Сәнгать белгече Розалина Шаһиева белән күргәзмәдән күргәзмәгә юллар гел кисешеп тора. Сүзебез дә һаман саен рәссамнар, сынчылар хакында куера. Ә шагыйрә буларак II Бөтендөнья «Иран һәм җиһан» дип аталган шигырь конгрессында катнашуы турында иркенләп сөйләшеп утырырга гел җай таба алмыйбыз. Җитмәсә, Ираннан кайтуга ук: «Мин бу сәфәргә гомерем буе әзерләнгәнмен...
- Розалина ханым, үткән ел сезнең өчен бик бәрәкәтле булды - татар һәм рус телләрендә шигырь китапларыгыз дөнья күрде. Иранда нинди зур форумда катнаштыгыз?
- Чыннан да ел тулы канлы үтте. Иң биек ноктасы, сүз дә юк, әлеге шигъри конгресс булды. Анда бөтен кыйтгалардан - 40лап илдән 45 шагыйрь чакырылган иде. (Шуларның 4есе - хатын-кыз.) Бу Иранның шигърият ватаны булу белән аңлатыла. Генрих Гейне да: «Итальяннарның милләте - музыка, иранлыларның милләте - шигърият», - дип әйткән. Аларда шигърият гомер-гомергә зур илаһи гейзер-чыганак булды. Һәм ул аларның үзләрен генә илһамландырып калмады, Хафизлар, Хәйямнәр тәэсирен бөтен җиһан тоеп яшәде. Татар шигърияте, гомумән, үзенең яралу чорыннан алып, Шәрык - Фирдәүси, Рудаки, Хәйям, Хафиз һәм Сәгъдиләр йогынтысында тәрәккыят итә. Без бит Шәрык форматы-калыбы нигезендә иҗат иткән халык.
- Шобаганың сезгә очраклы гына эләкмәве аңлашыла. «Гомер буе әзерләнгән сәфәр»не дә шәрехләп, азрак аңлатып үтсәгез икән.
- Язмыш шундый кызык нәрсә. Әле университетта укыганда ук (КДУ-ның рус филологиясе бүлеге) мине, индивидуаль шәхес, дип, аерым план нигезендә укыттылар. Гомуми лекцияләргә йөрмәдем, китапханәләрдә эшләдем, Мостафа Ногманнан татар бүлеге ала торган фарсы дәресләре алдым. Укып бетерер алдыннан мине Ташкентка җибәрделәр. Ярты ел Ташкент университетының шәрык факультетында, ярты ел Дүшәнбедә укыдым. Аңа кадәр Мәскәүдә китапханәләрдә эшләп килдем. Фарсы шигъриятенең Россиягә немец арадашчылыгы аша керүен белеп, шул арадашчыларны табып (Шәрык шигъриятен Гёте тәрҗемә иткән. Гётедан файдаланып, бу эшкә Пушкин да алына. Аннан тәрҗемә эше башка буын шагыйрьләргә килеп җитә.), дөрес тәрҗемә иткәннәрме дип карап, өйрәнеп, «Персидские мотивы русской поэзии во второй половине XIX века» дигән диплом эшен (фәнни җитәкчем Йолдыз Нигъмәтуллина) якладым. Диплом яклаганда төп нөсхәдән фарсы шигырьләрен укыдым. Рус филологиясендә күренмәгән нәрсә иде ул. Ә татар шагыйрьләре турыдан-туры тәрҗемә иткән, чөнки безнең укымышлыларыбыз фарсы телен камил белгәннәр. Казан ханлыгы чорында да, XVIII-XIX гасырларда да бөтен шигърият фарсы телендә барган. Хәтта Дәрдмәндтә дә моның эзен табабыз, Тукайда да гел искәрәбез. Аларның лексикасында, шигъри алымнарында, ритмында, шигырь төзелешендә ярылып ята бу фарсы тәэсире.
- Сезгә исә, 15 яшьтән шигырь язып хыялланган, «Ялкын» җурналы игълан иткән бәйгедә беренче урын алган кыз буларак, ул чакта ук булачак шагыйрь дип караганнар бит факультетта...
- Чыннан да шулай иде. КДУны 1968 елда тәмамладым. Никадәр гомер үтте. Былтыр яз көне Фәннәр академиясенең тарих институтында Хәйям һәм Сәгъдигә багышланган кичә узды. Шунда, шигырьләр укып, бөек шагыйрьләрне яд иттек. Бәйрәмдә Иран консулы һәм аның мәдәният буенча атташесы да катнашты. Мин иң соңгы булып чыгыш ясадым. Башта Хәйям һәм Хафиздан үземнең тәрҗемәләрне, аннан фарсыча шигырьләр укыдым, фарсы шигъриятенә бәя бирдем. Шунда шигырь укуымны бик яратып калганнар икән.
- «Каян килгән бу? Феномен!» - дип исләре киткән инде аларның...
- Булды шундый нәрсә. Озак та үтми, Иранда үтәчәк әлеге шигырь бәйрәмендә катнашырга тәкъдим иттеләр. 10 шигырьне конгресс комитетына инглиз теленә тәрҗемә итеп җибәрдем. Шуннан миңа чакыру килде.
- Ул нинди шәһәрдә, нинди шартларда үтте? Тәэсирләр ничегрәк булды?
- Фарсы мәдәниятенә мәхәббәтем 43 елдан соң шулай янә үзенә дәшеп алыр дип башка да китергән булмады. Беренче китабым «Ниса»га да Хафиздан, Хәйямнән тәрҗемәләремне керткән идем.
Чакыруда ук аның Тәһран белән Ширазда үтәчәге һәм шигырьләр укыячагыбыз әйтелгән иде. 8 көн булдык. Тәэсирләрне, андагы кадер-хөрмәтне, шәһәрдән шәһәргә сәфәр кылуны әйтеп бетерә торган түгел. Бөтен чыгымнар тулысынча Иран хисабыннан булды. Килеп төшүгә, Вәгъдәт сараенда (Киңәшмәләр сарае) инаугурация дип аталган мәҗлес булды. Шаккатмалы - килүебезгә шунда катнашачак шагыйрьләрнең күмәк җыентыгын чыгарганнар, киңәшмә бинасында зур-зур портретларыбыз эленгән. Көн саен берәр чара. Иң җете кичерешләр университетлардагы чыгышлар булгандыр. Тәһранда 4 университетта булдык. Тәрбият һәм Мөдәррис, Шаһид Бихисти университетының әдәбият факультетларында, Милли сәнгать йортында чыгышлар ясадык. Азат университетында, Келәм музеенда, Рәссамнар йортында булдык. Телевидениегә һәм бер газетага интервью бирдем. Шигырьләрне исә һәр шагыйрь үз телендә укыды. Башта шигырь уку кысасында гына башланган очрашуларыбызга тора-бара төрек шагыйренең җырлары, Африкадан килгән шагыйрьләрнең этник биюләре дә кушылып, ниндидер тамашага әверелде.
Шираз - Хафиз белән Сәгъди ватаны. Анда Хафизның җәсәде күмелгән Хафизият дигән мемориаль комплекста шагыйрьне искә алу булды. Паркта 7-8 меңләп кеше булгандыр. Анда Иран шагыйрьләре шигырь укыды. Вертолет белән Иран Президенты Мәхмүд Әхмәдинеҗад та төште. Шигъри юллар куша-куша, бер ярты сәгать нотык тотты. Шигырь «явып», музыка яңгырап торды... Икенче көнне Сәгъди каберен зиярәт итәргә бардык. Анда мин рус телендә шигырь укыдым, чөнки Россиядән, Татарстаннан мин берүзем генә идем. Тәрбият һәм Мөдәррис университетында татар телендә яңгыраган шигырьләрне бик яраттылар. «Без Сезнең Россиядән икәнлегегезне беләбез, русча да укымассызмы?» - дип сорадылар. Анда рус бүлеге бар икән.
Хафизны искә алу кичәсеннән кайткач, телевизорны кабыздым. Илнең Олуг җитәкчесе - дин башында торган Аятулла Али Хөмәйни чыгышын тыңладым. Бәйрәмнән Президентны тыңлап, аның шигырьпәрвәр булуына, эрудициясенә, тавышына исем китеп кайткан идем. Хәзер бусы. Шулкадәр акыллы чыгыш. Ул һаман камил инсан, һәр яктан җитлеккән шәхес, әхлак, әдәп турында сөйләде. Битеңнән алып эшлекле, максатчан, тәвәккәл булырга тиешсең, дип, җыелган меңләгән халыкны ничек яшәргә өйрәтә остаз. Анда идеология гомумән гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлтелгән. Кинәт ислам инкыйлабының асылына төшенә башладым. Аларның инкыйлабы Президент җитәкчелеге белән бетте. Кара кием киеп йөргән хатын-кызлар ул - революциянең тышкы кыяфәте генә. Бер җирдә дә диннең кешене басуын күрмәдем. Киресенчә, Ходай алдында барыбыз да бертигез икәнлегенә төшендем. Кара киемле ханымнар исә алар университет ректорлары, деканнар, гидлар, телевидениедә дә шулар. Шәитләр гомер-гомергә шулай киенгән. Ул киемне салып атсалар, алар нәкъ безнең кебек үк.
- Әлеге рухи форумның җаныгызны кузгатуы бәхәссез. «Дөньякүләм» танылган шагыйрь» дигән сертификат та биргәннәр үзегезгә. Розалина ханым, сәфәрдән соң үзегез өчен ниндидер максатлар билгеләргә, нәтиҗәләр чыгарырга өлгердегезме инде?
Нанотехнологияләр, интернет җәмгыятьтән шигъриятне куып чыгарган бер заманда шигъриятнең бетмәвенә, үлмәвенә инандык. Шигъриятнең тапталуын иранлылар да күрә. Шуңа да, дөньякүләм шигырь ватаны буларак, алар да моны күтәрергә мәҗбүр булганнар. Бу - аларның да уянуы. Юкса телевидениене карагыз: шигъриятнең кирәге - чәшке тун яки порошок кебек чүп-чарны рекламалауда гына. Ни генә булмасын, анда шигърият иң бөек, рухи дәрәҗәдә. Меңләгән халыкның йотлыгып шигырь тыңлавын гына күр син. Шагыйрьнең шигырь укуы, һич арттырусыз, экологик чиста продукт. Ул - галәм белән бәйли торган бик көчле корал. Шагыйрьләрнең шул рәвешле мәйдан тотуы гаҗәеп бер зур оркестр икән. Һәм аларның шигъри җылысы исәбенә без дә, Европа шагыйрьләре дә рухландык. Шигъри иманым тагын да ныгып кайтты. Иранның бүген дә дөньякүләм шигъри импульс бирергә көче җитә. Хәзер мин шундый шигъри фестиваль үткәрү турында хыялланам. Күптән инде үзебезнең «Казан» милли мәдәният үзәгендә төрки халыкларның шигъри фестивален уздырырга кирәк дигән уем бар иде. Моңа кадәр үз шәхесем, үз проблемаларым, җөмһүрият белән чикләнгән булсам, монда мин җиһанны тойдым. Безгә нәкъ менә шундый мәҗлесләр җитми икән. Кыскасы, бөтен дөньям шигырь белән тулы...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар