Шәһри Казан

«Үз юлыңны табарга кирәк»

«Ул - безнең байлыгыбыз», - дип тикмәгә генә әйтмиләр Рамил Сәләхетдинов турында якташлары. Рамил 27 ел буе Кукмара районы халык театрын җитәкли. Аның кебек профессиональ дәрәҗәдә спектакльләр куючы режиссер башка халык театрларында юк диярлек. Районда оештырылган бәйрәмнәрнең берсе дә Рамилнең катнашыннан башка узмый. Ул театрга, өлкән буын белән бергә, мәктәп...

Реклама

- Рамил, режиссер эше бик авыр хезмәт. Шуның өчен дә әлеге һөнәр ияләре бик аз. Син аңа ничек тартылдың?
- Мин мәдәният һәм сәнгать университетында үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә эшләү өчен белем алдым. Шуңа күрә безнең кеше белән эшләү дә, алымнар да башкачарак. Үзебез куйган спектакльләргә мин халык иҗаты итеп карыйм. Чөнки монда шул халык арасыннан чыккан кешеләр эштән соң килә. Спектакльгә профессиональ театрларда башкача карасалар, минем өчен ул бәйрәм, тамаша сыман. Шул спектакльне караганннан соң, кеше үзен ниндидер бәйрәмнән чыккан кебек хис итәргә тиеш.
- Үзешчән театрда актерлык мәктәбен булдыру кыенмы?
- Спектакльне профессиональ дәрәҗәгә күтәрү өчен, актерның мәктәбе булырга тиеш. Үзешчән театрда андый мәктәп булдыру бик авыр, чөнки берсе килә, берсе китә. Кешегә, актерлык осталыгын үзләштерү өчен, ике ел вакыт кирәк. Безнең театрларда андый мөмкинлек юк. Үзешчән артистлар күбрәк үз-үзләрен уйный. Безне актерлык мәктәбендә тәрбияләделәр. Мин монда репертуар сайлауга әһәмият бирәм. Репертуар халыкка якын булса, артист аны рәхәтләнеп уйный. Геройның халәтен дә аңлый, тормыштагы вакыйганы да үз итеп уйнап чыга ул.
- Моннан берничә ел элек сез Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» белән Казанны шаулатып киткән идегез. Бу юлы Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» спектакле дә тамашачы күңеленә кереп калды.
- «Гөргөри кияүләре» ул - халыкчан пьеса, җор телле. Анда җыр да, бию дә бар. Артистларыбызга уйнарга да җиңел булды ул. «Әни килде»нең дә темасы халыкка якын. Шуңа күрә коллектив та, тамашачы да аны үз итте. Без фестивальгә килгәндә бәйге турында түгел, уен хакында уйлыйбыз. Тамашачыга гына ошасын. Театр ул - тере сәнгать. Ул - сәхнә белән тамашачы арасында туган мөнәсәбәт. Конкурста спектакль без уйлаганнан башкачарак та килеп чыгарга мөмкин. «Әни килде»дә уйланырлык нәрсәләр бар. Мәсәлән, ана килгән фатирны мин вокзал итеп күз алдына китердем. Ул - аның вакытлыча тору урыны. Бу әсәрдә мин дә үземә җавап таба алмадым.
- Пьесаларны нинди күзлектән чыгып сайлыйсыз?
- Мин элек куелган пьесаларны алам. Һәрберсендә үзенчәлекле әйбер табарга тырышасың.
- Элек Сезнең театрда үскән Дамир Самерханов бүгенге көндә Минзәлә театрының режиссеры. Хәзер дә сәнгать юлыннан китәргә теләгән шундый яшьләрегез бармы?
- Миндә йөргәннәр арасында театр училищесында укучылар да, керергә әзерләнүчеләр дә бар. Теләкләренә һич каршы килгәнем юк. Профессиональ сәнгатьнең авырлыгын аларга да аңлатам. Театр училищесын тәмамлап, югары үрләр яулый алмый икән, ул башка өлкәләрдә дә эшли ала. Әлбәттә инде, һәр солдат генерал булырга хыяллана.
- Үткәннәрне барлап, сезнең театрның шәҗәрәсенә дә күз салыйк әле.
- Безнең театр 1969 елда халык театры исемен ала. Ул чакта аңа Рифкат Вилданов җитәкчелек итә. Элек театр түгәрәкләрен хәзерге вакытта КФУ профессоры булган Фоат Галимуллин, Татарстанның халык артистлары Рөстәм Муллин һәм Нуретдин Нәҗмиев кебек шәхесләр җитәкләгән. 40 ел эчендә күп кенә классик әсәрләр куелган.
- Соңгы вакытта халык театрлары бик җанланды. Аның сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?
- Әйе, театр коллективларының осталыгы артты. Бәйгеләр үткәреп, кызыксындыру чаралары булганга күрә, ул аларга тырышып эшләргә мөмкинлек бирә. Тик профессиональ театрлар артыннан куарга кирәкми, минемчә. Үз юлыңны табарга кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: