Шәһри Казан

Розалина Шаһиева: «Әгәр дә син иҗат әһеленең йөрәк тибешен тоймыйсың икән, ничек итеп чын-чынлап аның турында фикер йөртмәк кирәк?!»

Розалина Шаһиева кая гына килеп кермәсен, күргәзмәләр залымы яки музеймы, форум-симпозиум булсынмы - ул килеп керүгә, тамаша барган мохит ничектер тулыланып киткәндәй була. Үзенең чыгышларын ул тонык, акрын тавыш белән ерактан - әллә нинди көтелмәгән ассоциацияләргә этәрә торган кереш сүз белән башлап җибәрә, очкыч җирдән аерылыр алдыннан тизлек туплаган кебек,...

Мәдхия генә җырлап калмыйча, һәрвакыт, иҗат кешесенә үз сукмагы белән барганда нәрсәгә игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Тәнкыйтьли калса да, дуамалланып, алны-артны күрмичә, шәхесне бетереп ташламый. «Менә мондый ысул да бар бит әле, алда әле сезне үзегез дә көтмәгән шундый ачыш-могҗизалар көтә», - дип, рәссамны яңа үрләр яуларга өнди. Әйе, ул дипломат та, сәясәтче дә. Узган гасырның 90нчы елларында дәүләтчелек өчен көрәш барган дәвердә ул чыныккан, үз чорыннан дәрт һәм колачлык алган «хөррият кошы» да иде. Аның икенче тәхәллүсе - «Ниса». Юнан Никасы кебек канатларын кагып, бөтендөнья иҗат әһелләренә: «Әйдәгез, алга! Илһам артыннан ияреп, җәмгыятькә, кешелеккә, йөрәге сәнгать дип типкән адәми затларга хезмәт итик!» - дип чакырган Ниса ул. Барыннан да бигрәк, аның үзенә дә илаһи канатлары, илһамы, сәнгать дәрте кадерле, чөнки үзе дә күләмле сәнгать, яңа типтагы мәдәни пантеоннар тудыручы. Розалина Шаһиеваның эшчәнлеге музейлар белән дә тыгыз бәйләнгән. Тарихта беренче бөтендөнья татар Милли мәдәнияте музее, «Хәзинә» галереясына фундамент биргән Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда 1970-71 елларда археолог Альфред Халиков, сәнгать фәннәре докторы Фоат Вәлиев белән оештырган татар сәнгате бүлеге; «Казан» милли мәдәният үзәге карамагындагы биш филиал: Бакый Урманче, Илдар Зарипов, Әмир Мәҗитов, Константин Васильев, сугыш каһарманнары музейлары - барысына да аның хезмәте кергән. Ул аларның фәнни нигезен төзегән, үз куллары белән беренче карамаларын-эскизларын башкарган...

Икенче зур эше - татар сәнгатен дөньякүләм дәрәҗәдә таныту: моның дәлиле - чит илләрдә - Будапештта, Абу-Даби, Мәскәү Һәм Истанбул, Париж һәм Хельсинки, Италиянең Пиза шәһәрләрендә булып үткән күргәзмәләр, Рәсәй форматындагы альбом-каталоглардагы мәкаләләр. Аңа Венгрия, Иран, Багдадтан, Америкадан, Бельгиядән килгән рәхмәт хатлары... Аның иҗади импульсын күргәзмә-музейлар гына түгел, Илдар Зарипов, Абрек Абзгильдин, Әхсән Фәтхетдинов, Зиннур Миннәхмәтов, Фиринат Халиков, Шамил Шәйдуллин, Рабис Сәлахов кебек татар сәнгатенең йөзен билгеләүче күренекле кылкаләм осталары да таныды һәм аларның иҗади язмышында Розалинаның роле бәхәссез.

- Әгәр дә син иҗат әһеленең күңел кичерешләрен, йөрәк тибешен тоймыйсың икән, ничек итеп чын-чынлап аның турында фикер йөртмәк кирәк, - ди ул.

Аның фаразлаулары рас килә бара. Әйтик, рус реалист рәссамы Владимир Попов - Иранда җиңү яулап кайткан каллиграф, дөньякүләм мәшһүр рәссам, «Алтын каләм»ле Поповка; ә мәҗүси иконалар язучы Чаллы рәссамы Анатолий Пашин бөек татар бестселлеры «Йосыф белән Зөләйха»га иң яхшы иллюстрацияләр тудыручы Талибҗан Пошымга әйләнделәр. Алар үз тормышларындагы бу әверелүләр өчен Розалинага мәңгегә рәхмәтле.

Бу шигъри дәрт белән аналитик фикерләү байлыгы каян килә соң?

Розалина тумышы белән авылдан. Авыл мохите - аның балачак бишеге. Бикет, Бишнә, Карауҗа - Яшел Үзән районының авыллары аның туган җире. Ул вакыттагы авыл тулы һөнәр ияләре: берсе - умартачы, икенчесе - чабата үрүче, өченчесе - кирпеч сугучы, дүртенчесе - чигүче, күнче, тегүче, бишенчесе - кич утырып Йосыф-Зөләйханы көйләүче. Балачактан ук шушы һөнәрчеләрнең эшләрен күреп, әкият-риваятьләр тулы халык иҗаты дөньясында тәрбияләнгән шәхес Розалина Шаһиева. Аның ары бабалары - дәү әни, дәү әтиләре - шагыйрь, музыкант, җырчылар. Әтисе - музыкант, шагыйрь, рәссам. Репин, Шишкин әсәрләрен күчереп ясаган, гобойда уйнаган. Абыйсы - полиграфист, хәреф җыючы. Әтисенең абыйсы исә Ленинград камалышын үз башыннан кичергән каһарман - ике аягын яу кырында өздереп тә исән калган офицер. Менә шушы мохит тәрбиясендә үсә Розалина.

«Мәңгелек гөлләре» дип аталган күләмле хезмәтендә дә аның балачакта алган тәэсирләре, халык сәнгатенең тылсымлы тарту көче чагылыш тапкан. Бала чакта алган хатирәләр барысы да профессиональ сәнгать белгеченә әверелеп яңа бер баскычка күтәрелгәч, саллы-саллы мәкаләләрдә чагылыш тапкан. Китапның беренче бүлеге тулаем халыкның самими иҗатына багышланган. Һәр өлкәнең - каюлы күнме, чигүме, зәркәнчелекме, зәвыклы милли киемме - һәрберсенең тирәнгә үтеп кергән борынгы тамырлары табылган. Алар тора-бара профессиональ төс алып, бүгенге татар сәнгатенең самими, үзгә, кабатланмас панорамасын булдыралар да инде. Безнең беркемгә дә охшамаган үз йөзебезне, татар сәнгатенең портретын тудыручы фактор ул, һичшиксез, кул һөнәре сәнгате. Милли мәдәният музеена килгән һәр кеше экспозициянең күрке булган «Казан таҗы» янында туктала. Аның төп нөсхәсе Мәскәү Кремленең Корал пулатында сакланган дөньякүләм шедеврлар исемлегенә (реестрына) кертелгән. Розалина Шаһиева татарлардан беренче буларак аны (Казан ханнарын, рус хөкемдарын исәпкә алмаганда) киеп карый һәм аның нәкъ менә татар халкының кул һөнәре иҗаты, үз мирасы икәнлеген дәлилләгән һәм шуның буенча бүгенге татар ювелирлары «Казан таҗы»ның күчерелмәсен эшләгән.

Әлеге музей аша ул галимнәр белән үз халкының меңьеллык тарихын, бөек сәнгатенең барлыгын исбат итте. ЮНЕСКОның музейлар бүлеге мөдире Ив Джонс: «Бу музей (Милли мәдәният музее - татар халкының тарихы, мәдәнияте, бүгенгесе киләчәге турында авыз тутырып сөйли торган беренче музей) - шәрык Ауропасының иң яхшы музейлары рәтендә. Димәк, татарның үз йөзе бар дигән сүз һәм ул Гиннесс китабында теркәрлек», - дигән фикердә кала.

Реклама

Аның сәнгать җәүһәрләре, төрки балбаллардан алып - зәркәнчелек, каюлы күн, XX гасыр татар авангарды, югарыда әйтеп узган «Казан таҗы», Явыз Иванныкы дип исәпләнгән патша тәхете дә - безнең татарныкы икәнен исбатлаган. Боларның искиткеч төгәл күчерелмәләре (бу исә музейлар практикасында еш кулланыла) - Милли музей экспозициясенең йөзек кашы.

Мәдәният әһелләренә килгәндә исә сәнгать белеме патриархлары - Бакый Урманче, Фоат Вәлиев. Бу ике титан - икесе дә Розалинага кыйбланы күрсәтүче. Урманченың иманлы, күләмле, гасырларны тоташтыручы милли сәнгать, дип талпынуы, Вәлиевнең татар сәнгатенең киләчәген күзаллавы, аның тарафдары Розалинага васыяте... Болар барысы да аның тирән, хисле, ләкин хакыйкый мәкаләләрендә «Мәңгелек гөлләре» китабында тасвирлана.

Ул Һиндстаннан алып Мексикага кадәр дөньяны иңләгән һәм шуңа күрә күзаллавы гаять дәрәҗәдә киң. Аның өчен иң мөһиме - күпне белү һәм үз чорыннан артта калмау. Шигърият булсын, сәнгать, әдәбиятмы, музейлармы - һәммәсе мәңгелек кыйммәтләр. Ләкин аның фикеренчә, музейлар гел үзгәреп, яңарып, бүгенге көн югарылыгында яшәргә тиеш.

Розалина - дөньяны, сәнгатьләрне, телләрне, мәдәниятләрне бергә бәйләүче алтын җепкыр ул. Урта Азия, Алтай, Кавказ, Балтыйк буе, Мексика, Америка... Аны бигрәк тә соңгы елларда Америка индеецлары һәм татарның кием-салым, зәвык, музыкадагы уртаклыклары кызыксындыра. Шуңа күрә Нью-Йоркка баруга андагы индеецлар музееннан кайтып керми.Тел, музыка, кыяфәт, кием уртаклыклары. Каюлы күнне генә алыйк, монда да зур тиңдәшлек. Бездә ефәк җепләр белән чигү, аларда - сәйлән. Уртак чыганак - чәмчәле чигү. Борынгы Кытайда церемония театры булган - аны «Цам» театры дип атаганнар (Кытайның «цам» татарның «чәм»енә әйләнгән). Анда шушы, бездәге лалә чәчәге белән бизәлгән, аждаһа - канатлы елан сурәтле «чәмчәле» читек киеп, театр уйнаганнар. Шул техниканың сәйләнле төре индеецларда да сакланган...

Розалина - тиктормас җан. Мәсәлән, хәзер ул ике проект, ике китап өстендә эшли. Эшли дип, аларны аз гына тәртипкә китерәсе дә нәшриятка илтеп тапшырасы гына кала. Болар - «Татар киеменең (костюмының) мифологиясе» һәм икенчесе - «Сынлы сәнгатьтә Сөембикә образы». Сөембикә дигәннән, аның үзе турында да язарга туры килә. Рәссам Фиринат Халиков Казанның меңьеллыгы алдыннан «Нурлы Казан» дигән күпфигуралы әсәрен иҗат иткәндә, Розалина ханым аңа гел ярдәм итеп, галимнәр белән фикер алышып, яңадан-яңа мәгълүмат өстәп тора. «Ташаяк» базарына (ул хәзерге үзәк стадион, «Пирамида» тирәсендә булган) салым түләргә халык җыела торган булган. Базар гөж килгән. Барысы да уң якта утырган Сөембикә-ханбикәгә юнәлгәннәр... Сөембикәне ясыйсы бар... Кемне модель итеп алырга? Берзаман рәссам сискәнеп китә: «Әнә бит Шаһиеваның йөз чалымнары, табигате, фигыле, акылы - барысы да хөкемдар, сәясәтче, шагыйрә, тәвәккәл дәүләткяр һәм бәетләр чыгаручы Сөембикәнеке белән тәңгәл килә түгелме соң?»

Ул аңа сабыр гына карап ала да (Розалина үзе сизми дә) йөз чалымнарын эскизга төшерә. Хәзер бу монументаль әсәр музей экспозициясенең икенче залында.

Әйе, дөньялар үзгәрә, вакыт уза, патшалар алышына, ләкин шунысы ачык - тарих кала, иҗат кала, фикер кала! Тикмәгә генә китапның исеме «Мәңгелек гөлләре» түгел. Мондагы шәхесләр, чынлап та, татар тарихы, мәдәниятенә кереп калган зур бер гөл бәйләме кебек - һәрберсенең үз тәэссораты, юнәлеше, узганы һәм киләчәге бар. Хәрәкәттә генә түгел, сәнгатьтә дә бәрәкәт бар. «Кәчәбә» Розалинаның хәрәкәте туган илгә бәрәкәт китерсен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: