16+

Кемнәр өч көн алдан укыды?

Ниһаять, кышкы каникуллар тәмам. Бүгеннән башлап барлык мәктәпләрдә укулар башланып китте. Билгеле булганча, кемнәрдер инде атна башыннан ук укырга йөри. Өч көн алданрак укырга өлгерүчеләрнең кемнәр икәнен дә белештек.

Кемнәр өч көн алдан укыды?

Ниһаять, кышкы каникуллар тәмам. Бүгеннән башлап барлык мәктәпләрдә укулар башланып китте. Билгеле булганча, кемнәрдер инде атна башыннан ук укырга йөри. Өч көн алданрак укырга өлгерүчеләрнең кемнәр икәнен дә белештек.

–Кызым 2 сыйныфта укый. Икенче чирекне 29 декабрьдә генә дә тәмамладылар. Укырга инде 10 гыйнварьдан ук керештеләр, – дип сөйли хезмәттәшебез Лилия Гайнуллина.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының эш вакытында үз-үзен тоту кагыйдәләренең үтәлүе һәм бәхәсле очракларны җайга салу буенча комиссиясе каникуллар башлану һәм тәмамлану даталары тәкъдим итү характерына ия, дип белдерә. Шуңа бәйле рәвештә, каникуллар башлану һәм тәмамлау датасы гомуми белем бирү оешмасы тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә. Министрлык белдергәнчә, мәгариф оешмасы тарафыннан календарь уку графигын формалаштырганда уку елының һәм каникулларның дәвамлылыгы әти-әниләр һәм укыту советлары белән киңәшләшеп эшләнә.

Быелгы уку елында билгеләнгән график буенча кышкы каникулларда 14 көн ял (29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр) каралган. Ә менә язгы каникулда 9 көн (28 марттан 5 апрельгә кадәр) ял итәргә мөмкин булачак. Билгеле булганча, беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар да бар. Ул 7сеннән 13 февральгә кадәр була.

Дәүләт Думасында кышкы каникулларны бер атнага озынайтырга дигән тәкъдим дә керткәннәр иде. Соңрак бу үзгәрешләр илдәге эпидемилогик хәлгә һәм мәгариф министрлыгы кабул иткән карарга бәйле булачагын хәбәр иттеләр. Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов барлык мәктәпләрдә икенче чирекнең 10 гыйнварда башланачагын, ә ялларның дәвамлылыгын төбәкләр үзләре хәл итәчәген белдерде. Дистантка күчү-күчмәү шулай ук илдәге эпидемилогик хәлгә бәйле булачак. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко илдә «омикрон»-коронавирус штаммы йоктырган балалар саны ике тапкырдан да артканын хәбәр иткән иде.

Моннан тыш балалар арасында COVID белән кабат авыру очраклары саны арткан.

Кышкы каникулларга мәктәп укучылары күп кенә төбәкләрдә иртәрәк китте. Мәгариф министрлыгы кышкы каникулларны озайту турындагы тәкъдимне хупламаса да, кайбер төбәкләрдә укучылар өчен каникуллар дәвам итә, әмма кышкы ялны озайту турында рәсми гаризалар әлегә күп түгел. Башкортстанда грипп һем ОРВИ буенча эпидемиологик хәлләр начар булу сәбәпле, төбәктә каникуллар 16 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк һәм укучылар 17 гыйнвардан укуга чыгачак.

Казакстанда протестлар һәм тәртипсезлекләр укучыларга яңа ел бәйрәмнәреннән соң дәресләргә вакытында керешергә мөмкинлек бирми. Илнең мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, укучылар өчен кышкы каникуллар 17 гыйнварга кадәр озайтылган. Көллият һәм югары уку йортлары студентлары тагын да соңрак 24 гыйнварда чыгачак. Педагоглар исә бу вакытта эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading