16+

"Мәктәптә интерактив такта түгел, ә педагог төп кеше булып калачак..."

Бүген белем бирү сыйфатын үстерү, туган телләрне өйрәтү, сәләтле укучыларны ачыклау, ятим балаларны тораклы итү кебек юнәлешләрне гамәлгә ашыруда алты федераль һәм өч республика программасы эшли. «Мәгариф», «Демография», «Фән һәм университет», «Цифрлы икътисад» кебек илкүләм проект һәм программаларга федераль бюджеттан 11 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

"Мәктәптә интерактив такта түгел, ә педагог төп кеше булып калачак..."

Бүген белем бирү сыйфатын үстерү, туган телләрне өйрәтү, сәләтле укучыларны ачыклау, ятим балаларны тораклы итү кебек юнәлешләрне гамәлгә ашыруда алты федераль һәм өч республика программасы эшли. «Мәгариф», «Демография», «Фән һәм университет», «Цифрлы икътисад» кебек илкүләм проект һәм программаларга федераль бюджеттан 11 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Мәктәп, балалар бакчаларын, ашау-эчү блокларын, спорт залларын һәм авыл мәктәпләрен капиталь төзекләндерү ел дәвамында алып барыла. Заманча мәктәпләр төзелә. Цифрлаштыру елы уңаеннан  “Үсеш ноктасы” юнәлешен көчәйтү, балалар технопарклары һәм “Кванториум” мәктәпләре эшчәнлеген оештыру, IT-клублар  ачу, компьютерлаштыру  эше дәвам итәчәк. Апас  урта мәктәбе директоры Гузәлия Зыятдинова әйтүенчә, авыл мәктәпләре дә шәһәрдәгеләрдән калышмый хәзер. Хәтта федераль дәрәҗәдә грантларда катнашу, предмет олимпиадаларында җиңү өчен дә бернинди киртәләр юк. 

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, еллык эшчәнлек уңай бәяләнерлек. Әмма чишеләсе проблемалар да бар. Беренчедән, белемнең сыйфаты буенча эшне дәвам итәргә кирәк.  Бу хакта  “Мәгарифнең яңа үсеш формалары фонды” федераль агентлык җитәкчесе  Роман Ершов та басым ясап әйтте. “Федераль үзәк материаль-техник базаны ныгыту буенча зур эш алып бара. Әмма белемнең сыйфаты һәрбер төбәкнең үзенә бәйле. Һәрбер мәктәп бу мәсьәләдә үзе эшләргә тиеш”, – диде ул. 

Бер үк вакытта кадрлар кытлыгы мәсьәләсе дә барлыгын инкарь итә алмыйбыз. “Авыл укытучысы” программасы уңышлы гына эшләп киткән иде кебек. Быел тагын 10 укытучыга квота каралган. Әмма укытучылар җитмәгән мәктәпләр шактый әле. Мәсәлән, Апас  мәктәбенә физика укытучысы кирәк икән. Казан мәктәпләре программага кермәсә дә, башлангыч сыйныф укытучылары җитешмәгәнен беләбез.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та мәгариф тармагында кадрларга кытлыгы булачагын әйтте.
– Мәгариф өлкәсендә кадрлар җитмәячәк.  Мәктәпне тәмамлаучылар да укытучы булырга атлыгып тормый, – диде Илдар Гыйльметдинов. Моның өчен укытучыларга хезмәт хакын арттыру, тораклы итү, социаль ярдәм мәсьәләрен дә кабаттан карарга кирәк, диде ул.

– Интерактив такта түгел, ә педагог төп кеше булып калачак. Шуны аңламасак, тырышлык бушка китәчәк, – диде депутат  Илдар Гыйльметдинов.  Депутат бу мәсьәләләр буенча эшче төркем булдырылганын әйтте.

Ул шулай ук туган телләр мәсьәләсе буенча да үз фикерләреен җиткерде. “Туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак, – диде ул. – Башлангыч мәктәп өчен тагын 150, урта мәктәп өчен 300 сәгать өстәләчәк. Туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак. Кемдер өстәмә теләсә, вариатив өлеше дә арттырылачак”, –дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading