16+

Илсур Һадиуллин: "Укытучыны өйгә кайтып гаеплиләр икән, ул гаиләнең киләчәге юк"

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры журналистлар белән еллык йомгаклау матбугат конференциясе уздырды. Уку-укыту елы гадәттә майда төгәлләнә, сентябрьдә яңа уку елы башлана. Бу юлы исә ел дәвамында мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, даими язмалар, кызыклы тапшырулар әзерләгән һәм уртак проектлар алып барган журналистлар, репортерлар, редакторлар эшенә нәтиҗәләр ясалды.

Илсур Һадиуллин: "Укытучыны өйгә кайтып гаеплиләр икән, ул гаиләнең киләчәге юк"

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры журналистлар белән еллык йомгаклау матбугат конференциясе уздырды. Уку-укыту елы гадәттә майда төгәлләнә, сентябрьдә яңа уку елы башлана. Бу юлы исә ел дәвамында мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, даими язмалар, кызыклы тапшырулар әзерләгән һәм уртак проектлар алып барган журналистлар, репортерлар, редакторлар эшенә нәтиҗәләр ясалды.

Аларга яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасындагы актуаль вакыйгаларны мәгълүмати яктыртуда актив ярдәме, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы һәм иҗади эшчәнлеге өчен рәхмәт хатлары тапшырдылар. 
– Журналистлар эшебезне яктыртмаса, без күренмәс идек. Чынлыкта мәгариф өлкәсендә елны йомгаклау түгел, без ел нәтиҗәләрен август аенда ясыйбыз, – диде министр Илсур Һадиуллин каләм ияләрен якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап.
Министр ел дәвамында мәгариф өлкәсендәге башкарылган эшләргә, нигездә мәктәпләрдәге төзекләндерү, аш-су блокларын яңартылуына тотылган чыгымнарга тукталды. Республикада 167 мәктәп төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган. Киләсе елда шундый 143 белем йортында төзекләндерү эшләре җәеләчәк. Илсур Һадиуллин яңа уку елыннан кертелгән тәрбия сәгатьләренә, мөһим сөйләшү темаларына да киңрәк тукталды.
– Укытучы – үзе үк тәрбияче. Бездә тәрбия һәрвакыт булды. 30 ел идеология булмады. Патриотизмны сүз белән генә тәрбияләп булмый. Шуңа күрә мәктәпләргә шунда укып чыккан җитәкчеләр, үрнәк кешеләр килә. Без тере мисаллар белән дә тәрбияләргә тиеш. Гимн уйнаганда да хөрмәт һәм игътибар белән тыңларга өйрәнергә кирәк, – диде министр.
Матбугат очрашуында шулай ук кадрлар мәсьәләсе турында да сөйләшү булды. Министр әйтүенчә, мәктәпләргә белгечләр китерүне “Авыл укытучысы” программасы белән генә хәл итеп булмый. Татарстанда шундый килешү нигезендә 11 укытучы эшли. Безгә әле рус теле, математика, физика, химия, инглиз теле укытучылары җитми икән. Киләсе уку елында төп һәм урта белем бирү системасы гомумбелем бирү федераль программа буенча укытуга күчәчәк. Җәмгысе 6 фән – рус теле, рус әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, география, тормыш иминлеге дәресләре бердәй укытылачак дигән сүз бу. Башлангыч мәктәптә исә әдәби уку (рус телендә), рус теле, әйләнә-тирә дөнья буенча федераль программалар булачак. Бу дәресләргә эш программалары язу мәҗбүри түгел. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре дә федераль программага кертелгән. 70 ләп дәреслек татар теленә тәрҗемә ителгән. “Илебезнең теләсә кайсы почмагында татар балалары алардан файдалана ала. Безнең уку өчен өч юнәлеш бар – татар телле мәктәпләр укучылары өчен туган тел, рус телле мәктәпләр өчен татар теле һәм әдәбияты һәм Татарстан республикасының дәүләт теле буларак. Барлык юнәлешләр буенча да дәреслекләр һәм уку әсбаплары бар, иң мөһиме – балаларда һәм ата-аналарда туган телне өйрәнү теләге булсын», – диде министр. Ул республиканың барлык мәктәпләрендә дә туган телләрне өйрәнү, предметларны укыту һәм балаларны туган телләрдә укыту өчен шартлар тудырылуын әйтте.
Дәреслекләрдән тыш, укыту эшчәнлеге дә еш кына сораулар тудыра. Бигрәк тә шәхси мәктәпләрдә укыту дәрәҗәсе төрле. Министрлык әти-әниләр балаларны шәхси мәктәпләргә урнаштырганда аларның документларын, лицензияләрен тикшерүләрен сорый. Гаилә мәктәпләре шулай проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бүген 2500 дән артык гаилә мәктәпләре бар. Безнең бурыч – ул укучыларны мәктәпкә кайтару. Балалар сыйныфташлары арасында укырга тиеш. Алар нигездә дистанцион укыйлар. Мәктәпләре Мәскәүдә, яисә Санкт-Петербургта урнашкан. 9, 11 сыйныфта балалар анда укуларын дәвам итә алмый. Күбесе аккердитация үтмәгән. Ул балаларны кабат без алабыз”, – дип сөйли Илсур Һадиуллин читтән торып укуның нечкәлекләрен аңлатып. Мөгаен, һәрбер әти-әни дә ковид вакытында үзенә нәтиҗә ясагандыр. Бер үк вакытта өйдә укучыларның белемнәре кимүен дә ачыклаганнар.
Матбугат очрашуында шулай ук балаларның иминлеге, мәктәпләрне саклау темасы да кузгатылды. Без әле беребез дә куркынычсызлык мәсьәләсен читкә куя алмыйбыз. Илсур Һадиуллин һәркемне уяу булырга чакырды. Мәктәп тә, әти-әниләр дә, хәтта урамдагылар да игътибарлы булсак иде. Сүз дә юк, мәктәпне тимер рәшәткәләр эченә генә кертеп куя булмый. Мәктәп тә бит шушы җәмгыятьтән аерылмаган. Очрашуда мәгариф өлкәсендә күп проблемаларны ачыкларга тырыштык. Күпме генә сөйләшсәк тә, сүзебез тәрбия темасына кире әйләнеп кайтты. Бигрәк тә мәктәпләрдә яшьләр оешмасы хәрәкәтенең ныгып китүенә бәйле дә төрле фикерләр туды. 
– Соңгы вакытта бик эгоист балалар тәрбияләдек бугай. Укытучыны өйгә кайтып гаеплиләр икән, ул гаиләнең киләчәге юк. Гомер буе кемнедер гаепләп яшәргә корылган тормыш булачак. Бала башта укытучыны, аннан әти-әнисен гаепли башларга мөмкин. Тәрбия мәсьәләсе өйдән башлана. Өлкәннәргә хөрмәт булырга тиеш. Рухи кыйммәтләр югала бара. Виртуаль дөньяда яшибез. Бер-бербезгә карата сабырлыгыгыбыз да 10 гына минут икән. Балалар белән күбрәк аралашыйк. Иң мөһиме – тәрбия. Мин моны министр булганга гына әйтмим”, – диде Илсур Һадиуллин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading