16+

Татарстанда “Укытучылар һәм остазлар елы”на старт бирелде 

Бүген республикада “Укытучылар һәм остазлар елы” рәсми рәвештә ачылды. Аның ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Тантаналы чарага республиканың Халык укытучылары, танылган педагоглар, укытучылар династиясе вәкилләре килгән иде.

Татарстанда “Укытучылар һәм остазлар елы”на старт бирелде 

Бүген республикада “Укытучылар һәм остазлар елы” рәсми рәвештә ачылды. Аның ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Тантаналы чарага республиканың Халык укытучылары, танылган педагоглар, укытучылар династиясе вәкилләре килгән иде.

– Бүген республикабызда шундый зур бәйрәм. Укытучыларыбызны һәм остазларыбызны хөрмәт итеп, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән елны республика Рәисебез Рөстәм Миңнеханов белән берлектә ачып җибәрдек. Бүген биредә гомерен балаларны тәрбияләүгә багышлаган, балаларны яраткан, хөрмәт иткән, үзләренең тормышларын бары тик мәгариф системасы белән бәйләнгән кешеләр җыелган. Бу бик күңелле хәл. Бүгенге чараның төп максаты – укытучылар һөнәренә булган мәхәббәтне үстерү һәм арттыру, - дип белдерде Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Ул бүгенге чараның шушы системада эшләп, шуңа гомерен багышлаган, берничә буынны тәрбияләп чыгарган остазларыбызга рәхмәт әйтүдән башлануын билгеләп үтте. Билгеле, министр ассызыклаганча, безнең республикабызда бу елны башлар алдыннан күп эшләр эшләнде. Мәктәпләр, балалар бакчалары төзелеп тора. Яшьләр белән эшләүнең төрле юнәлешләре үсә.

– Студентларны укып чыккач, мәктәпләргә җибәрү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә 745 студент-педагогның яртысы – полингваль юнәлештә укучылар. Аларның 88 проценты мәктәпләргә кире кайта. Ай саен 15 мең стипендия алып укучылар, мәктәпләргә кайтып, 5 ел дәвамында көчләрен биреп эшли башлыйлар һәм төпләнеп калалар икән, моннан да зур бәхет һәм мәктәп өчен табыш юктыр дип уйлыйм. Шуңа күрә укытучыларны хөрмәт итик һәм яратыйк. Аларга булган мөнәсәбәтне арттырыйк, – диде министр.

Тантаналы чара барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогларга күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. 

– Сезнең һөнәр – иң мәртәбәле, иң олы хөрмәткә лаек һөнәр. Сез киләчәгебезнең нигезен саласыз. Һәркемнең тормышында йогынты ясаган укытучысы һәм остазы бар. Без һәрвакыт аларны җылылык белән искә алабыз. Бу залда Халык укытучылары, танылган педагоглар утыра. Сезгә тәҗрибә һәм зирәклегез өчен зур рәхмәт! Без укытучының һөнәренең яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыксын өчен бөтенесен дә эшләячәкбез. Без эчтәлеге һәм техник мөмкинлекләре камил булган заманча мәктәп булдырырга тырашабыз. Яңа мәгариф технологияләре, һичшиксез, укытучыларның эш шартларын яхшырта. Аларның һөнәри мөмкинлекләрен арттыра. Иң мөһиме – белем сыйфаты. Шул ук вакытта үсеп килүче буында патриотизм, гражданлык хисе, әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләү дә мөһим. Без быел Югары мәктәптәге фәнни юнәлешләргә игътибар бирергә тиеш. Вузлар фәнни тикшеренүләрдә турыдан-туры катнашалар. Бу яңа идеяләр, яңа мөмкинлекләр, шул ук вакытта яшьләрнең турыдан-туры фәндә катнашуы да. Бүген менә без шундый миллион сум откан яшьләр белән очраштык. Яшь галимнәр – алар Россияне техник һәм технологик яктан тулыландырып торучылар да булып тора. Аларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырырга кирәк. Без аларның талантларын, интеллектуаль хезмәтләренә сак карарга тиешбез. Бу, һичшиксез, үз нәтиҗәсен бирәчәк. Киләчәктә зур җиңүләр Ходай барыбызга насыйп итсен, – диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

“Укытучылар һәм остазлар елы” барышында республикада зур программа көтелә. “Россия педагогик династияләре” проекты, “Авыл укытучысы” бәйгесен үткәрү, республикада мәгариф эшчәнлегенә багышланган китаплар әзерләү, укытучы-остазларны искә алу, музей ачу кебек күп төрле чаралар да көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading