16+

Әти-әниләрегезне аптыратыгыз

Балаларны яклау көненә әзерлек тулы көченә бара. “Татмедиа”ның балалар студиясе үткәргән матбугат конференциясендә дә 1 июнь көнендә узачак чараларны барладылар. Әлбәттә,  җәйге каникул вакытында булачак кызыклы вакыйгаларга да күзәтү ясадык.

Әти-әниләрегезне аптыратыгыз

Балаларны яклау көненә әзерлек тулы көченә бара. “Татмедиа”ның балалар студиясе үткәргән матбугат конференциясендә дә 1 июнь көнендә узачак чараларны барладылар. Әлбәттә,  җәйге каникул вакытында булачак кызыклы вакыйгаларга да күзәтү ясадык.

– Пандемия вакытында онлайн форматка күчтек. Без балалар журналларын чыгару белән беррәттән ютуб каналларда да активлаштык. Бик уңышлы биш проектыбыз эшләп килә. 100 меңнән артык караучыбыз бар. Бүген 1 июнь  – балаларны халыкара яклау көне турында сөйләшербез. Кызганыч, мондый көн елга бер генә тапкыр була. Балаларга  елның һәр көнен багышларга тиешбез, балалар – тормышның нигезе, – дип сүз башлады “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Тәрәзәдән җәй кояшы карый. Көтелгән каникуллар тиздән башланып китә. Әмма аны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә кирәк. Бу уңайдан республикада йөздән артык чара үткәрү планлаштыра.

– Мәдәният министрлыгы балаларга күңелле булсын өчен зур программа әзерләде. Мәдәният йортларында, театрларда гына түгел, китапханә-музейлар да балалар өчен кызыклы  чаралар үткәрәчәк. Ул сез яраткан төрле квест, викторина форматларында да булачак. Мәктәп укучылары өчен 2015 елдан башлап “Укучының мәдәни көндәлеге”  алып барыла. Һәрбер бала мәдәни чараларга бара ала. Барып кайтканнан соң “Укучының мәдәни көндәлеге”  сайтында үзләренең бәяләмәләрен калдыра ала. 1 июнь көнне мәдәни көндәлектә актив катнашкан шундый балаларны “Әкият” курчак театрында бүләкләячәкбез, – ди Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары  Юлия Әдһәмова.

Башкалада эшләп килүче мәдәният учаклары, бигрәк тә балалар өчен махсуслашкан оешмаларда халыкара балаларны яклау көнендә зур программа әзерләнгән. Анда шулай ук аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлеге чикле булган балаларга да хәйрия чаралары узачак. Биналардан үткәрелгән бәйрәм  урамнарга, паркларга да күчер дип көтелә.

–Ялларыгызны матур итеп үткәрергә насыйп булсын. Без, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры 1 июнь балаларны яклау көнендә үзебезнең программаны әзерләдек. 13.00 сәгатьтә “Бәхетле көнем” бэбэ спектакле куелачак.  Үзенә күрә кызыклы формат. Һәрбер тамашачы үзенең бәхетле көнен искә төшерәчәк. Спектакльне караудан тыш рәсем остаханәсе дә оештырырга планлаштырабыз. Балалар үз фикерләрен, үз бәхетле көнен, хис-кичерешләрен кәгазьгә төшерерләр. Балаларга сувенирлар да бүләк итәргә җыенабыз. “Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары белән актив хезмәттәшлек итәбез. Шул ук көнне ярты труппабыз Саба районы Югары Утар авылындагы балалар интернатында “Кәҗә һәм бүре” спектаклен күрсәтәчәк. Каникулларга күчәбез икән, безнең яңа интерактив спектаклебез куелачак. “Курчаклар сәяхәте” дип атала. Анда шәһәрдәме, авылдамы балаларга юл кагыйдәләре, юл хәлләре аңлатыла, балалар үзләре дә катнаша алачак – дип сөйли Кариев театрыннан Лилия Гәрәева.

Республика балалар китапханәсе бәйрәм көнендәге оештырылачак программадан тыш, китап укучыларны һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке 16-18 сәгатьләрдә башкаланың “Ак чәчәкләр” паркында көтеп кала. Җәйге чорда укый торган китаплар исемлеге барлыгын да онытмыйбыз. Сүз дә юк, “Әкият” курчак театры үзенең яшь тамашачылар өчен дә бәйрәм әзерләгән. “Әкият”тә спектакльләр карау гына түгел, монда балалар үзәге эшләгәнен дә онытмыйк. “ТЮЗ”да исә аудиоспектакльләр тыңлап рәсемнәр ясарга кирәк була. Моның өчен 1 июньдә аларның сайтына керергә туры киләчәк.

Кремль җирлегендә дә  көн дәвамында кызыклы программалар әзерләнгән. Кич белән Кариев театрында “Салаватиклар” концертын карарга мөмкин булачак.

Укучыларны  һәркем китапханә, төрле театр сайтларына активрак керергә чакырдылар. “Әти-әниләрегезне аптыратып бетерегез. “Монда барыйк әле, тегендә барыйк, моны карыйк”, дип әйтегез. Кызыксынучан булыгыз”,  –диләр оештыручылар. Димәк, активрак булабыз. Шул вакытта беркемгә дә күңелсез булмаячак. Күңелле яллар телибез. Якынлашып килүче бәйрәм белән, кадерле яшь укучыларыбыз!

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading