Шәһри Казан

«Вакыт-вакыт, рәссам сукыр кешене хәтерләтә»

Бүген аны Россиядә иң җете рәссамарның берсе дип бәялиләр, коллекционерлар һәр эшен диярлек күз уңында тоталар икән, моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Чыннан да үзенчәлекле рәссам Ирик Мусин. Эшләү рәвеше дә, фикер сөреше дә, тормыш фәлсәфәсе дә...

Күргәзмәләр вакытында еш кына аңардан: «Сезнең кебек рәссам булыр өчен, нишләргә кирәк?» - дип төпченәләр. «Эшләргә!» - ди ул, икеләнерлек урын калдырмыйча һәм тыныч кына итеп өстәп тә куя: «Һәм, шул эшләргә карап, үзеңнең дә гаҗәпләнә белүең зарур»...
«Шәһри Казан»ның һәрвакыттагыча кунактан өзелгәне юк. Бу юлы күргәзмәләр залында тамашачы хозурына бик рәхәтләнеп Ирик Мусинның шәхси күргәзмәсен тәкъдим итәбез. Ә рәссамның, кылны кырыкка ярырдай булып, 2014 елның 16-26 гыйнварында Пермьдә узачак зур күмәк күргәзмәгә әзерләнеп ятуы бу көннәрдә. Анда тагын өр-яңа 7 эш өлгертергә исәбе. Сюжетлы эшләр. Рәссам белән янә аның остаханәсендә очраштык.
Мольбертлардагы эшләрендә кыш, көз, яз сулышы. Рәссам тормышында әйтерсең җәй булмаган. Әллә соң табигатьнең бу фасылына битарафмы кылкаләм остасы? Баксаң, чыннан да, җәйне язмый икән. Кем дә булса җәйне чагылдырган эшкә заказ бирсә, кем белә, бәлкем, язар да. Моны ул үзен җәйге кәеф кешесе булмавы белән аңлата. «Ә менә җәй көне кышкы күренешләрне эшләүдән дә рәхәт әйбер юк», - ди Ирик.
- Ирик Мусин кинәнеп язсын өчен, ниндидер шарт яки алшарт булу зарурмы?
- Әлбәттә. Йокым туймаса, эшли алмыйм. Уйлавымча, эшкә тотынганда иң мөһиме - сюжет. Ә калганын йөрергә, күрергә, материалны өйрәнергә, истә калдырырга кирәк.
- Соңгы вакытларда кайларда булдыгыз? Хәтер йомгагына нәрсәләрне онытмаслык итеп чорнап куйдыгыз?
- Быел без, Альберт Тимершин белән икәү, Пастернакка багышланган проект кысаларында, Төньяк Уралга пленерга бардык. Ун көн булдык. Бездән кала, Голландия, Германия, Петербург һәм Пермь рәссамнары бар иде. Пастернак яшәгән урыннарда булдык. Проект алга таба Голландиягә китәчәк һәм ике-өч елдан кире әйләнеп кайтачак. Анда 4-5 эш башкардым. Берсен музейга бүләк итеп калдырдым.
- Балыкчының, сунарчының үз хәйләсе булган кебек, шәхсән Сезнең, рәссам буларак, мизгелне «тотуның» үзегез генә белгән сере, җае бармы?
- Мин еш кына XIX гасырга «китәм». Картлар, балалар... Әмма хәзер кешеләрнең йөзе башка. Өлкән кешеләрнең йөзләрендә җир белән бәйләнешне тоеп, сизеп була, ә заманча таш калада яшәүчеләрдә бу юк. Аның йөзе дә башка, тавышы да, егәре дә... Мин өч еллап авылда яшәдем. Анда җиргә, шундагы һавага берегәсең, бербөтен буласың. Чистарынасың. Бу котылгысыз. Әгәр дә син шәһәрдән махсус пейзаж ясарга дип кенә авылга килсәң, ул бөтенләй башка эш була. Ә инде син анда яшисең, көне-төне шул һаваны сулыйсың, саз ерып, кар ерып йөрисең икән, эшләрең дә күзгә күренеп башка булачак. Авылда сирәгрәк булган саен, пейзажның да төсе, җаны китә. Кайтырга кирәк... Асылыбызга....Үткән мизгелне, чорны «тотар» өчен, еш кына үземнең персонажларга шул чорның киемнәрен кигертәм. Алар татарның тормыш-көнкүрешен чагылдырган эшләрдә дә шактый.
- Сез, әлбәттә, уйланырга этәрә торган сюжетлы эшләр остасы, бер үк вакытта пейзажны да үз итәсез. Иҗатыгызның әлегә безгә күренмәгән яклары бармы?
- Пейзажны, чыннан да, яратам. Иң мөһиме - үзең сурәтли торган мизгелне күргән чактагы хис-тойгыларны онытмаска кирәк. Әгәр дә син ул урында булмагансың, шундагы халәтне тоймагансың икән, яхшы пейзаж килеп чыга алмый дип уйлыйм. Гадәттә, мин пейзажны зур эшкә тотыныр алдыннан кулны күнектерер өчен эшлим. Дөресен генә әйткәндә, кечкенәдән кулымнан каләм төшмәде. Әвәләргә дә ярата идем. Училищега укырга кергәч тә сыннар әвәләүне дәвам иттем. Ярыйсы гына эшләр килеп чыга иде. Миңа хәтта, шул скульптур эшләргә карап, «мастер» дигән кушамат та тактылар. Укытучылар да: «Син сынчы буласың», - дип әйтәләр иде. Бәлки әле мин моңа әйләнеп тә кайтырмын.
- Спорт белән рәссамчылык озак «көрәштеме»?
- Дүрт ел ярым җитди рәвештә гимнастика белән шөгыльләндем, самбода спорт остасы булдым. Бүләкләр күп булды. Чаллыдагы сынлы сәнгать көллиятенә кермичә спортта калсам да, нәрсәгәдер ирешкән булыр идем.
- Төсләр кодрәте көчлерәк булып чыккан, җиңгән бит... Биредә Сезнең берничә төгәлләнмәгән эш тора. Һәрвакыт шулай параллель рәвештә берничә эшкә тотынасызмы?
- Башлап куйган эшләр бар. Кем әйтмешли, башланган да ташланган. Мин аларга күпмедер вакыттан соң әйләнеп кайтам. Ә күпчелек очракта башлаган эшне бер сулышта төгәлләвең мәслихәт, чөнки кире ул халәткә әйләнеп кайтуы кыен.
- Ә авыл пейзажында Сез үз авылыгызны сурәтлисезме?
- Нигездә. Бер үк вакытта Актаныш районында да булгалыйм. Анда дустым яши. Гомер буе үзем күргән әйберләрне генә язам һәм һәрвакыт материал туплыйм. Үзем белән һәрвакыт фотоаппарат йөртәм. Сурәткә алынган җирләр алар - чынбарлыкта булган, танып була торган урыннар.
Кызыклы сюжет тапкач, аны тизрәк киндергә иңдерәсе, күрсәтәсе килә башлый.
- Нинди эш коралын үз күрәсез?
- Бер үк вакытта кылкаләм белән дә, мастихин белән дә эшлим. Кирәк икән, бармакларны да эшкә җигәм. Остаханә юк вакытта дустым Александр Шадринның остаханәсендә эшләп тордым. Мастихин белән эшләү дә аның йогынтысы. Дөрес, вакыт-вакыт, мастихинны читкә куеп, вак детальләрне кылкаләм белән тәмләп «үчтекиләргә» дә иренмим.
- Миңа калса, тамашачы инде Сезнең кулны таный, чөнки үз төсләрегез, үз язу манерагыз бар.
- Мин аны үзем тоймыйм. Картинаның нинди егәр бирүе мөһим. Ул төрлечә булырга мөмкин. Хәтта фаҗига сурәтләнгән эш тә бик матур якты төсләр белән бирелә ала. «Ой-ой, нинди матур, ничек ошаган», - дию - ул әле картина дигәнне аңлатмый, чөнки ул фотография түгел. Рәссам үзенең кичерешләре аша бирә сурәтне. Вакыт-вакыт, рәссам сукыр кешене хәтерләтә. Эшли. «Ә нигә алай иттең?» - дип сорасалар, аңлата алмый. Бары тик ул аны тоя гына. Шул ук вакытта рәссам үз эшен һәрвакыт бәяли ала - бусы начаррак, бусы яхшырак дип...
- Әйтик, һич көтмәгәндә, ялгыш кына эшне боздың ди. Сезнең реакция?
- Яшьрәк вакытта киндерне ертып ташлаган чаклар да була иде. Хәзер инде алай итмим. Булган кадәресен «юып төшереп», яңабаштан тотынам.
- Пермьнән кала, якын арада тагын нинди сәфәрләр көтә үзегезне? Нинди планнар белән яшисез?
- Чит илгә җитди галереяга чакыру бар иде.Эшләрне дә сайладылар. Әлегә аны кичектереп торалар булса кирәк. Әмма мин чит илгә чыгарга әллә ни ашкынып тормыйм. Әлегә мине монда да яраталар. Сургутта күргәзмә ясасам, кеше аягы басмаган җирләргә-тундрага берәр атнага китеп, экзотик материал туплыйсым килә. Боланнар, иксез-чиксез офык һәм цивилизация шаукымы тимәгән җирле халык... Менә шундый мохиттә яшәп аласым, шуны күңелемә сеңдерәсем килә.
PS. Гадәттәгечә, «Шәһри Казан» редакциясенең күргәзмәләр залында көтеп калабыз. Ирик Мусинның күргәзмәсе гыйнвар башына кадәр эшләячәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: