Шәһри Казан

Рафиковта кунакта

Белгәнебезчә, XIX гасыр ахыры - ХХ йөз башында Идел буе татарлары арасында мәгърифәтчелек һәм аң-белем тарату эше аеруча югары дәрәҗәгә күтәрелә. Ул чорда укый-яза белмәгән татар бик сирәк була. Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхретдин, Исмәгыйль Гаспринский, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди кебек бөек мәгърифәтчеләре булган халыкның белемгә омтылуы гаҗәп тә түгел анысы....

Реклама

Аларның берсе - Иж-Бубый мәдрәсәсе мөгаллимәсе Мөхлисә Бубый белән Камал театры куйган «Үлеп яратты» спектакле аша танышкан идек инде. Киң катлау халыкка билгеле булмаган тагын бер татар мәгърифәтчесе Габдрахман Рафиков турында исә мин Казан шәһәре Киров районында урнашкан 4 нче гимназиядә узган бер кичәдә белдем.
Гимназия җитәкчелеге һәм укытучылары Киров районының Бишбалта бистәсендә яшәгән әлеге олуг мөгаллимнең юбилей датасына битараф кала алмаганнар. Аның оныклары Сафия, Наилә һәм Рәим Рафиковларны, аларның гаиләләре белән аралашып яшәгән композитор Әнвәр Шәрәфиев, концертмейстер Илдар Арслановны, журналист Ренат Бикбулатовны, мөгаллимнең хезмәтләрен өйрәнүче педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Мортазинаны, Бишбалта бистәсеннән кунаклар чакырып, Габдрахман Рафиковның тууына 140 ел тулуга багышланган матур кичә оештырды. Килгән кунаклар олуг мөгаллим, татар мәктәпләре өчен ана теле дәреслекләре авторы, җәмәгать эшлеклесе Габдрахман Рафиков турында истәлек-хатирәләре белән бүлеште. Аларның сөйләүләренә караганда, Габдрахман Рафиков шул чорның Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Гадел Кутуй, Хәсән Туфан кебек билгеле шәхесләре белән аралашып яшәгән. Фатих Әмирхан белән ул татар мәктәпләре өчен «Ана теле» дәреслеген төзегән. Киров районының рабфагында, күн заводы каршындагы кичке мәктәптә укыткан. 1924 елда Татарстан халык мәгариф комиссариаты президиумы әгъзасы булып сайланган. Хөкүмәт, хезмәтләрен югары бәяләп, Рафиковка Хезмәт Герое исемен бирә.
Үз чорының билгеле шәхесе булган мәгърифәтченең оныгы Наилә Рафикова бабасының исемен мәңгеләштерү буенча күп эшләр башкарган. Аның турындагы документларны җыеп, китап бастырган. Казанның бер урамына Габдрахман Рафиков исемен бирдерткән.
Ләлә Мортазина үзенең чыгышында мәгърифәтченең ничек халык укытучысы дәрәҗәсенә күтәрелүе, гаиләсенең бик кунакчыл булуы, укучыларының остазларын хөрмәт итүләре турында сөйләде.
Композитор Әнвәр Шәрәфиев һәм концертмейстер Илдар Арсланов мәгърифәтченең гүзәл традицияләрен балалары һәм оныклары дәвам итүен билгеләп үтте. Шулай ук алар тамашачыларга пианинода татар җырларын да башкарды. Гимназия укытучылары Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» спектакленнән - өзек, укучылар исә «Рафиковта кунакта» дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Шулай ук Габдрахман Рафиковның «Ана теле» дәреслегеннән өзекләр дә укылды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: