16+

Казанда халыкара белем бирү форумы старт ала

8-9 июньдә Казанда узачак «Киләчәкне формалаштыру» Халыкара мәгариф министрлары форумына 31 дустанә ил делегациясе килде. Бу зур чарада барлыгы 101 чит илдән вәкил катнаша. Форумны үткәрү илебезнең мәгариф системасының уңышларын күрсәтергә, мәгариф өлкәсендә эшләүче чит ил җитәкчеләренә илебезнең алдынгы тәҗрибәсен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Казанда халыкара белем бирү форумы старт ала

8-9 июньдә Казанда узачак «Киләчәкне формалаштыру» Халыкара мәгариф министрлары форумына 31 дустанә ил делегациясе килде. Бу зур чарада барлыгы 101 чит илдән вәкил катнаша. Форумны үткәрү илебезнең мәгариф системасының уңышларын күрсәтергә, мәгариф өлкәсендә эшләүче чит ил җитәкчеләренә илебезнең алдынгы тәҗрибәсен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Катнашучы илләр арасында Мисыр, Катар, Бразилия, Оман, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сүрия, Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Мьянма, Куба, Венесуэла, Белоруссия, Әрмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм башкалар бар.
“Илебездәге мәгариф системасы – дөньяда иң яхшыларының берсе. Бездә чыннан да уникаль тәҗрибә тупланган. Аны башка хезмәттәшләребез белән уртаклашырга мөмкинлек бар. Без аларның уртак эш белән кызыксынуларын күрәбез. Халыкара мәгариф министрлары форумында катнашучыларга Россия белгечләренең уникаль проектлары белән танышу, илебездә классик педагогика һәм заманча фәннең мөһим казанышларына нигезләнгән суверен мәгариф системасының ничек төзелүен күрү файдалы булыр дип ышанам. Форумны үткәрү – заманның актуаль чакыруларына җавап табу өчен искиткеч мөмкинлек», – дип билгеләп үтә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.

Форумны үткәрү илебезнең мәгариф системасының уңышларын күрсәтергә, мәгариф өлкәсендә эшләүче чит ил җитәкчеләренә илебезнең алдынгы тәҗрибәсен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Форум алдыннан мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасында белем бирү үзенчәлекләре һәм Россиянең иң яхшы практикалары белән танышу өчен делегация башлыклары белән берничә эш визиты узган иде. Серб Босния һәм Герцеговина Республикасы Мәгариф һәм мәдәният министры Желька Стойчич Иннополис Университетында булды.  
– Иннополис кебек инновацион кластер форматындагы алым би үзенчәлекле. Анда университет та, тулай тораклар да, спорт компонентлары да бергә берләштерелгән, безгә бик кызыклы. Без монда үз студентларыбызны җибәрергә уйлыйбыз, – диде ул.

Сәфәренең бурычлары турында Мали Республикасы Милли мәгариф министры киңәшчесе Огюстен Пудиуго менә ниләр сөйли: «Безнең монда булуыбызның төп максаты – хезмәттәшлекне җайга салу, илебез яшьләре өчен киләчәк мәгарифне оештыру турында уйланабыз. Үзебезнең мәгариф системасының үзгәртеп кору һәм реформалаштыруга мохтаҗ булуы турында сөйли алам. Минемчә, бу форумда без үзебезгә кирәкле юнәлештә барырга ярдәм итәчәк идеяләрне күрә һәм үзләштерә алырбыз. Бу форум ярдәмендә мин монда булган дәүләтләрнең мәгариф өлкәсендә төрле күзаллауларны һәм төрле ысулларны чагыштырырга мөмкинлек алачакмын».

Эшлекле программа барышында катнашучылар икътисадны үстерүдә мәгарифнең роле, сыйфатлы белем бирүнең уңайлылыгы, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, физик мөмкинлекләре чикле балалары белән эшләү, башка илләрдә рус телен укыту турында да фикер алышачаклар. Алар үзләренең уңышлары белән уртаклаша, ике яклы хезмәттәшлекне җайга сала, Россиянең алдынгы мәгариф технологияләрен бәяли һәм илебезнең мәдәни мирасы белән таныша алачак.
Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading