Шәһри Казан

Ул «Әлмәндәр улы» булып калды

Соңгы вакытта Милли китапханә халык белән очрашу, күрешү урынына әйләнде. Һәр ай саен анда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары белән күзгә-күз карап сөйләшә ала тамашачы. Кичәләрне сәнгать бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова алып бара.

Реклама

Бу юлы Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов турында нәшер ителгән «Әлмәндәр улы» (Төзүчесе - Л.Хәбибуллина) дигән китап тәкъдир ителде. Шундый җыентыклар әзерләү камаллылар тарафыннан артистларга олы хөрмәт күрсәтү булып бәяләнә.
Кичә башында ук сүз алган Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев артистка мөрәҗәгать итеп: «Мин Сезне «театрның иясе» дип атар идем, - дип юкка гына әйтмәгәндер. - Сез булмасагыз, театрда нәрсәдер җитмәгән сыман. Баһман ул гарәпчә - «яхшы ният», фарсыча «умырзая» дигәнне аңлата. Сез гомер буе мәгънәле исемегезгә тугры булып яшәдегез».
Сабакташы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева да Ирек абый үзе исән чакта китабы чыгуына сөенгән. Ул артистның тенор тавышына заманында җырчы Фәхри Насретдиновның соклануын да искә төшерде. Аның тавышын театрда кулланмауларына да борчылуын белдерде ул. Күренекле артист Габдулла Шамуков исә И.Баһмановның матур сөйләменә гаҗәпләнгән булган.
Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов әйтүенчә, китап тамашачы өчен кирәк. «Алар артистның пәрдә артындагы тормышы белән дә кызыксына. Китапта кем генә нинди генә сүз әйтмәсен, бөтенесе дә аның кешелекле булуын кабатлый. Аны укыгач, мин яңа мәгълүмат алдым. Ирек Баһманов беркайчан да икейөзле булмады. Ул бүген дә совет чорын сагынып искә ала», - дип сөйләде артист.
Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова радиода бергә хезмәттәшлек иткән елларын сагынып искә алды һәм истәлекләре белән уртаклашты.
Ирек Баһманов, шаян хикәя сөйләп, күңелләрне күтәреп җибәрде. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов Ирек абыйга багышлап шигырьләр укыса, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов һәм яшь артистлар Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Гүлвердиева һәм егетләр төркеме үз җырларын бүләк итте.
82 яшьлек Ирек Баһманов бүген дә алар белән бер сәхнәдә уйнавына сөенә. Тиздән куелачак «Ричард III» спектаклендә ул шәһәр мэры ролендә уйнарга җыена.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: