Шәһри Казан

Унсигез елым һавада эленеп калды

«Артка борылып карыйм да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгәнмен инде, дип уйлыйм». Мондый сүзләрне гомеренең көзенә атлап кергән кеше әйтергә тиеш кебек. Юк икән, ярты гасыр яшәп тә, сулмас гөл булып кала алган шәхесләрдән дә чыга икән андый фикер. Башкортстанның «Нур» театры артисткасы Лениза ГАЙНЕТДИНОВА фани дөньяда яшәгән 50...

Реклама

- Балачакта ак халатлы кешеләргә гашыйк идем. Үсә төшкәч, апам белән икәү авылда концерт куеп йөрдек. Алтынчы сыйныфларда укыганда, артист булам, дип хыяллана башладым. Апам да шундый ук теләк белән яна иде, гомере буе укытучы булып эшләгән әнием, син олы бала, дип, аны җибәрмәде. Төпчек бала булгач, миңа каршы килмәделәр. Шулай итеп, Казан театр училищесына укырга кердем. Кабул итү имтиханнары вакытында Марсель абый Сәлимҗанов: «Бу авыл кызы миңа кирәк. Ул әле бозылмаган», - диде. Училищены тәмамлагач та уңыш елмайды: кызлардан берүземне Тинчурин театрына чакырдылар.
- Шулай да, уңыш елмайган җирне калдырып, Минзәләгә киткәнсез...
- Яшь чакта аңлап бетермисең бит ул: мин Тинчурин театрында эшләгәндә бик бәхетле булганмын икән. Килүгә алты роль бирделәр, шулар белән Үзбәкстанга зур гастрольгә чыгып киттем. Язмыштыр инде, Казанда өч ел эшләгәч, кияүгә чыгып, Минзәләгә күчтем. Мин үзем Актаныштан. Ерак булгач, атна саен кайтып йөри алмый идем. Сагынуым чигенә җиткәндер, күрәсең. Актаныш якынрак булсын, дип киттем инде мин Минзәләгә. Казаннан киткәндә: «Бу шәһәргә бүтән килмәсәм иде», - дигәнем хәтердә. Хәзерге акылым белән уйлап карыйм: башкаланы авылга алыштырганмын бит.
- Минзәлә театрына багышлаган гомерегезне бәхетсез дисезме?
- Алай димим. Минзәләдә бик яхшы рольләр уйнадым, администратор вазифасын да башкардым. Артистның матур киенәсе, тәмле ашыйсы килә бит. Өстәвенә беренче иремнән уңмадым, кызымны ялгыз гына тәрбияләдем. Сезон ябылгач, җәй көне артистлар белән спектакльләр куеп йөри башладык. Җитәкчелек моны ошатып бетермәде. Калган артистлар читтәрәк калды, бөтен авырлыгы миңа төште. 26 декабрьдә мине эштән чыгардылар. Хәзер дә, бу көн якынлаша башласа, яраларым яңара. Җитәкчене судка биреп, эшне оттым. Икенче көнне эшкә чыктым. Артистлар мин утырган бүлмә ишеген ачалар да карыйлар, үзләре кермиләр. Коллективны да аңлыйм - җитәкчедән шүрлиләр. Эшкә чыккан шушы бер көн илле елга тиң булды. Театрга башка бармадым. Шунысы кызганыч: театр тарихыннан бөтенләй сызып ташладылар, унсигез ел гомерем һавада эленеп калды. Бик авыр кичердем әлеге вакыйганы.
- Яшәүне дәвам итәргә нәрсә көч бирде, дип сорамыйм, кабат сәхнәгә күтәрелергә нәрсә этәрде?
- Театрдан киткәч, бер елны бик авыр уздырдым. Минзәләдә кала алмадым, Чаллыга күчеп киттем. Шунда юлыма Символ (Символ Гайнетдин-Агыйделский - шулай ук «Нур» театры артисты. - Авт.) очрады. Аңа бик рәхмәтлемен, кызым белән икебезне коткарып калды. Кызыбыз Әдилә, Чаллы педагогия көллиятенең музыка факультетын тәмамлагач, документларын Уфа сәнгать институтына тапшырды. Аның белән китеп, Символ «Нур» театрына эшкә урнашып кайтты. Кызыбызга якынрак булыйк, дип күченгән идек, хәзер Башкортстан икенче туган җиребезгә әйләнде инде. Баштагы мәлдә тамашачылар алдына чыгам да елыйм. Сәхнәдә басып торудан да ләззәтлерәк хис юк икән. Әгәр Минзәләдә эшләп калсам, бу кадәр үк бәхетле дә булмас идем, мөгаен, дип уйлыйм хәзер.
- Үзегез әйтмешли, «һавада эленеп калган» еллар өчен үкенеч һаман да көчлеме?
- Нәрсәгә кирәк инде ул исем, дисәләр дә, эшләгәч-эшләгәч, нәтиҗәсен дә күрәсе килә бит. Мин Минзәләдә эшләгәндә үк алырга тиеш идем инде аны. Шулай дим дә, тагын үземне тынычландырам: гаиләм, эшем, яраткан тамашачыларым бар. Кайбер кеше исемле булып та аны халык белми. Аллага шөкер, минем үз тамашачым бар. Мескенләнеп, теләнеп йөрмәдем. Минзәләдә тормыш акрын гына ага иде, Уфада - тизлек, динамика. Рәхәт. Шушы бәхетемне Ходай гына күпсенмәсен.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: