен эшкә җигә. Премьера зур уңыш белән үтә. Сәхнәдә әйтерсең драма артистлары түгел, ә музыкаль комедия театры солистлары арияләр башкаралар кебек. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера театрында миңа үз заманында бу үлмәс мюзиклның ике куелышын да карарга туры килгән иде. Ә Кариев куйган бу спектакль минем күңелемә аеруча хуш килде. Уеннары да, җырлары да, биюләре дә чын югары сәнгать осталыгы белән сугарылган иде. Спектакль театр тәнкыйтьчеләре, остазлары тарафыннан зур бәһа алды.

Аннан Ренат Әюповны Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры итеп билгелиләр. Ул дөнья классикларының әсәрләренә дә игътибар итә. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» әсәрен сәхнәләштерә.

Реклама

Ренат Әюповның талантын күреп, 1996 елда Чаллы татар дәүләт драма театрына баш режиссер итеп билгелиләр. Ул ак калада да сынатмый - сәхнәгә бер-бер артлы төрле жанрдагы спектакльләр чыгаруга ирешә. Алар арасында Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Кол Галинең «Йосыф», Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Гаяз Исхакыйның повесте буенча куелган «Кәләпүшче кыз», Мансур Гыйләҗевнең «Дон Жуан балчыклыда» һәм башка постановкаларны күрергә мөмкин.
2002 елда Россиядә ислам диненең таралуына 1400 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Чаллы театры Мәскәүдә Кол Галинең «Йосыф» спектаклен күрсәтә. Башкаланың таләпчән театр тәнкыйтьчеләре режиссерның осталыгына, актерларның уеннарына сокланалар. Соңыннан әлеге спектакль белән алар Казанда Тинчурин исемендәге театр фестивалендә катнашып, диплом белән бүләкләнәләр.

IV халыкара «Нәүрүз» театр фестивалендә дә Гаяз Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» спектакле махсус дип­ломга лаек була. Мәскәүнең театр белгече Александр Иняхин бу постановканы «Татар тормышының энциклопедиясе» дип атый.
Алты ел Чаллы театрында эшләгәч, 2002 елда яңадан Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры булып кайта. Бер үк вакытта театр өчен яшь кадрлар әзерләүгә дә зур игътибар бирә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Хәзер аның шәкертләре театрда уңышлы гына эшләп киләләр.
Бер үк вакытта республикабызның төрле театрларына барып, спектакльләр дә куеп кайтырга өлгерә. Ренат Мирзахәсән улы куйган постановкалардан соң әлеге театрларның дәрәҗәсе тагын да арта төшә. Алар төрле театр фестивальләрдә катнашып, күпсанлы дипломнарга лаек була. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай», «Остазбикә» әсәрләрен куеп, театр Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Шулай ук ­М.Галәүнең Ф.Галиев инсценировкасы буенча куелган «Мөһаҗирләр» дип аталган киң масштаблы тарихи драмасы да киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Ислам динебезнең гореф-гадәтләрен чагылдырган «Сөннәтче бабай» спектаклен Мәскәү шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез, дин әһелләре дә бик җылы кабул итте. Әлеге спектакль белән минзәләлеләр хәтта Төркия тамашачылары алдында да чыгыш ясадылар.

Ренат Әюповны без барлык татар теле укытучыларының да иң якын дусты дисәк тә, арттыру булмас. Чөнки ул бигрәк тә мәктәп яшендәге балалар өчен программада каралган әсәрләргә зур урын бирә. Шунлыктан, танылган режиссер куйган спектакльләргә алар укучылары белән бик теләп йөри. Күптән түгел Буа драма театрында Кариев исемендәге театр Батулланың «Кичер мине, әнкәй» спектаклен күрсәтте. Залда шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларын укучылары белән күрергә мөмкин иде. Мин бу әсәрнең Камал театрында төрле елларда куелган ике постановкасын да караган идем. Ә менә Ренат Әюпов бу әсәрне яңача, яңа алымнар, яңа сулыш белән куйган. Актерлар сәхнәдә уйнамый. Алар шушы вакыйга барган җирлектә яшиләр. Сине дә шунда алып кереп китәләр дә, үзең дә сизмәстән, алар белән бергә яши башлыйсың. Актерлар белән шатланасың, көләсең дә тетрәндергеч мизгелләрдә, ирексездән, күз яшьләре ага. Артистлар образга кереп, үз геройларын шулкадәр оста итеп башкаралар. Шулчак аларның талантына мөкиббән китеп утырасың. Әнә театрның иң яшь артисты Илфат Гыйбадуллинга гына карагыз. Ул Миргаян образын искиткеч матур итеп башкарып чыкты. Илфат хәтта барлык күзәнәкләрен дә эшкә җигеп, образын тулысы белән ачып бирде. Ә финалда исә әнисен кочаклап, «Кичер мине, әнкәй» дип өзгәләнеп әйткәндә, Илфатның гына түгел, залдагы тамашачыларның да күзләрендә яшь иде. Спектакль беткәч, театр сөючеләр артистларны чәчәкләргә күмеп, аларны алкышлар астында кат-кат сәхнәгә чакырдылар.

Ренат Әюпов Татарстаныбызның иң көчле режиссерларыннан ­берсе бу­ларак, аның мактаулы исемнәре дә шактый. Ул - Россия иҗтимагый «Танылу» премиясе лауреаты, «Арт-Ордо» (Азия) халыкара театр фестиваленең Гран-при иясе, Өметбаев исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган артисты дигән исемнәргә ия. Ә инде сөекле шагыйребез Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырган эшләре өчен, яраткан режиссерыбызны Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә иң лаеклы кандидат дип саныйбыз, чөнки ул моңа лаек.

Ренат Әюпов Габдулла Тукай тормышын һәм иҗатын чагылдырган спектакльләре («Печән базары» - Ренат Әюпов инсценировкасы, 2006 ел; «Зәйтүнәкәй» - Рабит Батулла пьесасы, 2011 ел; «Әйт әле, күбәләк» - Туфан Миңнуллин пьесасы, 2014 ел.) өчен тәкъдим ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: