Шәһри Казан

«Үземне Шерлок Холмс итеп тоям»

Казанда туса да, әби-бабасының күңел җылысына тиенеп авылда үскән Алсу Дунаева. Бу мөлаем кыз Казанның 4 нче татар-төрек лицеенда укыган чактан ук күңелемә кереп калган иде. Баксаң, инде ул КФУның көнчыгыш телләре институтында гарәп теле бүлеген тәмамларга да өлгергән икән. «Аллага шөкер, Мәймүнә әбисенең догалары кабул булды, васыятен үтәр», -...

Реклама

- Алсу, гадәттә халык Төркиягә ял итәргә дип агыла, ә Сез исә, җиң сызганып, Истанбулда татар калдырган тарихи эзләрне барлау белән мәшгуль. Ничек шундый эшкә тотынырга булдыгыз?
- Бу минем әле Төркиягә килгәнче үк кызыксынган темам иде. Буш вакыт булганда, шуңа гел кире әйләнеп кайтам. Төрки халыкларның тарихын өйрәнергә Төркиягә китүемә баштарак бөтен танышларым да шаккаткан иде. Имеш, Россиядә өйрәнү әйбәтрәк булачак. Ләкин, миңа калса, монда яңа фикер, яңача күзаллау һәм тизлек бар. Бер тапшыру карадым - «Русский след в Стамбуле» дип аталган иде ул. Анда XX гасырда русларның Истанбулдагы эзләрен күзәткәннәр иде. Бу миңа да кызык. Беренчедән, моңа хәзер үземнең тарих бүлегендә укуым сәбәпче булса, икенчедән, бу бик мавыктыргыч һәм хәтта үземне Шерлок Холмс итеп хис итәм. Татарларның XIX-XX гасырларда Истанбулдагы маршрутларын өйрәнгәндә ниндидер яңа мәгълүматларга тап булсаң, бигрәк тә. Әйтик, ХХ гасыр башында Апанаевлар Истанбулда «Нуросмание» мәчете янында, Габдерәшит Ибраһим тәкъдиме белән бер бина сатып алалар. Бу бинада Истанбулга килүче татар шәкертләре һәм хаҗилар кунак була торган булганнар. Хәзер инде кызлар белән, үзебез яши торган фатирны да вакыт-вакыт шул йортка ошатабыз. Чөнки Истанбулга килгән кунаклар бездә туктый. Аерма бары шунда - безгә кызлар гына килә.
- Тарихчы булгач, тарих белән мавыгуыгыз аң­лашыла. Ә менә татар тарихы Төркиядә башкаларда да кызыксыну уятамы?
- Әлбәттә. Шәхсән мин үзем Төркиядәге милләттәшләребез өчен татар тарихына кагылышлы тарихи кичә-семинарлар үткәрәм. Татарның тарихы турында саф татар телендә сөйлим. Айга икешәр тапкыр җыелабыз. Болгар дәүләтеннән башлап, эзлекле рәвештә дәвам итеп киләм. Темаларын да үзем куям. 8 март алдыннан 3 ханбикә - Нурсолтан, Гәүһәршад һәм Сөембикә турында сөйләдем. Чараларны берсен икенчесеннән кызыклырак итәргә тырышасың, әлбәттә. Тарихи кичәләр белән генә дә чикләнмибез. Студентлар белән бергәләп «Каз өмәсе» дә уздырган булды. 8 мартта, очпочмаклар, кыстыбыйлар, мантыйлар пешереп, бәйрәм табыны артында очрашабыз. Безнең өйдә җыелып, кызлар белән «Аулак өй»ләр оештырдык, токмач кисүдә дә ярыштык! Әле март аенда гына, бик зурлап, Төркиядәге бөтен татар студентлары арасында «Татар кызы» бәйгесе узды, апрельдә Тукай туган көнгә багышлап концерт куйдык.
- Әле спектакльләрдә катнашырга да вакытың кала икән?
- Әйе. Быел, Төркиядә беренче тапкыр узган «Ягымлы яз» фестивалендә, Истанбулда яшәүче татар яшьләре белән, «Беренче театр» спектаклен куйдык. Мин Бибине уйнадым. Тагын шунысы - сәхнәдә уйнаган спектакльне видеога төшерерлек итеп әзерлибез. Казанда мәктәптә укыганда да сыйныф белән театрга йөрергә ярата идек. Татар теле укытучыбыз да театрны бик ярата иде. Ул чагында да, театрга йөреп кенә калмадык, үзебез дә спектакльләрдә уйнадык.
- Чит илдә яшәү барыбер үзен сиздерә торгандыр. Күбрәк кайсы вакытларны сагынасың?
- Татарстан, Казан бик нык сагындыра. Аның һавасы да башка. Каз өмәләре, Сабантуйлар, пәрәмәчләр, ипи-май-баллар белән сагындыра... әни-әти кочагы сагындыра, әби-бабаемның хикәяләре, кыш көннәрендә таудан шуулар...
Мин Кукмара районының Балыклы авылында әби-бабай янында үстем. Бу - минем Кырлаем. Кичкә керсәк, әби белән бабайның бер-берләренә газета укыганын тыңлый идем. Әтием кайтса, гармун алып, мине биетергә керешер иде. Әбәт ашагач, бабаем черем итеп алырга дип ята, мин исә аның янына посып, Абдулла Алишның әкиятләрен сөйләтер идем...Балачакның күге шултиклем аяз... Сабан туе җитсә дә, итәге бөтерелеп торган өр-яңа күлмәк кимичә, бәйрәмгә менмәс идем. Кышның яме үзенә бер. Каз өмәсен көтеп аласың. Әбием иртән иртүк мичтә каз маенда коймак, кичкә каз бәлеше пешерә... Бөтен гаиләне бер табынга туплаган бәйрәмнәр бу безнең. Бабам - умартачы. Шуна күрәдер дә минем өчен иң ләззәтле, татлы ризык - ипи-май-бал!
- Әби-бабаң турында шуның кадәр мавыктыргыч итеп сөйлисең, инде гаиләң - әти-әниең турында да ишетәсе килә.
- Гаиләм - минем горурлыгым, терәгем! Мин алардан көч алам! Әнием минем өчен һәрьяктан үрнәк. Ул миңа гел, татар кызы житез була ул, ди. Яшь чагында ул спортчы булган. Мин дә аннан калышмадым дип әйтә алам. Бәйгеләргә спортчы буларак катнашмасам да, 2011 елда Эрзурумда үткән кышкы Универсиадада һәм 2013 елда Мерсинда үткән Акдиңгез Уеннарында волонтер булып эшләдем. Әнием - баш бухгалтер, әтием - участок бригадиры. Әнием белән әтием күрше авылларда туып үскәннәр. 9 нчы сыйныфтан башлап, бер мәктәптә укыганнар. Сеңлем Фәридә белән без гаиләдә ике кыз. Ул шулай ук элеккеге татар-төрек ли­цее булган 4 нче гимназия-интернатта 7 нче сыйныфта укый. Баскетбол белән шөгыльләнә.
- Алсу кебек кыз янә­шәсендә нинди егет булырга тиеш, дип кызыксыну­чыларга ни дияр идең?
- Ул да тарих белән кызыксынырга, эшчән, укымышлы, булдыклы булырга, минем кебек тәмле итеп ашарга пешерә белергә ти­еш. Кыскасы, хәерле бәндә булырга тиеш...
- Яшьләргә әйтер сүзең дә бардыр.
- Тормышта үзеңә куаныч китерә торган әйберне табарга һәм ешрак елмаерга, ешрак шөкер итәргә кирәк. Безгә кемдер, нәрсәдер ти­еш, дигән фикер булмасын, дисәң, юк-юк та үзеңә волонтер булырга кирәктер! Бу дөньяда иң зур хатабыз - эшлисе эшебезгә ниндидер киртә-каршылыклар булыр дип уйлау, көтү. Ни генә эшләсәк тә - яхшыга юрыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: