16+

“Ихлас” мәктәбендә онлайн укып була

“Салават күпере” һәм “Сабантуй” балалар журналлары редакция каршында “Ихлас”  балалар мультимедиа мәктәбе эшли башлады. Беребезгә дә сер түгел, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, кече һәм урта сыйныф мәктәп укучыларының да туган телне белү дәрәҗәсе бик түбән.

“Ихлас” мәктәбендә онлайн укып була

“Салават күпере” һәм “Сабантуй” балалар журналлары редакция каршында “Ихлас”  балалар мультимедиа мәктәбе эшли башлады. Беребезгә дә сер түгел, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, кече һәм урта сыйныф мәктәп укучыларының да туган телне белү дәрәҗәсе бик түбән.

Балалар өчен кызыклы булган  форматлар күбесенчә рус телендә алып барыла. Шул бушлыкны тулыландыру максатыннан да әлеге интерактив дәресләрнең файдасы күп булыр. Балаларның яшенә карап бүленгән төркемнәрдә төрле темаларга онлайн дәресләр үткәрелә башлаган. Зоом платформасында исә онлайн дәресләрне Татарстан балалары өчен генә түгел, ә дөньяда таралып яшәгән милләттәшләребез өчен дә  уздыру мөмкинлеге бар. 

“Ихлас” балалар мультимедиа мәктәбе 4 юнәлештә эшли  башлаган. “Күңелле әлифба”  мәктәбендә татар теле әлифбасын өйрәнү буенча интерактив дәресләр үткәрелә. Әлифбаның һәр хәрефенә  аерым  дәрес багышлана. Балалар бакчаларында программа буенча  өйрәнелүче төрле темаларга – хайваннар дөньясы, киемнәр, үсемлекләр дөньясы, галәм, төсләр  һәм саннарга багышланган тематик онлайн рәсем ясау “Тылсымлы рәсем” дәресләре күптәннән алып барыла инде. Шулай ук темалар буенча саф татар телендә өстәмә биремнәр дә бирелә.

“Ихлас” мәктәбенең өченче проекты “Мин журналист булам” дип атала. Татар телендә журналистика һөнәре нигезләре буенча онлайн-мәктәп 7-14 яшьлекләр өчен ике атнага бер тапкыр  үткәрелә башлаган.  Әлеге мәктәпнең җитәкчесе Рамилә Уваева белдерүенчә, һәр дәрестә махсус кунак булачак. Мәктәп эшчәнлегендә шулай ук “Республика матбугатына күзәтү”, “Журналистика жанрлары”, “Журналист этикасы”, “ Баш исем куярга өйрәнү”, “Фотога төшерү осталыгы”  кебек төрле тематик дәресләр үткәрелү дә күздә тотыла. 

“Балачак әдипләре” юнәлешендә татар телендә  иҗат итүче балалар язучылары һәм шагыйрләре белән очрашулар көтелә. Шундый очрашуларның икесе узган инде. Беренче кунаклары Алмаз Гыймадиев булса, икенче Галимҗан абый Гыйльманов онлайн очрашуга килгән. Язучы, әдәбият белгече Галимҗан абый Гыйльманов исә зоом мәйданчыгында язучының 30лап мәктәп белән берьюлы очрашу мөмкинлегенә сөенгән. Бу ел дәвамында шундый 12 язучы белән очрашып, элемтә корып аралашу мөмкинлеге дигән сүз бит.  Чакырылган кунаклар арасында Разил Вәлиев, Ренат Харис, Рафис Корбан, Равил Фәйзуллин, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәповалар булуы көтелә.  Шунысы үзенчәлекле: кайбер дәресләрдән биремнәрне үтәп тә җибәрергә кирәк. Әлбәттә, актив катнашучылар һәм биремнәр үтәүчеләрне ел азагында бүләкләү тантанасы көтәчәк.

“Салават күпере” һәм “Сабантууй” балалар журналларының баш мөхәррире, “Ихлас” мәктәбе җитәкчесе Зилә Фәйзуллина белдерүенчә, киләчәктә юнәлешләрнең саны арту ихтималы бар. Моның өчен татар телен әйбәт белә торган математик-физиклар да, бию осталары да күз уңында бар икән инде. 
Балалар журналларының онлайн проектлары пандемия чорында ук башланды. Күпчелек мәктәпләр, балалар бакчалары аларны үз итәргә дә өлгергән.  

Саба районы Шәмәрдән бистәсенең  3 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфинә Хәева белдерүенчә, алар бу дәресләрне махсус көтеп ала. Төркемдәге балаларның һәрберсе бик теләп катнаша икән. Онлайн дәресләр булса да, монда балаларның катнашуы, сораулар бирүе бик хуплана. Бала үзенең активлыгын шулай белдерә. Тәрбияче Гөлфинә Хәева кайбер балаларның шул ук күнекмәләрне өйләренә кайткач та ясауларын сөйли. Шулай ике яклы элемтә булганда гына әлеге дәресләрнең нәтиҗәсен күрергә мөмкин. “Ихлас” мәктәбенең эшчәнлеген телеграмм каналларда күзәтеп барырга, Ютубта кабат карарга була.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading