Шәһри Казан

«Талчыбык бирегез миңа. Кеше үрәм»

Казанда «Этномириада» халыкара бәйгесе узды

Һәр күргәзмәдән ниндидер яңалык, күз төшәрлек эш көтәсең, яңа талантлар, осталар эзлисең. Мәдәният һәм сәнгать университетында узган «Этномириада - 2014» халыкара бәйгесенә дә шул ният белән бардым.

Осталар мәйданы
Иртәнге сәгатьләрдә үк умарта күчен хәтерләтте университет заллары ул көнне. Чөнки бәйге колачлаган юнәлешләр сәнгатьнең бөтен төрләрен дә диярлек үз эченә алган иде: җырчылар, фольклор коллективлар, милли уен коралларында уйнаучылар, кулланма-гамәли сәнгать осталары, дизайнерлар... Һәркайсының үз мәйданы. Мин исә кулланма-гамәли сәнгать секциясенә юл тоттым. «Рәсем ясар өчен фикер йөртергә, уйларга өйрәнергә кирәк» - бүлеккә аяк баскан һәркемне каршылый торган әлеге сүзләрнең мәгънәсе, кайсы вакыт белән чагыштырсаң да, актуальрәк яңгырый иде кебек. Чөнки бәйгегә килүче осталарның иҗатына бәяне нәкъ менә эшләренә салынган фикер, мәгънә тирәнлеге буенча бәяләделәр дә. Яшь аермаларына карап, катнашучыларны өч төркемгә: 7-11, 12-16, 17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләргә бүлделәр. Балалар иҗат үзәкләреннән тугызар коллектив алып килүче педагоглар да бар иде.

«Этномириада» халыкара бәйгесенең әлеге секциясендә жюри рәисе булган Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Новиков һәм Россия Дизайнерлар берлеге әгъзасы, кафедра мөдире Александр Сергеев җитәкчелегендәге иҗади командага эш, чыннан да, җитәрлек. 30га якын катнашучының башлыча һәркайсы диярлек берничә эш алып килгән. Нинди генә техникада башкарылмаган алар: агачка уелган бизәк, чигү, корама, тукымага бизәк төшерү, каюлы күн, талдан үрү, киез, милли уенчыклар (чүпрәктән, юкәдән, капчыктан), милли киемнәр һәм башкалар. Казахстан, Кырым, Чукотка осталары исә эшләрен интернет аша тәкъдим итә. Шуларның барысын, кем әйтмешли, итен иткә, сөяген сөяккә аерып карап чыгу өчен, жюриның ярты көннән артыграк вакыты узды (декоратив пластика - кәгазьдән һәм пластилиннан кала башка төр материаллардан ясалган күләмле формалар (скульптура), панно; заманча киемдә халык һөнәрчелеге традицияләре: костюм, аксессуарлар (сумка, баш киеме, перчатка, билбау һ.б); туган төбәк сувениры - һөнәрчелекнең җирле традицияләре чагылышы; традицион һөнәрчелекнең яңа сулышы).

Дизайнерлардан да - дизайн-проектмы ул йә булмаса график дизайнмы - асылында этник стильдә башкарылган эш таләп ителә иде. Традицион материал белән эш итүче оста гадәти булмаган яңача алымнар, яңа ысуллар куллана икән, анысы тагын да яхшы - хупланачак дигән сүз. Нәрсә күзгә ташланды: өлкәнрәкләр арасында алдынгы позицияләрне, нигездә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кулланма-гамәли сәнгать бүлеген тәмамлаучылар кулдан ычкындырмады. Бәйгенең шарты буенча, теге яки бу номинациядә гран-при алучы, тиешле бердәм дәүләт имтиханы булган очракта, иҗат имтиханыннан башка гына әлеге югары уку йортына укырга керәчәк, диелә. Кулланма-гамәли сәнгать номинациясендә быел мондый очрак теркәлмәде.

«Талчыбыксыз яши алмыйм»
Яшел Үзәннән килгән Софья Абросимованың мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлавына өч кенә ел. Диплом эше итеп үргән «Яучылар» дип аталган парлы лампаларын әле дә хәтерлиләр. Кулланма-гамәли сәнгать бүлегенә керә-керешкә каршы алучы талчыбыктан үзе буе итеп үрелгән кеше сыны да аның истәлеге. Күренеп тора: юксынырга бирми Софья. Мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләүче бу ханым институтка килеп, укытучыларга, студентларга талчыбыктан әйбер үрү буенча осталык дәресләре дә биреп киткәләгән. Мондагылар гына түгел, күз алдында могҗиза тудыручы бу ханымны Казан, Яшел Үзән балалар йортларында тәрбияләнүче балалар да үз итеп өлгергәндер. Теләге булган һәр кеше 20 минут эчендә кәрҗиннең төбен үрү, «бау ишү», «челтәр үрү» кебек төп алымнарны үзләштерә ала дигән фикердә ул. Шуны раслагандай, Софья Абросимованың осталык дәресләре ахырында һәркемнең кулында үзе үргән ромашка булыр. Кулларына күз иярмәгән мондый останы Зөя утравына килгән туристлар да, елның елында «Каравон», «Спас ярминкәсе»нә йөрүчеләр дә кызыксынып күзәтә торгандыр.

- Алтынчы-җиденче сыйныфларда укыганда, әни балалар иҗат үзәгенә түгәрәккә биргән иде. Шуннан бирле үрәм. Җаныма ял бирә торган шөгыль булып чыкты ул. Шуңа да талчыбыксыз яши дә алмыйм. Төнге өчтә торып та эшкә утыра алам, - ди оста. - Инде хәзер борынгы һөнәрчелек сүнмәсен дип йөрүем. Чималны исә иртә язда яки кара көздә Идел буйларыннан, утраулардан җыям.

...Кулларына гына игътибар итегез сез аның. Хәер, кулыннан корал төшмәгән кешедә ул башкача булмыйдыр да. Косметичкасында да пудыр-мудыр түгел, ә пычак, без, секатор кебек эш кораллары һәм тагын үзе генә белгән дөнья кадәр җайланма йөри шул аның... Дизайн буенча икенче урынга лаек булган Софья бу юлы «Тал әкияте» дип исемләнгән өстәл лампалары белән истә калды.

Иң яхшы сувенир - Олесядан
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшләүче Олеся Елфимова да менә-менә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кулланма-гамәли сәнгать бүлеген тәмамларга тора. Ул тәкъдим иткән милли курчаклар, кулдан бизәлгән тәлинкәләр, чигүле калфаклар, сөлгеләр - бар да милли рух белән өретелгән эшләр. Шуңа да иң яхшы сувенир буларак бәяләнде дә алар. Янәшәңдә Галина Герк кебек әниең-остазың булганда, башкача мөмкин дә түгел инде. Шактый вакыт сәнгать мәктәбендә кулланма-гамәли сәнгать бүлеген җитәкләгәннән соң, соңгы елларда курчак ясау буенча үз эшен булдырган эшмәкәр бит Галина Герк. Арбаның алгы тәгәрмәче кая таба тәгәрәсә, арткысы да шунда тәгәри, диләр бит. Олесяны да университеттагы педагоглары мактап туя алмый.

«Мин - татар мәдәниятенең фанаты»
Димитровградтан килгән Татьяна Кобэйн да Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган булып чыкты. Мәктәптә рәсем укытучысы Татьяна әлеге бәйгедә 2009 елдан бирле катнашып килә икән. Бу юлы да бәйге турында ишетүгә, гариза тутырырга ашыккан.

- Беләсезме, милләтем буенча рус булсам да, мин бит татар мәдәниятенең фанаты. Шуңа да Казанга бик теләп киләм. Ник яратканымны тәгаен генә әйтеп тә бирә алмас идем. Бар да якын: татар радиосы да, татар халык җырлары да. Балачагым Нурлат районы Мамык авылында әби-бабам янында узды. Бабам агач эшенә бик оста иде. Орчыктан алып, чаңгы-чаналар, көянтәләр, йорт җиһазларына кадәр ясады. Шуңа күрә дә авыл белән бәйләп торучы һәрнәрсә үземә дә бик якын, - ди ул.

Кыз диплом эшенә дә юкә мунчаладан ясалган 20-30 см лы унлап курчак - тулы бер театр тәкъдим иткән була. Бу юлы бизәк төшерелгән биш пар киез итек, киездән эшләнгән сувенирлар алып килгән иде Татьяна. Ят эш шунда ук күренә: суда пычранмый, җебеми торган буяулар белән башкарылган башкаруын, әмма «эх» бу рәсемнәр киезгә хас техникада да булса, бәяләп бетергесез булыр иде, дисең... Шул ук вакытта Идел буе районының класстан тыш эшләр үзәгеннән килгән Екатерина Маслехинаның йомшак «милли курчаклар»ында технологиянең материал белән туры килүен күреп сөенәсең. Һәр эшнең нинди дә булса уңай ягын күрергә тырышасың, әлбәттә. Ә иң-иңнәр арасында Әдилә Хөснуллинаның (җитәкчесе Эльмира Галиуллина) график дизайн алымнарын кулланып эшләгән өстәл уены мәгълүмәтлелеге, башкару осталыгы ягыннан иң олы бәягә лаек булды. Уен гына дип карый торган түгел шул, үзең дә сизмәстән, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны ни дәрәҗәдә белүең дә тикшерелә әле анда. Татьяна Кудрявцеваның (Удмуртия) мозаика уены институтта диплом эше буларак (җитәкчесе Екатерина Тимофеева) тормышка ашырылган булган. Ул да халыкчанлыгы, миллилеге, бирелеше белән башка эшләрдән шактый югары иде. Шулай итеп, башында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты торган халыкара бәйге үз дигәненә иреште дияргә кирәк. Бәйгене оештыру комитеты рәисе, педагогика фәннәре кандидаты, мәдәни сәнгать һәм дизайн факультеты деканы Алсу Еникеева да, кулланма-гамәли сәнгать секторының оештыру комитеты рәисе булган ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Андрей Махинин да разыйдыр: этно булгач этно, дип нык торды алар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: