Шәһри Казан

Балалар өчен нигә куркабыз, яки мәктәпләрне ничек саклыйлар?

Мәктәпләргә килгән янау хатлары, балаларны эвакуацияләүләр ел дәвамында туктамады. Соңгы вакытта иминлек чаралары турында ныклап борчыла башлавыбыз да юктан гына түгел. Моны барыбыз да яхшы аңлый. Бер ел эчендә нәрсәләр үзгәрде? Нинди чаралар күрелде?

Гадәттә, бер-бер хәлдән соң уянып киткәндәй булабыз да, хаталар өстендә эшли башлыйбыз. Икенче хата ясалганчы, беренчесе хакында онытып та җибәрәбез.
175 нче мәктәптәге куркыныч вакыйга сак хезмәте, мәктәпнең гадәттән тыш хәлләргә әзер булу-булмавы турында мең кат уйланырга мәҗбүр итте. Казан мэриясе үткәргән рейдка чыгар алдыннан да, башка әллә нинди фикерләр килде. Менә бер ел дәвамында куркынычсызлык буенча зур эшләр башкарылган, мәктәпләр шактый күп иминлек җиһазлары белән тулыландырылган. Чынлыкта да моңарчы безнең укыту биналары гап-гади саклык чаралары белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән булып чыга. Мәсәлән, узган уку елы азагыннан Казан шәһәре мәгариф идарәсенә караган барлык 645 уку-укыту бинасы тикшерелгән. Боларга мәктәп, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү оешмалары да керә.

 Куркынычсызлык буенча 81 мәктәптә  аерым сак бүлмәләре җиһазландырылган. Моның өчен 14 миллион ярым сум акча тотылган. Куркынычны хәбәр итүче сигнализация төймәсе 389 объектка, шул исәптән 175 мәктәп, 181 балалар бакчасы, 11 мәктәпкәчә яшьтәге оешма, 7 балаларны сәламәтләндерү лагеры, 5 спорт объекты  һәм 11 мәдәният оешмасына куелган. Гадәттән тыш хәлләрдә хәбәр итүче тавыш көчәйткеч җайланма белән  41 мәктәп, 18 балалар бакчасы, 1 мәдәният оешмасы 42,6 миллион сумлык җиһазландырылган. Әлеге яңа төр җиһазны сакчы да, оешма җитәкчесе дә бер үк вакытта куллана ала. Ишекләрдән кергәндә контроль идарә системасы (СКУД) 106  мәктәп, 1 балалар бакчасы, 11  өстәмә белем бирү оешмаларына куелган. Моннан тыш  2 мәктәп һәм 3 балалар бакчасының койма белән уратып алынган. Болардан тыш та әле башка бик күп эшләр башкарылган. Булган җиһазлар яңалары белән алыштырылган. Мисалга, шул ук Чишмәле урамындагы 149 нчы лицейда укучылар әле аның коймалар белән тиешенчә уратылып алынмавын, вахтада бер апа гына утыруын яхшы хәтерли. Монда инде хәзер бөтенләй башкача. Урамнан кергәндә дә тиз генә эчкә узу мөмкин түгел. Моның өчен берничә сак аша үтәргә кирәк. 
 – Бүген безнең лицейда 1079 бала укый. Без тулы көн режимында эшли торган мәктәп. Башлангыч мәктәп укучыларына иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 6га кадәр мәктәптә булу өчен шартлар тудырылган. Икенче смена юк. Ике сменага күчмәс өчен бик тырышабыз. Балалар саны елдан-ел арта бара. Бүген без икенче категорияле сак хезмәтенә кертелгәнбез. Балалар саны арту белән сак категориясе дә, аңа карата таләпләр дә үзгәрәчәк, – дип сөйли 149 нчы лицей директоры Фирдәүз  Вафина.

Бүгенге шартларда мәктәптә укучылар санына карап, саклык чараларын күрсәтү дүрт төр категориягә бүленгән. Укыту биналарындагы иминлек җиһазлары, нигездә, аерым сак будкалары, сакчылар – болар барысы да  аерым таләпләргә карый. 149 нчы лицейда да без шундый үрнәк таләпләрнең үтәлешен күзәтеп кайттык. Мәктәп директоры кайбер эшләрнең химаячылар ярдәменә таянып та башкарып чыкканын  сөйли. Директор кабинетында урнаштырылган тавышкөчәйткеч җайланмалар, видеоэкран, бинадагы тулысынча җиһазландырылган вахта бүлмәсе, ишектәге көчле контроль идарә системасы, сакчылар, урамдагы сак будкасы, территориянең тулысынча коймалап алынуы соңгы елларда башкарылган эшләр. Зур чаралар үткәрелгәндә, махсус сак хезмәтен икеләтә көчәйтү дә каралган.

Бина зурмы, кечкенәме – сак хезмәтенең эшчәнлеге бер булырга тиеш кебек. Укучылар иминлеген кайгыртканда гына борчылырлык сәбәпләр калырга тиеш түгел. Кызыл Позиция урамында урнашкан 29 нчы прогимназиядә нибары 115 укучы укый. 149 нчы лицей белән чагыштырганда укучылар 10 тапкырга азрак. Бу башлангыч мәктәп, 1947 елдан бирле халыкка хезмәт күрсәтүче бина. Мәктәп ишеге урамга ук чыга. Соңгы вакытта өстәмә керү урыны эшләнелгәне күренеп тора. Узган ел мәктәп тулысынча куркынычсызлык системасы белән тәэмин ителгән. Штатта 2 сакчы каралган, ЧОП белән килешү төзелгән.
– 4 ел элек  безнең балалар бакчасына әлеге мәктәпне куштылар. Элек тә биредә рус-татар мәктәбе эшләде. Аңарчы монда 9 еллык мәктәп урнашкан була.  Мәктәп 1947 елдан бирле эшләп килә. Укырга теләүчеләр күп, балалар саны да ел саен артып тора. Бездә һәрбер предметны 1 нче сыйныфтан башлап аерым укытучы укыта. Кечкенә гимназиябезгә беренче чиратта микрораайон буенча кабул итәбез. Аннан закон буенча бертуганнарны алабыз. Әти-әниләрне тулы көн мәктәбе буларак та, 3 тапкыр ашату  буенча да канәгатьләр. Бу мәктәп 3 категориягә сак хезмәтенә карый, – ди прогимназия директоры Ольга Лонщакова.

Реклама

Саклык җиһазлары белән соңгы бер ел эчендә мәктәп тулысынча җиһазландырылган. Булган система яңадан эшләнгән, заманча модернизацияләнгән. Белгечләр хәтта кайбер иске җиһазларның гамәлсез булуын таныган. Яңа датчиклар хәзер мәктәпнең кайсы урынында ЧП булганын күрсәтә. Элек сигналлар телефон линиясе аша килә торган була. Ялган сигналлар да килгәләгән. Мәктәп элемтә өчен дә аерым түләргә тиеш иде. Хәзер исә  сим-карта аша түләнә. Яңа кнопкалар урнаштырылган. Хәзер брелоклар аша теләсә кайсы этаждан хәбәр биреп була. Белдгечләр әйтүенчә, яңа җиһазлар ышанычлы, үзебездә эшләнгән, алардан без тагын 10 еллап файдалана алабыз. 

Прогимназиядә сакчы Владимир Леонтьев бу хезмәттә 15 елдан артык эшли. “Брелоклар һәрвакыт директор һәм минем кулымда. Бөтен балаларны күреп беләм. Аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын йөзгә таныйм. Кем килгәнен карыйм, аннан гына ачып кертәм. Таныш булмаган кешеләргә телефонны алып эндәшәм, нинди сорау белән килүләрен сорыйм. Монда чит кешеләрне кертмибез. Икенче катка бары тик балаларны гына кертәбез. Анда хәтта әти-әниләр дә менми. Иртән медсестра, дежур укытучы һәм сакчы каршы ала”, – дип сөйли ул.
– Казаныбызда иминлек мәсьәләссендә бик күп эшләр эшләнде. Узган һәм бу елны 1,7 миллиард акча бүленеп бирелде. Болар – сакчылар һәм техник якны көчәйтү өчен бүленеп бирелгән акчалар. Казанда 645ның барысына да тикшерү үткәрелде. Барлык биналарга төрле таләпләр куелган. Ике ел эчендә шушы таләпләргә туры китерү өчен күп эшләр башкарылды. Сакчылар белән тәэмин итү проблемасын да хәл иттек, – дип сөйли Казан  шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

Сүз дә юк, күп эшләр башкарылган. Тик иминлек техник чаралары гына дигән дә сүз түгел, ул кешенең мөнәсәбәте белән дә бәйле әйбер. Лицей директоры Фирдәүз Вафина сөйләвенчә, хезмәткәрләр, әти-әниләр белән дә аңлату эшләре алып барылган. Шундый хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне саклау, коткару мәсьәләләрен өйрәнгәннәр, инструктажлар үткәрелгән. Әти-әниләргә, яки эш белән килүчеләргә алдан аерым исемлекләр аша гына кертү системасын булдырганнар. Фаҗигаләрне булдырмас өчен уяулыкны югалтмау да кирәк. Соң булса да, балаларның мәктәпкә исән барып, сау кайтуларын күп нәрсәдән торганын яхшы аңладык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: