Шәһри Казан

Рәмзия Бәшәрова: «Авыл җирендә укытучы уч төбендә кебек»

Бүләкләрне «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов һәм «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов тапшырды. (Фото: magarif-uku.ru) «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесен укытучылар җылы кабул итте. Конкурсның беренче этабында 500гә якын кеше катнашса, финал өлешендә бары ун кеше генә сайлап алынды. Җиңүчеләрне «ТАТМЕДИА» бинасында котладылар, аларга «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык...

Бүләкләрне «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов һәм «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов тапшырды. (Фото: magarif-uku.ru)

«Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесен укытучылар җылы кабул итте. Конкурсның беренче этабында 500гә якын кеше катнашса, финал өлешендә бары ун кеше генә сайлап алынды. Җиңүчеләрне «ТАТМЕДИА» бинасында котладылар, аларга «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тә үз теләкләрен җиткерде.

Бәйгедә беренче урын алган Кукмара районының Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Бәшәрова үз эшләрен җибәргәндә җиңүче буласын күз алдына да китермәгән.

- Рәмзия ханым, бәйгедә катнашу тарихыгыз турында сөйләп китсәгез иде.
- «Мәгариф» журналының апрель санында минем «Авыл мәктәбе ничек яши?» дигән мәкаләм басылып чыкты. Ә май аенда журнал «Авыл укытучысы» бәйгесен игълан итте. Мин үземне бу бәйгедә катнашырга тиеш дип санадым. Журналга эссемны җибәрдем. Күпчелек әлеге эштә авыл мәктәбенең проблемаларын күрсәткән иде, ә мин, киресенчә, авыл мәктәбенең өстенлекләрен ачарга тырыштым.

- Сезнеңчә, бүген замана авыл укытучыларының төп проблемалары нидән гыйбарәт?
- Беркемгә дә сер түгел, бүген авыл мәктәпләре гаять зур авырлыклар кичерә. Кызганыч, аларның чиге күренми, киресенчә, хәл катлаулана гына бара. Илдә мәктәпләрнең 70 процентын авыл мәктәпләре тәшкил итә, аларда укучыларның өчтән бер өлеше белем һәм тәрбия ала. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә соңгы 15 елда авыл мәктәпләренең саны 6,6 меңгә кимегән. Авылда эш урыннары булмау сәбәпле, ир‑атлар гаиләләрен калдырып читтән эш эзләргә мәҗбүр. Шуңа күрә яшьләрнең күбесе авылны яратсалар да, шәһәрдә төпләнеп калу ягында. Шәһәрдә балага белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар да җитәрлек. Анда күңелеңә ошаган мәктәпне сайларга да, сәнгать, спорт мәктәпләренә йөрергә дә, телисең икән, театр, кинотеатрларга йөреп, рухи азык алырга мөмкинлекләр бар. Шулай да, авыл мәктәпләрен сакларга кирәк. Авыл гөрләсә, мәктәп яшәр. Мәктәбе булган авыл юкка чыкмас.

Реклама

- Беренче тапкыр укытучы буларак мәктәп бусагасын атлап кергән көнне хәтерлисезме?
- Студент вакытта Казан шәһәренең 55 нче номерлы мәктәбендә гарәп теле укытырга барган идем. Ул вакытта Казанда татар мохите хөкем сөрә иде. Мәктәпләрдә татар теле, гарәп телләре күпләп керә торган чор. И-и, күңелле вакытлар!Мине мәктәптә бик җылы каршы алдылар. Өлкән укытучылар, студент кына булуыма карамастан, мине үз ишләре кебек кабул итте. Укучыларым да гарәп телен бик кызыксынып өйрәнде. Бик сагынам анда эшләгән елларымны.

- Авыл җирендә һәркемнең тормышы уч төбендә кебек. Укытучы буларак сез балаларның мәктәптән тыш тормышы белән кызыксынасызмы?
- Әлбәттә. Һәр бала - шәхес. Һәркайсына аерым игътибар кирәк. Бала иң беренче тәрбияне гаиләдә ала. Шуңа күрә бу мәсьәләдә әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торырга тырышам. Беләсезме, иң кызыгы һәм иң авыры да шунда - авыл җирендә укытучы һәм аның гаиләсе дә уч төбендә кебек. Ул үзе башкаларга үрнәк булырга тиеш, аның гаиләсе дә, балалары да ниндидер бер кыса эчендә шикелле. Шул кысадан чыксаң, синең укытучы буларак дәрәҗәң төшә.

- Вакыт үткән саен балалар да, укыту системасы да үзгәрә. Замана укытучысы таләпләренә туры килер өчен нинди эш башкарасыз?
- Бөтен яңалыкларның эчендә кайнарга тырышам. Гомумән, авыл мәктәпләренә бүген заманнан артта калмый яшәү бурычы тора. Балаларга төпле белем һәм тәрбия бирер өчен бар көчне салырга туры килә. Мәгариф бүген авыр чор кичерә: реформалар эчендә кайнап яши. Ул реформаларның нәтиҗәсен без дистә елдан беләчәкбез. Ә бүген укытучылар алдында белем учагын сүндерми, саклап калырга тырышу бурычы тора. Бурыч авыр, аны көчлеләр генә башкара ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: