Шәһри Казан

Бала мәктәпкә ияләнә алмаса нишләргә?

– Балам быел беренче сыйныфка укырга керде. Тик мәктәпкә ияләшеп бетә алмый. Кайткач елый, икенче көнне мәктәпкә бармыйм ди. Инде уку елы башланганга бер ай узды бит. Адаптация чоры шулай озакка сузыла аламы? Илмира Зәйнуллина, Казан.

Сорауга Балтач районы Норма гомум белем бирү мәктәбендә педагог психолог Альмира Газизова җавап бирә:
– Психологлар фикеренчә, күнегү чоры сигез атнадан алты айга кадәр сузылырга мөмкин. Моңа берничә фактор тәэсир итә: баланың шәхси үзенчәлекләре, белем һәм осталык багажы, программаның үзенчәлеге һәм башкалар. Белгечләр кече яшьтәге мәктәп укучыларының адаптациясын өч зур төркемгә бүлә. Беренче төркем кызлар һәм малайлар ике-өч ай дәвамында яңа шартларга җайлаша. Алар иптәшләрне бик җиңел табалар, коллективка да тиз ияләшәләр. Кайчакта мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлыклар килеп туса да,  октябрь азагына бала мәктәптә үзен тыныч хис итә. Икенче төркем балаларда адаптаөия озаграк дәвам итә. Дәресләрдә алар еш кына күңел ача, иптәшләре белән бәхәсләшә, ә педагогның гадел кисәтүләренә тискәре карашлары һәм күз яшьләре белән җавап бирә. Еш кына мондый балалар укыту программасын үзләштерүдә дә кыенлыклар кичерә. Беренче яртыеллык узгач кына педагог таләпләренә җавап бирәләр. Өченче төркем балаларның социаль-психологик адаптациясе шактый кыен бара. Кайчагында биремнәрне үтәүдән баш тарта, аларда тискәре хисләр: ачу, явызлык, агрессия өстенлек итә. Мәктәп программасын үзләштерүдә дә кыенлыклар бар. Бу төркемгә гиперактив балалар да керә. Баласы мәктәпкә укырга кергән әти-әниләр еш очраша торган әйберләр – хроник уңышсызлык. Балаларны төрле үзәкләргә, әзерлек курсларына йөрткән зурлар  үз балаларыннан бары тик югары казанышлар һәм тәэсирле нәтиҗәләр генә көтәләр. Ата-аналар, тәнкыйть сүзләре рәвешендә канәгатьсезлек белдереп: «син берни дә белмисен!»– ди.  Баланың борчулы, ышанычсызга әверелүе гаҗәп тә түгел. Икенчесе –  тискәре күренеш. Бала аерылып торырга тели. Мондый очракта  укытучы баланың өлгерүенә түгел, ә тәртибе начар булуына зарлана. Өченчесе - дөреслек. Хәзерге заман балаларында психологик проблема күзәтелә. Сорауларга җавап бирү, шигырьләр һәм әкиятләр сөйләү бер хәл, абстракт-логик фикерләү, гамәли белем һәм күнекмәләрне үстерү дә мөһим.
Балага ничек ярдәм итәргә соң? Дәресләрдән соң саф һавада йөрергә тырышыгыз. Өй эшләрен кайтуга ук башкарырга кирәкми, әмма кичкә кадәр дә  кичектермәгез. Баланы акрынлап мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк. Яшьтәшләре арасында бәхәсләр котылгысыз, шуңа күрә беренче сыйныфка баручы балага ярдәм итәргә, конфликтлы хәлләрдән дөрес чыгу юлын күрсәтергә кирәк. Бер – берегезгә, укытучыга карата ышаныч булдырыгыз.  Балаларны чагыштырмагыз.  Мәсәлән, кичә ул дүрт хата ясаган, ә бүген нибары ике генә. Ни өчен бу нәтиҗәне билгеләп үтмәскә? Сабый  мәктәп укучы булса да, машина яки курчак уйнауны тыярга кирәкми. Аның белән бергә уйнарга да була. Хәтта ярты сәгать бергә үткәрелгән вакыт та балалар өчен бик мөһим. Әгәр балалар мәктәптә һәм өйдә чыгырларыннан чыксалар, хаталарын игътибарсыз калдырырга тырышыгыз,  ә яхшы тәртипне хуплагыз. Иң яхшысы – бала белән ышанычлы әңгәмә. Әгәр дә бала уку процессы белән канәгать, үз көченә ышана, мәктәпкә бик теләп йөри, әти-әниләренә мәктәп хәлләрен сөйли, уку программасын  үзләштерүдә проблемалар юк, өй эшләрен үзе башкарырга тырыша, сыйныф җитәкчесен, яшьтәшләрен хөрмәт итә икән борчылыр урын юк. Һәр баланың мәктәпкә ияләшү чоры төрле. Сабыйга ярдәм итегез.

Реклама

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: