16+

Кадрлар проблемасын мәктәптән үк хәл итәргә кирәк

Татарстанда мәктәп укучылары арасында профессиягә карата игътибарны арттыру максатыннан PROинтерес дип аталган һөнәр фестивале уздырылачак. Анда 10 яшьтән башлап 21 яшькә кадәр катнашырга мөмкин.

Кадрлар проблемасын мәктәптән үк хәл итәргә кирәк

Татарстанда мәктәп укучылары арасында профессиягә карата игътибарны арттыру максатыннан PROинтерес дип аталган һөнәр фестивале уздырылачак. Анда 10 яшьтән башлап 21 яшькә кадәр катнашырга мөмкин.

Төрле юнәлештәге белгечләргә бүген зур кытлык бар. Һәр оешмага диярлек яшь кадрлар кирәк. Тар белгечлекләргә яшьләрне тарту зур проблема булып тора. Бу фестивальне дә уздыру юктан гына барлыкка килгән чара түгел. Республика хакимияте белән берлектә Татарстанның 14 зур компаниясе катнаша анда.

Араларында Нәфис Косметикс, ТрансТехСервис, Татфармпрепараты кебек партнерлар бар. Оештыручылар әйтүенчә, кадрлар проблемасын мәктәптән үк хәл итәргә кирәк. Профессия килү, булачак һөнәр белән кызыксыну да укучыларда кими бара. Бу хакта да сүз кузгаттылар. 70 процент мәктәп укучысы киләчәктә кем булачагын күз алдына китерә алмый. Балаларда һөнәргә карата кызыксыну кими бара. Шул максаттан чыгып әлеге фестиваль үткәреләчәк.

- 1 марттан 15 апрельгә кадәр фестиваль кысаларында кайбер һөнәрләр турында уйланырга мөмкин булачак. Укучылар үз проектларын тәкъдим итә ала. Реаль партнерлардан килгән реаль биремнәрне үтәячәкләр, - дип сөйли фестивальнең җитәкчесе Марат Исмәгыйлов.

Фестиваль кысаларында  офлайн мастер-класслар, интеллектуаль уеннар булачак. Фестиваль-ярышның төп өлеше онлайн үткәреләчәк. Катнашучылар компьютер, төрле гаджетлар аша керә алачак. Челлендж сайлыйсың, катнашу тәртибен укыйсың,  проект әзерләп шунда тәкъдим итәсең. Шуннан сезнең эшләрегез сайлап алыначак. Биредә төрле юнәлешләр бар, катнашу мөмкинлеге дә төрле. Класслап, төркемләп, гаилә белән дә катнашырга була. Фестиваль турында https://newround.ru/pro сайтыннан тулырак белешергә була.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading