Шәһри Казан

Тукай: «Алар миңа, шикәр, диеп, ачуташ каптыралар иде»

Тукай яшәгән чор - XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы бик катлаулы вакыт, реформалар, үзгәрешләр чоры. Бу без белгән җәдитчелек хәрәкәте генә түгел, ә гомумән алганда, бөтен дөньяви гыйльми-техник тәрәккыят белән дә бәйле. Шул заманның алман социологы Макс Вебер дөньяда барган техник үзгәрешләрне кешеләрне баштанаяк каплаган тимер көбә белән...

Габдулла Тукай да - менә шушы гыйльми-техник тәрәккыят чоры кешесе. Бу тарихи чорда, шул заман кешеләре әйтүенчә, хәтта вакыт агышы да үзгәрә, кешеләрнең яшәеше башка гасырлар белән чагыштырганда күпкә тизрәк, ашыгыч рәвештә бара. Бу үзгәрешләрне яңа транспорт чаралары, телефон кебек нәрсәләр барлыкка килү белән дә аңлатып була. Мәсәлән, Тукай үзе дә шигырьләрен телефон аша сөйләргә яраткан булган икән. Һәм, гомумән алганда, Габдулла Тукайның бигрәк тә публицистик әсәрләрендә бу техник үзгәрешләрнең, вакытның яңа төр агышы бик еш чагылыш таба. Шагыйрь, үзенең бик үткер теле белән, әлеге үзгәрешләргә каршылык күрсәткән кешеләргә көлеп, төрттереп караган. «Беренче апрель көнне җиңги Садыйк кибетенә әллә кем алдап автомобиль китерткән, ди. Шуны языңыз. Кяфер арбалар дин мәсхәрә итә, диеңез», - дип яза ул 1912 елда.
Ләкин шулай да Тукай, традицион карашлы замандашларын һәрдаим тәнкыйть итсә дә, үзе дә бу карашлардан тиз арада арынып бетә алмаган. Аның холкында, җәмгыятьтә үз-үзен тотышында да электән килгән күп кенә халыкчан сыйфатлар сакланып калган, ул үзе дә бу яңарышларга кайсы мәлләрдә шикләнебрәк караган. Мәсәлән, Петербург урамнарындагы көчле хәрәкәт аны шулхәтле шаккатыра ки, ул, урамны җәяү чыгарга кыенсынып, үзен кунак иткән Муса Бигиевне ат ялларга мәҗбүр итә. Шулай итеп, бер яктан, Тукай поезд, автомобильләргә утырырга курыккан кешеләр турында көлеп язса, икенче яктан, үзе дә бу транспорт хәрәкәте алдында бераз икеләнеп кала.
Тукайның кайбер замандашлары, бигрәк тә гади, төпле белемнәре булмаган кешеләр гыйльми медицинаны һәм урыс табибларын да кабул итеп бетермәгәннәр. Соңрак, Клячкин хастаханәсенә яткач та, Фатыйх Әмирханга язган бер хатында Габдулла Тукай үзенең табибларга озак кына мөрәҗәгать итмәвен: «Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Дөньяда аз булса да торып калыйм дип әйттем», - дип аңлата. Бу, әлбәттә, ирония белән әйтелгән сүзләр. Әмма Тукай замандашларының күпчелеге хастаханәләргә шулайрак караганнар, һәм Тукайның үзендә дә, күрәсең, әлеге ышану булгандыр.
Габдулла Тукайның яшьтәшләре - иң эшлекле, иң күренекле һәм талантларга бай буын кешеләре. Бу чорда туганнар җәдитчелек белән бәйле үзгәрешләр вакытында үскәннәр, җәдит мәдрәсәләрендә, рус уку йортларында белем алганнар, «Тәрҗеман» гәзитен генә түгел, ә татар вакытлы матбугатын да белеп үскәннәр. Алар, дини китаплар белән беррәттән, башка төр әдәбият белән дә таныш булганнар. Әлбәттә, әлеге тәрбия, әлеге иркенлек һәм гыйлем-уку өлкәсендә булган яңа мөмкинлекләр эзсез үтмиләр, әлеге чорда үскән үсмерләр бик иркен, киң карашлы кешеләр булып җитешәләр. Аларның холык-фигыльләрендә булган эпатажлык (кадимчеләр теле белән әйткәндә, «динсезлек») олы буын кешеләренә каршылык кына булып калмый, ә аларның яшәү рәвешенә әверелә. Бу яшьләр шулкадәр мәдәниләшәләр ки, алар җәдитчелектән ераклашканнан-ераклаша барып, рус мәдәнияте белән көннән-көн тыгызрак бәйләнеш булдыралар.
Кайчандыр алга әйдәп барган, тәрәккыйлеккә таба юл алган «Тәрҗеман» гәзитенең дәрәҗәсе 1905 елдан соң бераз түбәнәя. «Без моннан егерме биш ел борын, ак күмәч булмаганда, ипи ашаган һәм кыйбатлы тәмәке булмаганда, махорка чорнап тарткан төсле генә, «Тәрҗеман» укыдык һәм ихлас багладык. Инде бөтенләй үзгәрдек! «Тәрҗеман» гәзитәсе, ялгыз чапканда, үз койрыгыннан алда килә торган ат шикелле, безнең күзебезгә һаман алда төсле күренә иде. Ләкин, хәмедләр улсын, хәзер мәйданга «Таң йолдызы», «Фикер» шикелле тагы да йөгерек атлар төште. Без «Тәрҗеман»ны шулар скачкасына кушып карадык. Шунда кем алда, кем артта икәнен күрдек», - дип яза Габдулла Тукай 1906 елда.
Шагыйрь, үзенең барлык яшьтәшләре кебек, белемгә омтылышны, тәрәккыйпәрвәрлекне хуплаган. Әмма шул ук вакытта ул һәр нәрсәнең дә үз чамасы булырга тиешлеккә дә ишарәли, уйламый гына башка мәдәниятнең казанышларын, тышкы ялтыравыкларын күчереп алуны тәнкыйтьли. Шулай булса да, Тукай үзе дә башкалар артыннан иярүдән арына алмаган . Мәсәлән, 1910 елда ул, төрек киеменә, төрек культурасына ияргән кешеләргә карап: «Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «госманлыез, әфәндем» дип йөрүче хиффәтләребез аз булмады», - дип яза. Ләкин Тукай үзе дә, Уральскида яшәгән чорында, урыс крестьяннарының киемен киеп йөрергә яраткан булган.
Чыннан да, әгәр XIX гасыр ахырында госманлыларга иярү таралган булса (мәсәлән, беренче татар романнары төрек әдәбиятына таянып язылганнар), XX гасыр башында башка төрле юнәлеш, ул да булса, рус әдәбияты тәэсире астында әсәрләр язу тарала. Хәтта татар зыялылары арасында бу елларда урыс сүзләрен катыштырып сөйләшү үзенә күрә бер алдынгылык билгесе дип каралган. Гомумән алганда, татар тормышы да әлеге чорда гел урыс күршеләрнең көнкүреше белән чагыштырылып карала һәм, әлбәттә, кайбер нәрсәләр татар арасында да тарала.
Габдулла Тукайның тормыш юлына, аның фикерләренә күз салсак, беренче чиратта, шагыйрьнең чын сәнгатьне югары билгеләве, аны теге яки бу халыкныкы дип аерып карамавы күренә. Һәм сәнгатьнең, әдәбиятның икътисад юлына төшерелүенә яисә башка төрле максатта кулланылуына ул гел каршы була. Мәсәлән, татар хатын-кызларын шагыйрә, каләм осталары дип күрсәтү өчен, матбугатта беренче елларда ирләр үзләре язган шигырь яки хикәяләрне хатын-кыз исемнәре астында бастыралар. Габдулла Тукайның бу турыда: «Татар әдәбиятын менә шундый реклама әсәрләре тутырды», - дип әйтүен Зариф Бәшири үзенең истәлекләрендә язып калдырган.
Габдулла Тукай татар граммофон язмаларын да бик яратып бетермәгән. «Мин Казанда, Әстерханда әллә ничә граммофоннан шуны уйнатучы гаилә әфрады өчен кызарып утырдым. Алар минем кәефемне ачарга граммофон боралар иде. Мин исә чыраемны сытып утыра идем. Чөнки алар миңа, шикәр, диеп, үзләре белмичә ачуташ каптыралар иде», - дип яза ул. Шагыйрь бу музыкаль язмаларның моңсыз, кыланчык булуын, нык кычкырып, чәрелдәп җырлауларын яратмаган. Ә менә рус язмаларын, киресенчә, рәхәтләнеп тыңлаган. Шул ук вакытта Тукайны татар көйләренең дошманы дип әйтеп булмый, чөнки халык җырлары белән ул бик җитди кызыксынган, хәтта бу турыда аның язмалары да бар. Шагыйрь Шәрык клубында халык җырлары турында чыгышлар ясаган. Габдулла Тукай беренче нәүбәттә чын халык моңнарын саклап калырга, аларны өйрәнергә чакырган. Мәсәлән, әдәбият ахшамнарына да ул «зинага чакыра торган музыка хәрам булса да, алга китәргә, тәрәккыйгә чакыра торган музыка мөстәхәб, хәтта вәҗиб уктыр» дип эндәшә.
Әмма әдәбият ахшамнары, ягъни әдәби-музыкаль кичәләр үзләренең мәгърифәтчелеккә өндәүләре белән генә түгел, ә башка яклары белән дә яшьләрне кызыксындыралар. Егетләр һәм кызлар бу кичәләрдә, җыр-биюләрдән тыш, хатлар да алышалар һәм, гомумән, кешеләр бу урыннарга вакытны күңелле итеп үткәрер өчен киләләр. Мәсәлән, Шәрык клубының бер бүлмәсендә лото уйнарга яратучылар җыела торган булган.
Уйнаучыларга көлеп караса да, Тукай үзе дә комарлы (азартлы) уеннардан бөтенләй читтә кала алмаган. Мәсәлән, бильярд уенын ул: «Кан тарата торган уен», - дип атый. Һәм үзе дә бу уен белән кызыксына.
Шулай итеп, холык-фигыльдә, аңда булган бу каршылыклар - барлык күчмә чорларга да хас нәрсә: Габдулла Тукайның тормышка карашлары да менә шушы катлаулылыклардан, бер-берсенә каршы булган ике төрлелекләрдән гыйбарәт. Тукайдан бераз олырак булган Фатыйх Кәрими туганы Ризаэддин Фәхреддингә исемләнгән бер хатында үзе турында: «Мин Европа кешесе дә түгел, азиатлы да түгел, шул икенең арасында калдым», - дип яза. Һәм менә шушы җөмләдә XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында булган барлык катлаулы тормыш һәм алдынгы карашлы кешеләрнең күңелләрендә һәм аңнарында булган тартышу чагылыш тапкан. Габдулла Тукай, булган яңарышларны бик илһамланып кабул итсә дә, беренче чиратта, ул бу Европа казанышларын тышкы формалары белән кулланырга өнди, ә менә бу форманың эчтәлегендә инде халыкның үзенчәлеге сакланып калырга тиеш дип саный.

ТУКАЙ МӘЙДАНЫ
Татар халкы шигырь мәйданына,
Тукай мәйданына җыела.
Сабантуйлы көрәш гөрелтесе
Дәвам иткән төсле тоела.

Нәкъ шундый ук көрәш мәйданы ул
Тукай, апрель, шигырь мәйданы!
Олимпиадалардан да югары
Татар мәйданнарының даны!

Факель булып шигырь уты яна,
Тукай җыйган шушы мәйданда!
Татар кебек бөек һәм изелгән
Кем бар икән тагын дөньяда?!

Тукай мәйданында уянасың,
Шигырь утларында янасың.
Вакыт җитте, татар! Тормышыңның
Син корырга тиеш яңасын!

Берләшергә, көрәшергә өнди
Апрель саен шигырь мәйданы.
Туган телен, бәйсез үз дәүләтен
Торгызачак Тукай мәйданы!

Берләштерә, дуслаштыра безне
Сабантуй һәм шигырь мәйданы.
Евромәйдан - сабак, ә безнеке -
Татарстаныбызның даны!

Реклама

Хәнәфи БӘДИГЫЙ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: