Шәһри Казан

«Сиңа насыйп ризыкны башка кеше ашамый»

Заманында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Асия апа Харисова, әлмәтлеләр Казанга гастрольләргә килгәч, үзенең адашын күрү өчен спектакльгә махсус килә. Артистлар арасыннан Асияне эзләп таба да, «бәхетле булырсың син, сеңлем» дип, аңа үзенең фатихасын бирә. Чыннан да, артистның теләге кабул була. Актаныш районының Күҗәкә авылында туып үскән кызда...

Реклама

Үзенең хыялын тормышка ашыру максатыннан, кыз Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга китә. Аннары язмыш җилләре аны Әлмәт Татар дәүләт драма театрына китерә. Асия Харисова - эпизод рольләрен җиренә җиткереп башкара торган артист. К.Тинчурин исемендәге фестивальдә дә «Эпизод ролен иң яхшы башкаручы» төрендә диплом белән бүләкләнгән иде ул. Асиянең иҗади биографиясендә истә калырлык рольләре шактый. Малайдан башлап ак яулыклы әбиләрне дә башкарырга өлгерде артист. А.Островскийның «Капкан саен калҗа булмый» спектаклендә - Хезмәтче, Ф.Садриевның «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә»сендә - Хөршидә, «Син - сандугач, мин - каен»да Фәридә һ.б. образларын ул кабатланмас тормышчан нурлар белән бизи.
Асия коллективта оештыру сәләте белән дә аерылып тора. Театрда директордан кала, ул эшләп карамаган эш юк, дисәк тә була. Труппа мөдире вазифасын да башкара ул. Аны «труппаның әнисе» дип тикмәгә генә атамыйлардыр. Бөтен җаны-тәне белән театрга гашыйк.
Бүгенге әңгәмәбездә Асия үзенең эшчәнлеге белән бергә коллективтагы яңалыкларга да тукталды.
- Асия, характерлы артист буларак, сиңа образга керү ничек? Рольләреңнең холыкларын каян алып бетерәсең?
- Әйе, һәр образга үз җылыңны өрергә кирәк. Элек әбиләрне уйнаганда, нишләп миңа кирәкле әби очрамый икән, дип йөри идем. Танылган артист Дамирә Кузаева миңа: «Син аны күз алдыңа гына китер», - дип, үз киңәшләрен бирә иде.
- Рольләреңнең бер- берсенә охшавыннан курыкмыйсыңмы?
- Юк, биш бертөслене уйнаганчы, бер яхшыны уйнавың хәерле.
- Син ясаган пародияләрне күреп тә сокланмый мөмкин түгел. Мәсәлән, шагыйрә Клара Булатованың нәкъ үзе кебек сөйли беләсең. Күренекле шәхесләр үзеңә үпкә белдермиме?
- Бервакыт үзенә әйтми генә улы аша Клара апаның күлмәген соратып алдым да, сәхнәгә чыгып, ул булып сөйләдем. Мин чыгыш ясаганда, залда үзе дә утыра иде, аптырап калган. Соңыннан яныма килде дә: «Мин үлгәч тә онытырга ирек бирмәссең, яме», - дип, үзенең әманәтен җиткерде. Шулай ук элекке директорыбыз Тамара Сөләйман кызы булып сөйләргә дә яратам. Берәүнең дә каршы килгәне юк.
- Сәхнәдә импровизация алымын да оста кулланасың, алайса.
- Әйе, бервакыт Тычкан ролен уйнаганда артистлар шаяртып минем койрыкны сиздерми генә декорациягә бәйләп куйганнар. Шунда декорацияне сөйрәп барган җирдән: «Абау, койрык кысылып калган», - дип, сәхнәдән чыгып киттем. Артист халкы беркайчан да югалып калмаска тиеш.
- Асия, син булган сәләтеңне яшереп яткырмыйсың. Режиссерлык күәсеңне дә сынап карадың. Узган ел Нәдер авылы үзешчәннәре халык театрлары фестивалендә син куйган «Җанкисәккәем» спектакле белән Казан тамашачысы мәхәббәтен яулады. Ни өчен Т.Миңнуллинның ул әсәрен сайладың?
- Заманында үзем дә ул спектакльдә Шүрәлияне уйнаган идем. Мин ул әсәрдә әллә нинди проблемалар күрәм.
- Әгәр профессиональ сәхнәдә спектакль куярга рөхсәт итсәләр, кайсы пьесаны сайлар идең?
- Шул ук спектакльне куяр идем. Әмма ул минем өчен хыял гына булып кала. Режиссер эшенә гашыйк мин. Әле политехника техникумындагы театр түгәрәгендә спектакль куюымны сорадылар.
- Әлмәт театрының мәктәпләр белән эшләвен дә ишетеп беләбез. Яшьтән үк балада сәнгатькә мәхәббәт уяту ул киләчәктә театрга тамашачы тәрбияләү дигән сүз.
- Без Туфан Миңнуллин исән чагында ук «Туфан проекты» әзерләгән идек. Шәһәрнең ун мәктәбендә артистлар спектакльләр куячак. Аннары Туфан абый әсәрләреннән фестиваль итеп оештырачакбыз.
- Театрга яшь буын килеп тора. Алар килгәч, коллективта озак еллар эшләгән өлкән буын җитәкчеләр күзеннән читтә калмыймы?
- Әлбәттә, яшьләргә игътибар зур. Әмма безнең җитәкчеләр өлкәннәргә дә хөрмәт белән карыйлар.
- Сәнгать кешеләренең күбесенә көнләшү хас. Үзеңдә андый сыйфат бар дип уйлыйсыңмы?
- Юк, андый чирем юк. Сиңа насыйп ризыкны барыбер башка кеше ашамый.
- Асия, син гаиләдә бәхетле хатын-кыз. Ирең Назыйм белән дә театр кавыштырган. Балаларыгызны да туган телгә, театрга мәхәббәт тәрбияләп үстергәнсез.
- Әйе, Назыйм унҗиде ел артист булып эшләгәннән соң театрдан китте. Улыбыз Нәркиз Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография бүлеген тәмамлады. «Әлмәтем» ансамблендә педагог булып эшли. Үзе дә бии. Нияз - эшмәкәр. Алар икесе дә балачактан театрда артистларның нәрсә белән сулаганын күреп үсте. Гастрольләргә дә безнең белән бергә йөрделәр. Шунда кеше белән аралашырга да өйрәнделәр. Бервакыт бер авылда Нияз спектакль барганда юкка чыкты. Берничә сәгать эзләп тә таба алмадык. Клубка килүче бер ир кешегә: «Абый, минем ашыйсым килә», - дигәч, тегесе өйләренә алып кайтып ашатып, баланы китереп куйган иде. Нияз укырга кергәч тә, мине укыту эшләре мөдире чакырып китерде. «Сезнең балагыз үзен тота белми, көн саен директор кабинетына кереп кул биреп күрешә», - ди. Өйгә кайткач, үзенә алай ярамаганын сөйли башлаган идем: «Артист белән күрешергә ярый, ә ни өчен укытучы белән ярамый?» - дип авызымны томалады. Аны өлкән артистлар театрда шулай өйрәткәннәр иде.
- Үзеңдәге иң яраткан сыйфат дип кайсын атар идең?
Мин башта һәр нәрсәнең яхшы ягын эзлим. Кайвакыт бер кәгазьгә иремнең дә яхшы ягы белән начарын язып чыгам. Кешенең барыбер яхшы ягы күбрәк чыга. Кешеләр ачуланышканда аларны дуслаштырырга яратам. Теләсә кем белән уртак тел таба алам. Шуңа күрә дусларым да күптер, мөгаен.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: