16+

Гүзәл Сәгыйтова: "Барыбызга да бергә тырышырга кирәк..."

Тәҗрибә уртаклашу, бер-беребезнең нәрсәләр эшләгәнен белү, бер үк вакытта үрнәк алу да кирәк икән. Казанда мәктәп һәм балалар бакчаларындагы татар теле укытучылары өчен ел дәвамында үткән махсус семинарларда катнашканнан соң, мондый очрашуларның файдалы икәнен аңлыйсың. Чагыштырып карау, мөмкинлекләрне барлау өчен башкаларның эш алымнарын өйрәнергә һәм күрергә кирәк шул.

Гүзәл Сәгыйтова: "Барыбызга да бергә тырышырга кирәк..."

Тәҗрибә уртаклашу, бер-беребезнең нәрсәләр эшләгәнен белү, бер үк вакытта үрнәк алу да кирәк икән. Казанда мәктәп һәм балалар бакчаларындагы татар теле укытучылары өчен ел дәвамында үткән махсус семинарларда катнашканнан соң, мондый очрашуларның файдалы икәнен аңлыйсың. Чагыштырып карау, мөмкинлекләрне барлау өчен башкаларның эш алымнарын өйрәнергә һәм күрергә кирәк шул.

Шунысы күркәм: семинардан семинарга үсеш тә сизелә. Соңгылары беренчеләреннән күпкә кызыграк та булды. Балаларны газета һәм журналлар ярдәмендә ничек кызыксындырырга, рәсемнәр, пропп карталары аша әкиятләр, хикәяләр ничек төзергә икәнлеген өйрәнергә? Уеннар ярдәмендә һәм әкият геройлары булып татар телен өйрәнү серләре нидә?
– Балалар бакчалары өчен бу уку елына соңгысы үткәрелде. Барыгызга да зур рәхмәт. Без бу очрашуларны юкка гына уздырмыйбыз. Телне саклау бик авыр. Чынлыкта да без балаларны балалар бакчасына ышанып тапшырабыз. Барыбызга да бергә тырышырга кирәк. Зур миссия үтисез, сезнең кулда безнең балаларның киләчәге, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина да чарага чакырылган иде. 
– Шуның кадәр зур тизлек белән үзгәрә торган дөньяда үз  урынын табарлык итеп шәхесне ничек тәрбияләргә? Бер нәрсәне яхшы аңлыйм, бүгенге балалар, нәниләр бездән бик нык аерыла. Аларның табигый мөмкинлекләрне, дөньяны күзаллавы башка. Балалар инде туганда ук телефон тотып туган кебек. Текст укырга яратмыйлар, кабул  да итмиләр. Күбрәк аудио һәм видео булган материалларны сайлыйлар. Интернет белән дуслыкны хәзерге балалар бик иртә башлый. Балаларның 75 проценты аны ютубтан башлый. Балалар белән олылар арасында зур упкын барлыкка килә. Без һаман китап укырга кирәк, газета-журналларга язылыгыз дибез. Аларның безне ишетәсе килми, куллары һаман шул телефонга үрелә, – дип сөйли балалар журналы баш мөхәррире. 

Шундый шартларда алар “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларын мультимедияле басмаларга әйләндергәннәр. Ел дәвамында 600дән артык видео татар телендә чыгарып, татар ютубын җанландырганнар. “Салаватиклар” эшчәнлеге дә үзенчәлекле. Ул җурнал бренды буларак шактый танылу алды. 

Тәрбияче фантазия белән эшләгәндә, иҗади фикерләгәндә балаларга телне өйрәтү ысулларының барысын да кулланып була. 273 нче балалар бачасыннан татар теле тәрбиячесе Алсу Әшрәпова татар шигырен рәсемгә күчереп өйрәтеп кенә дә, зур эшләр башкара. Алай гына да түгел, ул шигырьләргә динамика өстәп, татар шигыренә таянып хәрәкәтле рәсем барлыкка китергән. 
– Без аларны Тиктормаслар дип атадык.Тиктормас шигырьләр, тиктормас хикәятләр татар телен өйрәнгәндә җанлылылык кертте. Интерактив шигырьләр барлыкка килде, – дип сөйли ул. 

Иҗади якын килү дигәннән Совет районының 261 нче балалар бакчаларындагы автор уеннары бөтенләй гаҗәпкә калдырды. Татар теле тәрбиячесе Әдилә Шәйдуллина күрсәткән уеннарны барыбыз да эшли ала югыйсә. Үз кулларың белән ясалган уенчыкларның кадерле булуы да сер түгел. 
– Безнең дә автор уеннарыбыз тәрбиячеләр тарафыннан ясалган. Күбесенчә  балалардан яуган сораулардан төзелгән уеннар. Бу уеннар безгә туган телне өйрәнүдә зур ярдәм итә. Баланың сөйләм теле үсә, сүзлек байлыгы арта. Фикерләшергә, аралашырга өйрәнәләр. Бу уеннарны төркемнән төркемгә балаларның яшь үзенчәлекләренә карап күчереп йөртәбез. “Пирамида” уенында без балаларны традицион милли татар-рус киемнәре белән таныштырабыз. Шулай ук балалар киемнәргә карап, милләтләрне аерырга өйрәнәләр, – дип сөйли ул. “Алсу-Булат”  уены ашарга ярый, ашарга ярамый дигән төшенчәләр аша ашамлыкларның исемнәрен истә калдыралар. Сөйләмдә кулланалар. Пыяладан ясалган тактада “Тылсымлы тәрәзә” уенында балалар ике яклап басып бер-берсенә булышып, киемнәр ясыйлар. “Адымнар” уенында балаларны әкияти могҗиза көтә. Аны ятып та, утырып та уйнарга мөмкин. Казаннан Әбигә авылга юл тотучы балалар әкият геройларының биремнәрен үтиләр. 

Ә менә Ирина Мурашковская алымнарын кулланып, шактый күркәм эшләр алып барыла Яңа Савин районындагы  346нчы балалар бакчасында. Шулай ук татар теле тәрбиячесе Гѳлинә Хәсәнова мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтә.  Балалар рәсемне махсус ясалган торбачыклар аша күзәтәләр. Үзләре күргән әйберне әйтә баралар. Кем нәрсә күрә? Кояш, ат, колын, урманны күрәбез. Һәрбер детальне аерым сурәтләп тә бирергә мөмкин. Шулай итеп тулы һәркем үзенең картинасын тудыра.  

«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасының татар теле укытучылары Алинә Халиуллина, Ләйсән Вәлиева балалар сөйләмен үстерүдә иммерсив театр эшчәнлегенең  әһәмияте турында  сөйләп кенә калмадылар, уйнап та күрсәттеләр. 

Казан шәhәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов әйткәнчә, файдалы алымнар күп булды семинарда.  
– Милли мәгариф өлкәсендә дистә еллар хезмәт итәсез. Заманлар үзгәреп тора. Ләкин үзгәреш яңа таләпләр куя.  Эшкә яңалык кертү өчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән семинарлар эшли башлады. Белем һәм тәҗрибә зур байлык. Без ул байлыкны җыеп, сандыкка яшереп саклауның мәгънәсе юк. Байлыкны уртаклашкан саен ул күбәя бара. Ул тәҗрибәбез белән, үз белемнәребез белән уртаклашыйк. Татар телен саклауда үз өлешебезне кертик, – диде ул.

Татар телен укытуда кызыклы алымнар  чыннан да күп икән. Аларны тәрбиячеләрнең үз эшләрендә уңышлы кулланасы гына кала.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading