16+

100 баллы егетләр Мәскәүгә китә

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын иң югары нәтиҗәгә тапшыручылар саны арткан Республика бүген БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл туплаучылар, олимпиадаларда җиңүчеләр белән хаклы рәвештә горурлана ала. Бу көннәрдә булачак студентларның кайсы вузга керәчәкләре тәгаен билгеле булачак.

100 баллы егетләр Мәскәүгә китә

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын иң югары нәтиҗәгә тапшыручылар саны арткан Республика бүген БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл туплаучылар, олимпиадаларда җиңүчеләр белән хаклы рәвештә горурлана ала. Бу көннәрдә булачак студентларның кайсы вузга керәчәкләре тәгаен билгеле булачак.

– Узган ел белән чагыштырганда 100 балл җыючылар 18 укучыга күбрәк булды. Татарстанда 246 укучы БДИ нәтиҗәләре буенча 257 имтиханнан 100 балл туплаган. Быел тәмамлаучыларның 236сы 100 балл алса, алдагы еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында 21 укучы шундый яхшы нәтиҗәгә ирешкән иде.  Бигрәк тә рус теле, информатика, рус әдәбияты, химия, биология, география буенча югары балл алучылар күп. Быел беренче тапкыр 6 укучы инглиз теленнән 100 балл туплады, мондый нәтиҗәләргә соңгы биш елда ирешкәнебез юк иде әле, – дип җиткерде матбугат очрашуында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Министр хәбәр итүенчә, 214 укучы 100 баллны бер предмет буенча алган. 11 чыгарылыш сыйныф укучысы 2 фән буенча 100әр баллык нәтиҗәгә ирешкән. Өченче имтиханнан да аларның күрсәткечләре 80-90 балл тирәсендә булган.

Ике имтиханны 100 баллга тапшыручыларга республика бюджетыннан 25 мең сум акча түләнә. Ә бер имтиханнан 100 балл алучыларга 15 мең сум акча бирелә.

Югары күрсәткечкә ирешүчеләрнең күбесе Казанда яши. Башкалада 125 укучы имтиханнарын бик яхшыга тапшырган. Чаллыда – 34, Әлмәттә –13, Түбән Камада – 10 укучы 100 балл туплаган.

Матбугат очрашуында катнашкан Әмир Гарифуллин КФУның IT лицее укучысы. Рус теле һәм информатикадан 100әр балл алган. Казанның  35нче лицеенда укыган Алмаз Вәкилов биология һәм химиядән югары баллар алган. Егетләр икесе дә укуларын Мәскәүдә дәвам итмәкче. Кайда гына укысалар да, республикага яхшы кадрлар булып кайтуларын теләделәр аларга.  

Балаларны фәннәр буенча әзерләүдә олимпиада юнәлеше дә актив эшли. Төрле профильле фән лагерьлары, олимпиада сменалары эшләп тора. Мәсәлән, республика олимпиада үзәге, сәламәтләндерү һәм белем бирү буенча ел әйләнәсе эшли торган “Дуслык” комплексы, “Сәләтләр университеты” кебек оешмаларның өлеше зур.

– Республикада күпкырлы эш формалары кулланыла. Монда интеллектуаль турнирлар да, семинар-конференцияләр, олимпиадаларның республика этаплары да керә. Шулай ук 2020 елның 1 сентябрендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклауда, аларга ярдәм итүдә “Сириус” моделе буенча республика үзәге эшли башлады. Хәзер Россиянең күп төбәкләрендә мондый эш алып барыла. Татарстанда ул беренчеләрдән булып эшли башлады, – диде Татарстан Дәүләт Советы  рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы күрсәткечләр буенча Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала 3нче позицияне били. Талантлы һәм белемле балалар саны елдан ел арта бара. Быел 211 укучы Бөтенроссия олимпиадаларында, 43 укучы Халыкара олимпиадада призлы урыннар яулаган.

Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләргә  республика бюджетыннан 50 мең, призерларга 25 мең сум күләмендә акча күчерелә.  Россия күләмендә Халыкара ярышта җиңүчеләр өченче урынга 500 мең, көмеш медаль алучылар 1 миллион, алтын медаль алучылар 1,5 миллион сум акча белән бүләкләнә. Шулай ук балаларны әзерләүче укытучыларның да хезмәте бәяләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading