Шәһри Казан

«Студентың сәлам бирсә, йөрәккә сары май булып ята»

Җырчыларның концертында булсынмы, театрлардамы - аның урыны һәрвакыт түрдә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының иҗат һәм тәрбия эшләре буенча проректоры, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Сафиуллин үзләренең уку йортында белем алган һәр артистның иҗаты, аларның язмышы белән кызыксынып тора. Үзе дә кече күңелле, гади, мәрхәммәтле зат...

Реклама

Әтнә якларында туып үскән егетнең сәнгатькә мәхәббәте мәктәп елларыннан ук уяна. Әтнә халык театры җитәкчесе Гомәр Мәрдәнов аны театрга чакырып, Г.Тукайга багышланган бер кичәдә кечкенә Тукайны - Апушны уйната. Әнә шулай сихри дөньяга кереп киткәнен үзе дә сизми кала Наил. Мәктәптән соң, кая барыйм икән, дип, җиде юл чатында да калмый. Ул чактагы мәдәният һәм сәнгать институтының беренче «карлыгачы» булу бәхетенә ирешә. Остазы Асия Хәйруллина Наил Сафиуллинга IV курстан ук сәхнә телен өйрәтә башлый. Менә инде 40 ел буе ул шушы белем йортында сәхнә теле серләренә төшендерә, җитәкче буларак та зур хезмәт куя. Аның белән очрашып, үзләренең эшчәнлеге хакында сөйләштек.
- Наил Саматович, бүгенге көндә уку йортларында тәрбия мәсьәләсенә зур игътибар бирергә кирәк икәнен беләбез. Студентлар арасында төрле агымнарга иярүчеләрне дә ишетергә туры килә. Әмма сәнгатьне яраткан бала беркайчан да начар юлга тайпылмый дип ышана аласызмы?
- Әйе, экстремизм буенча соңгы вакытта өч уку йортындагы кайбер студентларны кулга алдылар. Бездә андый хәлләр юк, чөнки студентларыбыз көне-төне иҗат эше белән шөгыльләнә. Мәсәлән, хореографларны алсаң, алар иртәдән бии башлый, аннары мәктәпләрдә укыталар, концертларда чыгыш ясыйлар. Театр факультетындагыларның да башка нәрсәләр белән шөгыльләнергә вакыты юк. Алар һәрвакыт театрларга йөри. Фәрит Бикчәнтәев аларга I курстан ук 50шәр китап укырга бирә. Үзе беркайчан да, укыдыңмы, дип сорамый ул. Этюдлар вакытында: «Менә син бу образны Фатих Хөснидәге Айдар кебек эшләп кара әле», - дип, аны күрсәтергә куша. Әнә шул вакытта аларның укыганмы, юкмы икәнлекләре ачыклана. Кино һәм телевидение факультетында укучы студентлар да танылган фильм төшерүчеләр белән бергә эшлиләр, алардан өйрәнәләр. Бүгенге көндә үз фильмнары белән Мөселман киносы фестивалендә катнашкан студентларыбыз да бар. Шәһәрдәге мәдәни чаралар оештырганда безнең студентлар беркайчан да читтә калмый. Шуңа күрә, үзебезгә бер кочак рәхмәт хатлары, дипломнар җибәрәләр. Шунысын да әйтим: шәһәрдә тәрбия эшләре буенча проректорлар советы бар. Башка төбәкләрдә ул юк. Без, ай саен җыелып, анда тәрбия мәсьәләләрен бергәләп күтәрәбез һәм проблемаларны чишү юлларын эзлибез. Быел Универсиадага 15 мең волонтер әзерләнгән икән, ул шушы советның эшчәнлеге. Безнең үрнәкне Саратов өлкәсе дә өйрәнә башлады. Иҗат эше белән шөгыльләнгән кешенең начар юлга басмаячагына ышанам мин.
- Башка уку йортларыннан аермалы якларыгыз сәнгать икәнен белдек. Әмма университеттан тыш, аларның яшәеше белән кызыксынамы җитәкчеләр?
- Без, деканнар, профсоюз рәисе белән берлектә, һәр айны тулай торакларга барып, студентларның хәлләрен белеп йөрибез. Шунда аларның проблемаларын үз күзләребез белән күрәбез.
- Сезнең университеттан шактый гына талантлы җырчылар, артистлар чыга. Студентның сәләтен беренче чиратта укытучы күрә белергә һәм үстерергә тиеш бит.
- Чыннан да, сәләтле баланың өметен сүндерергә дә, аны күтәреп чыгарга да була. Без сәләтлеләрнең югалуына да борчылабыз. Тиздән студентларны I курска кабул итү көне оештырабыз. Шунда кемнең нәрсәгә сәләтле икәне күренә инде. Студентларыбызга зур өметләр баглыйбыз. Кайбер студентларның сәләте соңрак ачыла. Безнең укытучылар һәрвакыт студентларның рәхмәтен тоеп яши. Аларның әллә каян күреп сәлам биреп китүләре безнең йөрәккә сары май булып ята. Шунда, хезмәтебез юкка китмәгән икән, дип уйлап куясың.
- Бүгенге студентлардан канәгатьме Сез?
- Элек студентларның татарча сөйләшергә оялып йөргән чаклары бар иде. Шунысы куандыра: бүген укырга ике телне дә камил белә торган яшьләр килде. Хәзерге вакытта сәхнәдә җырлаучы күп, диләр. Җырласыннар, чөнки элек җырларга ирек бирмәделәр. Хәзерге студентлар этюдлар ясаганда да кыенсынып-тартынып тормый. Бу - артист өчен бик кирәк сыйфат. Мин алардан канәгатьмен.
- Сездә әледән-әле мәдәни чаралар, фестивальләр уза. Бу уку елына билгеләнгән шундый планнарыгызны да беләсе килә.
- Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева киләсе елга үз исемендәге I Халыкара вокалчылар фестивале оештыра. Ул «Татар сандугачы» дип аталачак. Шундый танылган җырчы үз исемендәге фестиваль оештырырга хаклыдыр, дип уйлыйм.
- Билгеле инде, һәркем яшьлек елларында танылган артистлар белән кызыксына, аны күрәсе килә. Үзегезгә беренче тапкыр кайсы җырчыны күрү насыйп булган иде.
- Без мәктәптә укыганда клубларга кертмичә аптыраталар иде. Бервакыт авылга Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова килде. Мин анда кача-поса әни белән кердем. Концерттан соң, аларны якыннанрак күрәсем килеп, сәхнә артына барсам, Илһам Шакиров пальтосын чистартып тора. Ул мине бик гаҗәпләндергән иде. Шул чакта күренекле артистны күрү үзе зур бәхет булды. Мин аны бүген дә онытмыйм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: