Шәһри Казан

Җамалетдинов мәктәбе

Бер байның ике приказчигы булган. Көннәрдән бер көнне шуларның берсе байның икенче приказчикка ни өчен күбрәк хезмәт хакы түләве белән кызыксынган. «Хәзер аңларсың, - дигән бай, - күрәсеңме, еракта кәрван килә, тиз генә ни белән сату итүләрен белеп кил әле». Теләмичә генә әйләнеп килгән приказчик: «Алар - чүлмәк сатучылар», -...

«Бәясен белеп кил!» - дип боерган бай. Приказчик, икенче тапкыр барып, бер чүлмәкнең бәясе егерме тиен икәнен белеп килгән. «Чүл­мәкләрен безгә сатмаслармы икән, шуны да сорап кил ин­де», - дигән бай. Приказчик өченче тапкыр киткән, әмма сатучылар белән кү­решә алмаган.
Озакламый икенче кәр­ван күренгән. Бу юлы бай икен­че приказчигын җи­бәргән. Тиз арада әйләнеп килгән приказчик байга мондый мәгълүмат җиткергән: «Хуҗам, алар - чүлмәк сатучылар, бер чүлмәкнең бәясе - егерме тиен, мин алар белән сатулаштым да алар без­гә чүлмәкне унбиш тиен­нән сатарга булдылар. Әйт­сәм әйтим инде, шунда ук мин бер кеше белән таныштым, ул бездән чүл­мәкләрне унсигез тиеннән алырга риза булды!»
Бай, беренче приказчигына карап, көлемсерәп: «Минем сиңа хезмәт хакын ни өчен азрак түләгәнемне аң­ладыңмы инде?» - дигән.
Бу риваятьне язуым юкка гына түгел. Педуниверситет (хәзер КФУ составына кергән элеккеге ТДГПУ) күләмендә үткәрелгән бер зур чарага әзерләнеп йөргәндә, Флера Әкрам кызы Ганиева, шушы хикәятне искә алып: «Бездәге һәр хезмәткәр икенче приказчик кебек алга карап фикер йөртергә өйрәнгән», - дип әйткән иде. Шул дә­рә­җәгә ирешүебездә «Җамалетдинов мәктәбе»нең роле зур булу - бәхәссез.
Филология фән­нәре докторы профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов (хәзер университетның Филология һәм сәнгать институты директоры) һәм башка дәрәҗәле ректорлар җитәкчелек иткән данлыклы педагогик уку йортының Казан федераль университетына кушылганына да ике ел вакыт үтеп киткән икән инде. Кайчандыр бер коллективта аңлашып эш­ләгән җитәкчеләр һәм хез­мәткәрләр хәзерге көндә федераль университетның төрле институтларында, башка уку йортларында тырышып эшлиләр, югары дәрәҗәләргә ире­шәләр. Җитәкчеләр элеккеге педагогика уку йорты хезмәткәрләре турында бары уңай фикердә генә. Кайберләре, соклануын яшермичә: «Җамалетдинов мәктәбе»н үткән шул алар», - дип тә әйтеп куя.
Әйе, педуниверситетта эшләгән чорда без «Җамалетдинов мәктәбе»н үттек. Бу мәктәп вакытны дөрес бүлергә, эшне планлаштырырга һәм билгеләнгән вакытында эшләргә, иң мөһиме - тиешле дәрәҗәдә башкарырга өйрәтте. Үз вазифаларыңны төгәл башкарудан тыш, күпкырлы шәхес булып формалашырга да ярдәм итте ул.
Рәдиф Рифкать улы аңлашып эшләүче профессионаллар командасын булдырды. Таләпчән, кырыс җитәкче булу белән бергә кешелекле, игътибарлы җитәкче дә була белде. Эшен планлаштыра белмәгән, хезмәт­кәр­ләре эшкә соңга калып килгән, килгәч тә, телефоннан дуслары белән яртышар сәгать ләчтит саткан, эш вакытында шәхси эшләре бе­лән шө­гыльләнгән җитәк­че­ләрне, бер айга гына булса да, менә шул «Җамалетдинов мәктәбе»нә җи­бәрер идем мин...
Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, хөр­мәтле Рәдиф Рифкать улы! Форсаттан файдаланып, Сезгә кадәр бу уку йор­тының ректоры булган Җәмил Газиз улы Нигъмә­товка, уку-укыту эшләре буенча проректор Алмаз Мирзанур улы Галимовка һәм әлеге данлыклы уку йортының башка җитәкчеләренә дә зур рәх­мәтемне белдерәм. Алар да чын җитәкчеләргә генә хас булган иң асыл сыйфатларга ия шәхесләр!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: