16+

Казанда агачлар да татарча җырлый

Бүген Казанда муниципаль хезмәт хезмәткәрләре өчен татар теле курслары башлана. Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында казанлылар татар телендә спорт белән шөгыльләнә, Мэриянең яңа проектына кастинг уза һәм башкалабыз турында хикәяләр конкурсында катнаша ала. Бу башлангычларның барысы да шәһәр хакимиятенә эшкә килгән Гүзәл Сәгыйтова исеме белән бәйле.

Казанда агачлар да татарча җырлый

Бүген Казанда муниципаль хезмәт хезмәткәрләре өчен татар теле курслары башлана. Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында казанлылар татар телендә спорт белән шөгыльләнә, Мэриянең яңа проектына кастинг уза һәм башкалабыз турында хикәяләр конкурсында катнаша ала. Бу башлангычларның барысы да шәһәр хакимиятенә эшкә килгән Гүзәл Сәгыйтова исеме белән бәйле.

Ачык һавада спектакльләр, татар телендә спорт белән шөгыльләнү һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен курслар – Казанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган проектлар өстендә эшләү дәвам итә.
–Безнең күп милләтле шәһәр өчен бу программа бик тирән мәгънәгә ия. Бик мөһим проектлар тормышка ашырыла. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы белән без алып барыла торган эшне башлыйбыз гына. Алга таба да әлеге проектларны һәм программаларны гамәлгә ашырачакбыз, – диде эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.

Агачлар да татарча җырлый
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләвенчә, хәзер шәһәрдә мэриясенең яңа проектына кастинг башланган – «Агачлар нәрсә турында җырлый» дигән спектакль ачык һавада уза.

–Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган әлеге спектакль чын-чынлап милләтара проект булып тора. Яңа куелышта катнашу өчен без актерлык бүлекләренең өлкән курс студентлары һәм профессиональ актерларны (20-30 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар) чакырабыз. Эш ике этапта барачак: 28 июньнән 13 июльгә кадәр, 26 июльдән 13 августка кадәр. Спектакльнең премьерасы 2021 елның 11, 12 һәм 13 августларында планлаштырылган”,  – дип хәбәр итәләр.

Аның кысаларында Казанның ачык мәйданчыкларында фитнес, халык биюләре, фламенко, «Яшел Фитнес», стретчинг һәм зумба буенча “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дәресләре уза. Алар татар телендә алып барыла, ә дәресләрне профессионаллар һәм медиа шәхесләр үткәрә, алар арасында Нурбәк Батулла, Чулпан Закирова, Алсу Мәгъсүмҗанова бар. Май аеннан сентябрьгә кадәр барлыгы алты мәйданчыкта 14 дәрес үткәрү планлаштырылган. Бу урыннарга Түбән Кабан күленең яр буе, «Ак чәчәкләр» бульвары,  Горький исемендәге парк, Урицкий, Черек күл парклары һәм Фучик урамындагы бульвар керә. “Йога белән беренче дәрес 3 июньдә Түбән Кабан күле яр буенда узды. Аны тренер Ләйсән Бикмуллина һәм телерадиотапшырулар алып баручы Айваз Садыйров үткәрде. Киләсе дәрес-татар милли биюе буенча мастер–класс  иртәгә 8 июньдә Кабан күле яр буенда узачак”,  – дип хәбәр итте Сәгыйтова.

Моннан тыш, 6 июньдә бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көне билгеләп үтелгән. Бу көнне Лядской бакчасында «Книгофест» интеллектуаль марафоны үткәрелде, аның кысаларында мастер-класслар, язучылар белән очрашулар һәм спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.

Татарча да яхшы бел
Шушы көннәрдә Казанда хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен татар теле курслары тәмамланган. 20 кеше укуны тәмамлау турында сертификатлар алган. Курсларда катнашучылар арасында кунакханә, ресторан, җәмәгать туклануы йортлары хуҗалары бар иде. Хәзер татар теленә өйрәтү өчен муниципаль хезмәткәрләр чакырыла. “Безнең өлкәдә халык белән турыдан-туры бәйләнеш бара, димәк, телне белү бик кирәк. Курслар ике дәрәҗәгә исәпләнгән: яңа эш башлаучы һәм тел гыйлемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен”, – диде Гүзәл Сәгыйтова. Яңа эш башлаучылар өчен курслар дүшәмбе көнне 17:00 дән 18:00 гә кадәр һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 18:00 дән 19:00 гә кадәр узачак. Телне камилләштерергә теләүчеләрне дүшәмбе көнне 18:00 дән 19:00 гә кадәр һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17:00 дән 18:00 гә кадәр көтәләр.

Саумы, Казан!
“Саумы, Казан!” – Казан турында хикәяләр конкурсы өчен материаллар кабул ителә. Аның максаты  – шәһәрнең әдәби-сәнгать образын формалаштыру һәм авторларның иҗади башлангычларын хуплау. Конкурс 31 июльгә кадәр үткәрелә. “Хәзерге вакытта ГМЧ һәм социаль челтәрләр аша проектны алга этәрү һәм актуальләштерү өстендә эш алып барыла, шуңа күрә конкурс шартлары берникадәр үзгәрде. Хәзердән башлап, конкурста катнашу өчен, үз тарихын социаль челтәрдәге битендә бастырырга, шул ук вакытта  #СаумыКазан#ЗдравствуйКазань хештегын күрсәтергә һәм үз битендә конкурс турында мәгълүмат белән бүлешергә кирәк”, – дип сөйли Гүзәл Сәгыйтова.

Шул ук вакытта «Үз телем» проектлары конкурсының беренче этабы тәмамланды. Ул татар телен үстерү һәм актуальләштерү максатыннан оештырылган иде. Конкурсның Оештыру комитетына барлыгы 126 проект кабул ителгән, шуларның 26сы турыдан-туры беренче этапка узды. Аларны жюри әгъзалары алдында яклау 25 майда республиканың Милли китапханәсендә узган иде. “Хәзер жюри әгъзалары идеяләрне гамәлгә ашыруга 1 миллион сум күләмендә игълан ителгән бүләкне алачак проектларны сайлый. Аларны Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов тәкъдим иткән. Шуның белән бергә, күп кенә кызыклы проектларны исәпкә алып, министрлыкларда һәм ведомстволарда партнерларыбызны, шулай ук иганәчеләр җәлеп итү турында карар кабул ителде”, – диде Сәгыйтова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading