Шәһри Казан

Туган көнең белән, Шагыйрь!

Шагыйрь Тукай, шәхес Тукай, тарих Тукай... Шагыйрь туган көнне аны һәркем үзенчә ача, һәркем үзенчә эндәшәдер. Иртәгә без аның чираттагы туган көнен билгеләп үтәбез, елдагыча, аның һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре ихтирам һәм хәтер булып ятар. «Шәһри Казан» укучылары исә шагыйрь туган көнне милли гамь һәм Тукай рухын үзенә сыендырган шигырь бәйләме...

Реклама

Сибгат ХӘКИМ
ТУКАЙ ҺӘЙКӘЛЕ АЛДЫНДА

Сине бүтән кайда очратасың?
Тик шушында, бары шушында...
Сүзеңне син әйттең инде күптән,
Туры әйттең: кушыл, кушылма.

Казанның син уртасына бастың,
Болак аша гына «Болгар»ың;
Иң катлаулы заман сынауларын
Синнән башка узды моңнарың.

Тормышта мең янып, шигырьдә бер
Көйрәгәнсең, төрле чагың бар.
Ярты гасыр ара гаеплеме -
Һәйкәлдә аз синең чалымнар.

Халыкка син дөрес юл табыштың,
Тарихын да бергә языштың;
Синең каләм башлап олылады
Уртаклыгын безнең язмышның.

Синнән соңгы шигырь диңгезендә
Шактый очрый әле сай җирләр;
Син ул чакта ачык күргәнне дә
Күрми бүген кайбер шагыйрьләр.

Хәзер инде төрле бәхәсләрнең
Еллар үзе ясый йомгагын.
Без һаман да шул Россия белән,
Безгә нигә башка юл тагын!

Сине бүтән кайда очратасың?
Тик шушында, бары шушында...
Сүзеңне син әйттең инде күптән,
Туры әйттең: кушыл, кушылма.

*
Гамил АФЗАЛ
НИ ӨЧЕН ЯЗЫЛА ШИГЫРЬ?

Тора да бер күршем сорау бирә:
- Син ни өчен шигырь язасың?
Үлә-үлә шигырь язасың да,
Получканы күпме аласың?

Син тырышып кына агартырсың,
Матурларсың инде дөньяны!
Киемең дә бик әллә кем түгел,
Бүрегең дә иске модалы...

Мәсхәрәле көлеп өсти иптәш:
- Дан кирәктер сиңа, мөгаен,
Ахмакларның ихтирамы кирәк,
Мактаулары кирәк көн саен!

Ярый инде, әйдә, тырышкан бул,
Шуңа карап кесәң сөенсә!
Мин машина йөртәм, шагыйрьләрдән
Шәбрәк торам шофер көемчә...

Замананың ыбыр-чыбырына
Карап торып күңел көенчә,
Мин тормышның тупас чыгырына
Шигырь белән сугам үземчә.

Еллар ямен күреп күңел җырлый,
Мин - гомерне җырлап үтүче.
Бүрек иске, җайсыз диеп тормый
Гомер ямен иҗат итүче.

Киң Иделдәй ташып еллар ага,
Гөл өстенә гөлләр тамасы.
Күңелләргә изге илһам сала
Кешеләрнең якты карашы.

Мин эшлимен, яхшы булсын, диеп,
Файда булсын, диеп, халкыма;
Мин эшлимен ялсыз, янып-көеп,
Үлчәмичә хезмәт хакына.

Уйларымны, хисләремне төяп,
Юл артыннан юллар тезелсен.
Замандашның кайнар йөрәгенә
Күзләремнең нуры түгелсен!

Түгелсен дә шытсын чәчәк булып -
Искитәрлек, хәйран калырлык!
Иман булып, күңелләргә сугып,
Дөньяларга ташсын матурлык!

Киләчәгем, илем, халкым диеп,
Кылычны кылычка орырлык,
Кылыч кисмәс корыч калкан кебек,
Йөрәкләрдә йөрсен горурлык.

Хисләр булсын күкләр кебек биек,
Тойгыларда нәфис тирәнлек;
Фикерләрдә - диңгез кебек киңлек,
Йөрәкләрдә - шигъри гүзәллек!

Кием керләнсә дә, күңел ап-ак.
Ялкын итеп кыска гомерне,
Хыял белән киләчәккә атлап,
Сезнең өчен язам шигырьне.

*
Шәүкәт ГАЛИЕВ
ТУРЫ ТУКАЙ

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп
Сөйләнелгән элек-электән,
Күз алдына аны боек итеп
Китерергә күпләр күнеккән.

Әйтерсең лә Тукай бар гомерен
Арка туңып кына яшәгән.
Ләхәүләсен укытып мөртәтләрнең,
Яшен булып шагыйрь яшьнәгән!

Әйткән сүзе - аткан угы һәрчак
Туры тигән, читкә китмәгән,
Зирәк халык аны юкка гына:
«Туры Тукаебыз», - димәгән!

Мескен халык, мескен хаклык булмый,
Мескен шагыйрь була дисеңме?
Батыр дигән сүзгә рәттән куйыйк
Тукай дигән горур исемне!

Якты йолдыз булып атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, моңлы Тукай булган,
Бөек булган, боек булмаган!

*
Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
ШАГЫЙРЬ

Ул, менмәкче булып биеклеккә,
Яңгыр җебенә дә асылына, -
Ул ашыга,
Ул җитмәкче була
Бу дөньяның нигез асылына.

Ә тирәлек гадәттәге сыман,
Сулар һава җитми,
Шундый бөркү...
Тәрәзәне киереп ачкан сыман,
Ул күкрәген каерып
Ача беркөн.

Әрнүләре-газаплары белән
Кешелеккә үзенең җанын ача,
Әнә шулай атлап китә җирдән,
Горур атлап бара, ахыргача.

Шифа булып ява күкрәгенә
Ак карлары җирнең, яңгырлары...
Ул дөньяның асылын ачмак була,
Ә асылы аның - кеше җаны -
Аның җаны!

*
Роберт ӘХМӘТҖАНОВ
БЕЗНЕҢ ШИГЫРЬ

...Сүзләр - күп! -
болыт акса да;
үлән селкенсә дә - сүз!
Языла ул! (Ни язмассың?)
Шушы гүзәллек илендә
язмыйча менә син түз!

Кәгазьгә тырмап язылган
сүзләргә нәрсә сыя?
Уйлыйм еш: тоташ шигырьгә
әйләнә бара дөнья!

Сүз эзлим, сүзләр актарам,
сүзләрдән кача-кача...
Төче сүзләр, юхаланып,
тезләнеп, куенын ача!...

Җаныңны биләп алырлар,
әгәр дә булсаң әрсез.
Беләм, шигырь түгел әле -
кәгазьгә төшкән һәр сүз!

Язабыз унлап-тугызлап,
сигездән дә үрәбез...
Хисләрне, тукмап-тыгызлап,
Җегенә китерәбез!

(Уйласаң: «Шигырь үрү, - дип, -
шулкадәр җиңел икән!» -
ул чак сиңа кәрзин үрү
яхшырак түгел микән?!)

...Язмасам шигырь, уйлама:
«Сүнгән, - дип, - тылсым көче!..»
Язмавым - дөньяда бераз
сүзгә ял булсын өчен!

Кәгазь битенә языла барган
сүзләргә гомерең сыя!
...Безнең шигырь - кул тимәгән,
язылмаган бу дөнья!

*
ЗӨЛФӘТ
СИРАТ КҮПЕРЕ

Утлар йота-йота чигендек без...
Без чигенгән саен чишендек -
Чигенүнең чикләренә җиткәч,
Юлның юклыгына төшендек.

Барган бардыр шуңа упкыннарның
Якасына килеп басканчы,
Ятлар килеп, безнең өебезнең
Ишекләрен тибеп ачканчы.

Ишекләрне тибеп ачар алар.
Түргә узар
Салкын күнитек.
Беркемне дә гаеплисе түгел.
Белдек. Чигендек без.
Һәм көттек.

...Без чигендек, алар
өскә ауды.
Алар җиңде, алар үкерде.
Безнең сыртта алар кичте инде
Кылдай нечкә Сират Күперен.

Алар һаман иллә безнең сыртта.
Сыртта чакта алар тагын да,
Мең гөнаһлы милләттәшем минем,
Сират кичкән чакта абынма!

*
Харрас ӘЮП
ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕНДӘ

Фәрештәләр канат җәеп тора:
- Күшеккәнсең бугай, кил, туган!
Шигъри сүздән җирдә ил җылынган,
Мөлдерәмә булып моң тулган.

Казанның нәкъ урта бер җирендә
Ел да шулай сихри җылыга,
Мәңгелек бу учак тирәсенә
Заманалар, чорлар җыела.

Монда бүген, монда бөтенесе -
Исәннәре, исән түгеле...
Тар җиргә дә сыя икән дөнья,
Киң булганда халык күңеле.

Казанның нәкъ урта бер җирендә,
Язмышларны язар айларда,
Сискәндереп килеп керәдер ул
Татар җаны әллә кайларга.

- Дөньяларың күшекмәсен берүк,
Соңга кала күрмә, бар, ашык! -
...Фәрештәләр канат җәеп тора,
Шигъри сүзне илгә таратып...

*
Разил ВӘЛИЕВ
ТУГАН ТЕЛДӘ ДӘШСӘМ ГЕНӘ...

Каршы ала туган якта
Тургай тавышы.
Бары тургай аңлый бугай
Минем сагышны.
Сайра, тургай, мәңге сайра, -
Аңлыйм телеңне.
Син сайрасаң, дөнья ямьле,
Яшәү күңелле.

Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.

Сайрый тургай туган җирдә,
Шатлык түгелә.
Тургай җыры, тургай моңы
Минем күңелдә.
Җырлый бүген бөтен дөнья
Тургай телендә.
Мин кушылып җырлыйм аңа
Туган телемдә.

Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган халкым мине аңлар.

*
Резеда ВӘЛИЕВА
ТУГАН ТЕЛ

Чагыладыр аңарда
Чишмәләрнең чыңы,
Чишмәләр буенда
Җырланган җыр моңы.
Иделем агышы,
Йөрәгем сагышы,
«Бәлли бәү» көйләүче
Әнкәем тавышы.
Тибрәтеп күңелне
Агыладыр тын гына,
Әйтерсең асылы
Тылсымлы моң гына.
Шул тылсым-моң белән
Кергәнгә күңелгә,
Онытылмый туган тел,
Онытылмый гомергә...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: