Шәһри Казан

Мәгарифнең авырткан җире: акыллы балалар читкә китә, укытучылар татар телен белми, мәктәпләргә психологлар җитми

Республикада яшь белгечләр өчен төрледән-төрле шартлар булдырылган дип сөйләсәк тә, «акыллы баш»ларның читкә китүе әле дә авырткан мәсьәлә. Әйтик, быел бездә 117 бала бердәм дәүләт имтиханнарыннан йөзәр балл җыйды. Шуларның яртысы гына Татарстанда белем алырга кала, калганнары читкә китә. Акыллы балаларны республикадан җибәрмәскә! - 50 процент бик зур сан! Бу...

Реклама

Республикада яшь белгечләр өчен төрледән-төрле шартлар булдырылган дип сөйләсәк тә, «акыллы баш»ларның читкә китүе әле дә авырткан мәсьәлә. Әйтик, быел бездә 117 бала бердәм дәүләт имтиханнарыннан йөзәр балл җыйды. Шуларның яртысы гына Татарстанда белем алырга кала, калганнары читкә китә.

Акыллы балаларны республикадан җибәрмәскә!

- 50 процент бик зур сан! Бу - безнең уку йортлары абитуриентлар белән аралашмый, аларны кызыксындырмый дигән сүз. Без акыллы укучылар өчен көрәшергә тиеш! Ике фәннән йөзәр балл җыйган кызыбыз Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка да китмәгән, ә Самара медицина университетына укырга кергән. Бездәге уку йорты начарракмы? Юк, бу - вузлар абитуриентларны җәлеп итми дигән сүз. Энгель Нәвапович (Татарстанның мәгариф һәм фән министры. - авт.), бу - сезнең дә хата. Республика вузлары җитәкчеләре дә сәләтле балалар белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш, - дип, борчуларын җиткереп тәнкыйтьләде Президент Рөстәм Миңнеханов.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Мөслимдә узган «Татарстан Республикасы мәгариф системасының милли һәм тәрбияви киңлекләре» август киңәшмәсенең пленар утырышында күтәрелгән проблемаларның берсе генә әле бу.

Президент басым ясаган тагын бер авырткан җир - республиканың бер генә уку йортының да 2016 елда «Россиянең иң яхшы 20 вузы» исемлегенә кермәве. Әлеге исемлеккә кергән уку йортларында уртача кабул итү баллы 81-95 булган. Ә менә бюджетка иң күп укучылар кабул иткән Казан технологик университетның (КНИТУ) уртача БДИ баллы 62не генә тәшкил итә. Без рейтингта бары 34нче урында гына.
Президент сүзләренчә, республика ел саен мәгариф өлкәсенә кагылышлы барлык федераль проектларда катнаша. Шуның аркасында мәгариф өлкәсенә федераль бюджеттан 2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу өлкәдә эшләүне дәвам итәргә кирәк, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләренә әзерләүче ресурс үзәкләренә дә тукталып китте. Хәзерге вакытта бездә 25 үзәк эшли, якын киләчәктә тагын бишесе ачылырга тора. Республика җитәкчесе сүзләренчә, бу үзәкләр һәр районда булырга тиеш түгел. Алар эре предприятиеләр белән хезмәттәшлек иткәндә генә нәтиҗәле булачак. Киләчәктә Рөстәм Миңнеханов ресурс үзәкләрен предприятие белгечләрен әзерләячәк уку йортлары буларак күрә. Ә районнарда ресурс үзәге урынына күп функцияле үзәкләр альтернатива булып торачак.

WorldSkillsта да без ил буенча лидер булуга карамастан, әле дөньякүләм дәрәҗәдә артта барабыз.
- Ресурс үзәкләре халыкара стандартлар буенча укыта башларга тиеш. WorldSkills - мода түгел, берәүне дә шаккатырырга җыенмыйбыз. Ул - эшче һөнәрләрен үстерү чарасы, - диде Президент.

Балалар - инглиз, укытучылар татар телен белми

Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та үзе җаваплы өлкәнең авырткан җирләрен барлады.
Министр укучыларны - инглиз теле, ә укытучыларны татар телен яхшы белми дип белдерде.

- Ел саен үткәрелгән тест 4, 6, 8нче сыйныф укучыларының инглиз телен тиешле дәрәҗәдә белмәвен күрсәтә. Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында республика командасы да уңышлы чыгыш ясамады. Киләсе елга апрель аенда әлеге олимпиада бездә Казанда үткәреләчәк. Шуңа да укучыларның да, укытучыларның да тиешле дәрәҗәдә әзерлеге сорала. Киләсе елда барлык X сыйныф укучылары инглиз теле буенча тест узачак, сөйләм мөмкинлекләрен күрсәтәчәкләр. 2022 елдан Россиядә чит телләр буенча имтихан мәҗбүри булачак, бу тестлар - шуңа әзерлек, - диде Энгель Фәттахов.

Уку йортын тәмамлаган һәр яшь укытучы үз теләге белән сертификацияләү уза. Быел яз көне 236 мөгаллим шундый сынауда катнашкан, ләкин нәтиҗәдә аларның нибары 8 проценты гына сертификатлы булган. Министр Казан федераль университетының, Чаллы уку йортының укытучылар әзерләүдә хилафлыклары бар дип белдерде.
Белем бирү буенча Алексеевск, Әгерҗе, Әлки, Баулы, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Аксубай, Менделеевск, Тәтеш, Тукай, Чистай, Чүпрәле, Чирмешән районнары - кара исемлектә. Уку елы башыннан әлеге мәктәпләрнең артта калу сәбәпләрен тикшерәчәкләр. Районнарда милли мәгариф тә аксый.

- Укытучыларның күбесе татар телендә дәрес алып бара алмый. Әйтик, Казанның 40 мәктәбендә 24 укытучы гына татар телен камил белә. Райондагы методик хезмәткәрләрнең, мәктәп җитәкчеләренең тиешле дәрәҗәдә эшне оештыра алмаулары аркасында уку-укыту барышы рус теленә күчте. Мондый хәл Менделеевскиның 7нче мәктәбендә күзәтелә. Биредә укытучылар предметларны татар телендә укытырлык дәрәҗәдә белми. Нурлатның 4нче мәктәбендә 16 педагог татар телен сөйләм дәрәҗәсендә генә белә. Казанның 16нчы гимназиясендә дә шундый ук хәл. Соңгы ике елда тиешле нәтиҗәләр күрсәтә алмау сәбәпле, ун татар база мәктәпләрендә яңа җитәкчеләр билгеләнде. Әтнә, Саба, Апас, Кайбыч кебек районнарда милли мәктәпләрдә белем алган укучыларның туган телләрендә БДИ бирү мөмкинлеге бар, ләкин бер генә укучы да имтиханын татар телендә тапшырмады. Безгә икетелле өлкәдә белем бирүче укытучылар җитми, - диде Энгель Фәттахов.

Татар мохитле үрнәк мәктәп

Казанның Совет районында урнашкан Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова балаларны татар мәктәпләрендә укыту өчен уку йортының башкаларга үрнәк булып торуы мөһим дип белдерде. Кайчандыр 39 баладан гына башлаган әлеге мәктәп хәзер 600дән артык укучыга белем бирә. Күрсәткечләре дә горурланырлык. Быел татар теле һәм информатика буенча ике гимназия укучысы БДИдан 100 балл җыйган.

- Сәләтсез бала юк. Бездә барлык өлкәләрне дә колачлаган 23 түгәрәк эшли. Укучылар башлангыч сыйныфтан ук шахмат уйнарга өйрәнә, кул эшләре, робототехника буенча дәресләр ала. Ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, - диде Рәхимә Арсланова.

Мөслим мисалында

Август киңәшмәсендә катнашкан җитәкчеләр мәгариф өлкәсендә үрнәк район буларак Мөслимне атадылар. Чараның биредә үткәрелүе дә шуңа ишарәли. Район башлыгы Рамил Муллин да үсешне мәгариф тармагында күрә.

- Балачактан алынган тәрбияне бөтен дөнья да үзгәртә алмаячак, - дип, Ризаэддин Фәхретдин сүзләре белән башлап җибәрде чыгышын район җитәкчесе. - Мөслим белем һәм тәрбия үзәге булырга тиеш. Шул максаттан без балаларны хезмәт белән тәрбиялибез. «Чиста Мөслим» проекты укучыларга экологик дәрес бирә. «Сәламәт Мөслим» проекты кысаларында медицина гына түгел, спорт мәйданчыклары да сафка бастырыла. Ә Сабантуй бәйрәмнәрен бездә балалар оештыра. Һәр мәктәп музеенда районыбыз горурланырлык тарих саклана. Мөслимдәге чисталык-пөхтәлек балаларны кечкенәдән матурлыкны күрергә өйрәтә.

Мәктәпләргә психологлар җитми

Энгель Фәттахов мәктәпләрнең дүрттән бер өлешендә балалар белән эшләүче психологлар җитми дип тә белдерде. Алабуга районының «Шанс» психологик-педагогик һәм медицина-социаль үзәге директоры Светлана Корочкина да чыгышында бу кытлыкка басым ясады.

- Республикада психологик һәм психик тайпылышлары булган балалар саны ел саен арта. Барлык мәктәпләрдә дә профессиональ психологлар юк. Табиблар безгә астма, шикәр авыруы, невроз кебек психо-соматик авырулар белән интегүче балаларны да алып килә. Без колак авырткач хирургка бармыйбыз бит, лорга мөрәҗәгать итәбез. Мәктәптә психологлар белән дә шул ук хәл. Бала көн дәвамында аның белемнәрен бәяләүче укытучысы алдында күңелендәгесен ачып сала алмый, кыенсына. Бу эшне укытучы түгел, психолог башкарырга тиеш, - диде ул. Аннан Президентка: «Барлык психологик тайпылышлар балачактан башлана. Олы проблемалар бала вакытта чишелмәгән кечкенә проблемалардан туа. Рухи яктан сәламәт, бәхетле балалар үстерү өчен мәктәпләргә психологлар кирәк», - дип мөрәҗәгать итте.

Киңәшмәдән һәр район мәгариф идарәсе вәкилләре яңа машинада кайтып китте. Татарстан Президенты аларга 45 җиңел машина тапшырды. 14 район балаларны йөртү өчен микроавтобуслы булды.

Сүз уңаеннан

- Киләсе елга республикада 7 балалар бакчасы төзеләчәк. 2016 елда мәктәпләрдә капиталь ремонт программасы төгәлләнде, хәзер балалар бакчаларына капиталь ремонт программасы гамәлгә керәчәк.
- Укытучыларга бирелгән 17 500 ноутбук яңартылачак.

- Республика Россия күләмендә WorldSkills буенча икенче урында бара. Быел безнең студентлар Россия чемпионатында 13 алтын, 8 көмеш, 5 бронза, 7 «осталык» медальләре яулады. Әбу-Дабида узачак дөнья чемпионатында 8 укучыбыз катнаша.
- Бөгелмә - районнар арасында белем бирү өлкәсендә беренче урында.

- 2018 елда Татарстанда PISA Белем бирүнең халыкара чагыштырма тикшерүе уза. Республикадан тыш бу проектта Мәскәү дә катнашачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: