Шәһри Казан

«Татар яшьләре чегән биюен оста башкара»

Моңа хәтле чегән гаиләсендә булганым юк иде әле. Үзе белән очрашып сөйләшергә теләвемне әйткәч, хуҗабикә мине өенә чакырды. Танита Петрова белән Роман Николаев сәнгать кешеләре яши торган йортта тыйнак кына гомер итеп яталар. Фатирларына килеп кергәч, аш бүлмәсенең түренә куелган, ишек өстенә эленгән чегән курчакларын күреп хәйран калдым. Аларны Танита...

Реклама

Татарстанның атказанган артисты Танита Петрова «Нова-Рома» («Яңа чегәннәр») дигән чегән ансамбленең җитәкчесе. Иң элек ул үзенең нәсел җепләре турында сөйли башлады.
- Мин Казанда туып үстем. Әтием Анатолий Петров - хирург, Татарстанның атказанган табибы, әнием Ирина Анатольевна дерматолог иде. Әти ягыннан бабам нейрохирург, Сталинград сугышында катнашкан, әбием педиатр булган. Аларның милләте паспортларына «рус» дип язылмаса, андый һөнәрләр алып эшләү мөмкин булмас иде. Чөнки чегәннәргә карашны үзегез беләсез. Башка халыклар аларны карак, эшләмичә хәер сорашып йөрүче итеп кенә күз алдына китерә бит. Безнең нәсел укырга, белем алырга омтылган.
- Ә Сезнең язмыш сәнгать белән ничек бәйләнде?
- Биш яшемдә әти-әни мине музыка мәктәбенең фортепьяно классына бирде. 17 яшемдә тавышымны Нәҗип Җиһанов тыңлап караганнан соң, консерваториягә кабул итте. Шул яшьтә ул уку йортына күпләр эләгә алмый. Аннары М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында солист булып эшләдем. Ул чакта «Баядерка», «Сильвия», «Травиатта», «Летучая мышь» операларында җырлавым якты бер хатирә булып күңелдә калды. Аннан соң Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә рус ансамблендә эшләп алдым. 2002 елда Мәскәүдә чегәннәр белән очрашкач, алар миңа Казанда ансамбль оештырырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп алар ярдәме белән башта өч кешелек ансамбль оешты. Аннары ирем дә безгә кушылды. Һөнәре буенча ул артист, режиссер.
- Сезнең коллективта ни өчен чегәннәр белән татарлар гына тупланган? Нигәдер башка милләт кешеләре күренми.
- Коллективны туплау бик авыр булды, билгеле. Мин ансамбльгә бары тик профессионалларны гына җыйдым. (Танита рәсемдә сулдан өченче. - Авт.) Таләпләребез катгый. Бездә тугыз егет һәм кыз эшли. Никадәр чегән биюен башкаручы булуга карамастан, сәхнәдә аны дөрес итеп биегәннәрен күргәнем юк әле минем. Аның өчен көчле темперамент кирәк. Татар яшьләрендә ул бар. Алар белән уртак тел табу да җиңел. Миңа алардагы тыйнаклык ошый. Илдар Хәмидуллин дигән егетебез чегән чечеткасын нәкъ безнеңчә итеп бии. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның улы Алексей белән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәеновның улы Нияз, үземнең улым Даниил да безнең ансамбльдә. Татар кызларын чегән исемнәре белән - Дана, Аза, Ляля дип йөртәбез. Белдерүләргә дә шулай язабыз. Чегәнчә сөйләшкәнне дә аңлый башладылар инде.
- Чегән биюенең үзенчәлеге нидә?
- Бию вакытында ир-егетләр кызларга якын килергә тиеш түгел. Алар бер-берсеннән читтә торып кына бииләр.
- Репертуарыгызга җыр-биюләрне каян туплап бетерәсез?
- Без Мәскәүдәге чегәннәр белән аралашабыз, алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез. Киләчәктә чегән җырлары һәм романслары театры оештыру теләге дә бар.
- Сезнең чыгышларны ни өчендер Казандагы мәдәният сарайларында күреп булмый.
- Зур залларда аренда түләү бик кыйммәткә төшә. Шунлыктан төрле төбәкләргә гастрольләргә йөрү безнең өчен кулайрак. Анда төрле милләт вәкилләре безне яратып карый. Казанда туйларга, мәҗлесләргә чакыралар.
- Казанда үзегезнең гаилә белән аралашкан чегәннәр бармы?
- Биредә безнең таныш чегәннәр юк. Дусларыбыз Мәскәүдә, Санкт-Петербургта гына яши. Румыниядәгеләр белән дә аралашабыз.
- Улыгыз Даниилның бары тик чегән кызына гына өйләнүен телисезме, әллә үзенә сайларга ирек бирерсезме икән?
- Ана кеше буларак мин киленнең, әлбәттә, чегән кызы булуын телим. Улыбызга башка милләт кызы ошый икән, аңа каршы килә алмыйбыз. Ул тыйнак, яхшы хуҗабикә булырга, иренә буйсынырга тиеш. Бездә патриархат бит.
- Сездә туйлар ничек үтә? Йолалар сакланганмы?
- Туйлар өч көнгә сузыла. Беренче көнне егет белән кызны димлиләр. Алар бер-берсен бөтенләй күрмәгән булырга мөмкин. Ярәшкәндә үзләренең теләген сорамыйча әти-әниләре генә хәл итә. Егет кыз өчен калым түли. Икенче көнне кияү белән кәләш кунакларны каршы ала. Үзләре өстәл янына утырмый. Хатын-кызлар ирләрдән аерым утыра. Яшь парларны аерым ашаталар, алар аерым бииләр. Бүләкләрне үзләре кабул итәләр. Туй үткәрү кыз ягына йөкләнгән. Өченче көнне исә кыз кызыл күлмәк кия. Анда иренең туганнары гына күңел ача.
- Иң яратып ашала торган ризыгыгыз нинди?
- Паприкаш дип атала ул. Аны әзерләү өчен сыер, сарык һәм күркә ите кирәк. Башта аларны шашлыкка әзерләгән кебек турап, бутап куясың. Аннары помидор, суган, борыч турап кыздырырга кирәк.
- Сездәге гореф-гадәтләрнең кайсы күңелегезгә якын, кайсы үзегезне канәгатьләндерми?
- Балаларны унөч яшьтән өйләнештерүгә каршы мин. Ә инде иң кирәге телне сакларга, аны балаларга өйрәтеп калдырырга кирәк. Бу татарлар өчен дә шулай булырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: