Шәһри Казан

Бала дәрес әзерләүче робот түгел

Шәһәр мэры балаларда көндәшлеккә сәләтлелек кенә түгел, шәфкатьлелек сыйфатлары да тәрбияләргә чакырды. (фото: prav.tatarstan.ru) Тормыш безнең каршыга амбициоз бурычлар куя, шуңа күрә республиканың барлык мәктәпләре дә уку-укыту эшләрен федераль стандартларга туры китереп оештырырга тиеш. Барлык мәктәпләрдә дә шартлар бертөрле, хәтта авыл җирендәгеләрендә дә. Шуңа күрә бары тик яхшы нәтиҗәләр генә...

Шәһәр мэры балаларда көндәшлеккә сәләтлелек кенә түгел, шәфкатьлелек сыйфатлары да тәрбияләргә чакырды. (фото: prav.tatarstan.ru)

Реклама

Тормыш безнең каршыга амбициоз бурычлар куя, шуңа күрә республиканың барлык мәктәпләре дә уку-укыту эшләрен федераль стандартларга туры китереп оештырырга тиеш. Барлык мәктәпләрдә дә шартлар бертөрле, хәтта авыл җирендәгеләрендә дә. Шуңа күрә бары тик яхшы нәтиҗәләр генә көтәбез.

Республика фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов «Казан мәгарифе 2014: яңа фикер - яңа чыганаклар - яңа казанышлар» дип аталган мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә шундый сүзләрне әйтте.
- Мәктәп укытучыларына карата таләпләр югары. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләрнең белеме дә бакалаврдан да ким булмаска тиеш. Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең квалификацияләрен күтәрү өчен күп акча тотыла, - диде министр. - Быел мәгариф өлкәсендәге өлгерешне, эш нәтиҗәләрен билгеләүче җиде күрсәткечтән торган рейтинг баскычын тикмәгә генә башлап җибәрмәдек. Биредә - барысы да объектив күрсәткечләр.
Министр балалар бакчаларыннан ук, ягъни балага җиде яшь тулганчы татар теленә өйрәтүне системага салырга кирәклеген ассызыклап үтте. Бала мәктәпкә кергәнче, аралашу дәрәҗәсендә генә булса да, татар телендә сөйләшә белергә тиеш дигән фикерне алга сөрде Энгель Фәттахов.
- Без, әлбәттә, балалар бакчаларында эшләүчеләрдән бу хакта отчет кәгазьләре дә, документлар туплауны да таләп итмәячәкбез. Ләкин эш җиренә җиткерелеп эшләнергә тиеш. Без һәрбер бакчага барып, урыннарда эш нәтиҗәләрен тикшерәчәкбез, -диде министр.
Бүгенге көндә Казан шәһәрендә 40 татар мәктәбе бар. Аның 19ы - татар гимназияләре. Министр фикеренчә, аларның эшенә тел-теш тидерерлек түгел - белем бирү дәрәҗәсе дә, БДИ нәтиҗәләре дә яхшы.
- Татар гимназиясенең исеме җисеменә туры килергә тиеш, - диде Энгель Фәттахов. - Ана теленә мәхәббәт, ихтирам нәкъ менә татар гимназияләреннән башланырга тиеш.
Ул рус аудиториясендә татар теле укытуның бүгенге көндә җиңел булмавын, Казанда аның тагын да авыр икәнлегенә дә басым ясап үтте.
- Укыту нәтиҗәләре укытучыларның әзерлек дәрәҗәсеннән дә тора. Шуңа күрә татар теле укытучыларының белем дәрәҗәләрен тикшерү нисбәтендә, төрле тестлар уздырыла. Милли мәгариф әйдәп баручы булырга тиеш, - диде министр.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйтүенчә, агымдагы елда башкалада 20 балалар бакчасы сафка бастырылып килә, 63 мәктәпкә ремонт ясалган, 26 мәктәп капиталь ремонттан соң укучыларны кабул итәргә әзер. Аның сүзләренчә, балаларның мәктәптә икенче сменада укуы федераль стандартларга туры килми, шуңа күрә алга таба әлеге мәсьәләне хәл итү буенча эш алып барылачак. Моннан дистә ел элек укып чыккан балалар белән бүгенге балалар бик нык аерыла, ди ул. Бу омтылышларда да, кызыксынуларда да, үз-үзләрен тотышларында да чагыла. Ата-аналар да шулай ук.
- Ел саен шәһәр халкыннан сораштыру уздырабыз. Быелгы сораштыру нәтиҗәләре мондыйрак: халыкның 95 проценты шәһәрнең тышкы бизәлеше нык уңай якка үзгәрде дигән фикердә. 85 проценты шәһәрне яшелләндерүгә игътибар иткән. 75 проценты исә спорт корылмаларының күп төзелүен, балаларның спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге артуын плюс итеп күрсәтә. Шунысы кызык, сораштыруда катнашучыларның 25 проценты гына мәгариф өлкәсендәге алга китеш бар дип саный. Бу мәгариф өлкәсе бер урында таптана, бернәрсә эшләнми дигән сүз түгел. Киресенчә, мәгариф үсеше гел үсештә булганга күрә, кискен үзгәреш юк сыман. Ә шәһәрнең үзгәрүе, яшеллеккә күмелүе, спорт корылмалары үсеп чыгу - соңгы елларда гына булган үзгәрешләр, шуңа аларга карата игътибар да зуррак, - диде Илсур Метшин.
Конференциядә чыгыш ясаучы мәктәп директорларының, балалар бакчалары мөдирләренең чыгышларын тыңлаганнан соң шәһәр башлыгы:
- Бала ул ниндидер олимпиадаларда катнашып җиңү яулаучы, бертуктаусыз дәрес әзерләүче машина, робот түгел. Балалардан бертуктаусыз ниндидер нәтиҗәләр көтү, таләп итү дә дөрес нәрсә түгел, - диде. - Чыгышларның барысында да диярлек көндәшлеккә сәләтлелек, амбицияләр, олимпиадаларда җиңү, балаларга таләпләр дигән сүзләр еш яңгырады. Без балаларда көндәшлеккә сәләтлелек белән амбицияләр генә түгел, шәфкатьлелек тә тәрбияләргә тиеш. Бала нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен белеп үсәргә тиеш. Дуслык төшенчәсен дә, илең, республикаң өчен горурлыкның да, гаиләңә, әти-әниеңә мәхәббәт һәм ихтирамның да нәрсә икәнен белергә тиеш дип саныйм мин. Телләр белү, компьютерны белү - яхшы, ләкин башка кыйммәтләр дә барлыгын истән чыгармыйк. Дүрт бала атасы буларак, минем өчен бу сыйфатлар күпкә мөһимрәк.
Илсур Метшин шулай ук мәктәпләрдә укытуның чынбарлыктан аерылмаган булырга тиешлеген дә ассызыклап үтте.
- Бу мәктәпләргә дә, вузларга да хас сыйфат. Мәктәпләр моны үз өстенә алырга, балаларны тормышка әзерләргә тиеш. Бала мәктәптән белем алу белән бергә тормыш-чынбарлыкка да әзер булып чыгып китәргә тиеш. Бу аларны күптөрле авырлыклардан һәм куркынычлардан саклап калыр иде, - диде шәһәр башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: