16+

Илсур Һадиуллин: "Температуралы укучылар өйләренә кайтарыла"

“Татарстан-онлайн” эфирында Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин белән әңгәмә узды. Илсур Һадиуллин мәгариф өлкәсендә яңа кеше түгел. Үз постында ике айдан артык җитәкчелек иткән яңа министрның мондый онлайн эфирда катнашуы беренче тапкыр булуга карамастан, бик нәтиҗәле сөйләшү булды.

Илсур Һадиуллин: "Температуралы укучылар өйләренә кайтарыла"

“Татарстан-онлайн” эфирында Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин белән әңгәмә узды. Илсур Һадиуллин мәгариф өлкәсендә яңа кеше түгел. Үз постында ике айдан артык җитәкчелек иткән яңа министрның мондый онлайн эфирда катнашуы беренче тапкыр булуга карамастан, бик нәтиҗәле сөйләшү булды.

Быел Кыш бабай да ковидка анализ тапшыра
Илсур Һадиуллин илкүләм “Мәгариф” проекты кысаларында башкарган эшләргә бәя биреп кенә калмады, аның асылын аңлатырга тырышты. Ел азагына кадәр мәктәпләр төзелешен йомгаклаумы, сыйфатлы белем бирүме, һәрбер баланың сәләтен үстерүме – болар барысы да илкүләм проект кысаларында алып барыла торган эшләр.
Әңгәмә барышында да, смс-хәбәрләр аша да сорау-мөрәҗәгатьләр күп булды. Туры эфирны караучыларны туклану, пандемия шартларында укуга бәйле сораулар борчыды.

Дистантка күчмибез
Төп сорауларның берсе дистантка күчәбезме-күчмибезме мәсьәләсенә бәйле булды. Илсур Һадиуллин бу сорауга: “Юк”, – дип җавап кайтарды. “Бездә балалар аз авырый. Әлегә бер генә мәктәп тә ябылмаган. Бер-ике атна карантинда утыручы сыйныфлар бар. Бүген 1485 укытучы чирли. Кемдер эшкә чыга, кемдер больничныйда. Сыйныфны ябып кына проблеманы хәл итеп булмый. Көн саен саклык чараларын үткәрәбез, иртәнге фильтр алып барыла. Температуралы укучылар өйләренә кайтарыла”, – дип сөйли министр.  Илсур Һадиуллин шулай ук дистантка күчү-күчмәүнең уңай һәм тискәре якларына да тукталды. Мәктәпкә барып укып кайтуның өстенлекләре бик күп булуны да аңлатты ул. Укытучы укучыга белем биреп кенә калмый, тәрбияви эшләр алып бара, кирәк чакта психологик эшләр дә алып бара. Ә менә 19 марттагы кебек дистантка күчүнең нәтиҗәсе нинди булачагын әлегә белеп булмый. Бәлки дистантка күчкән очракта уку елы озайтылырга мөмкин. Аннан көне буе компьютерда утыруның зыяны күп булуын исбатлап торырга кирәкмидер. Шул ук вакытта мәктәпкә йөрмәгән югары сыйныф укучылары  өйдә генә утырмаячак бит. Мәктәпкә бармыйча, сәүдә үзәкләренә йөри башлаячак.

Салмачидагы мәктәп булырмы?
Министр әйткәнчә, пандемиядә яшәргә дә, укырга да өйрәнеп киләбез. Укытучылар маскадан йөри. Бөтен саклык чаралары да күрелә. Киләчәктә 5 көнлек укуга күчүнең мөһимлеген мәктәп үзе хәл итәчәк. 2021-2022 уку елында атнаның биш көнен генә укырбызмы, юкмы – әлегә мәсьәлә ачык кала. Монда балаларның мәнфәгатьләре дә, укытучыларга төшәчәк авырлык та саналачак. Шимбә көнне уку баланың туклануы белән дә бәйле.

Онлайн-эфирны караучылар Салмачи-Көектә мәктәп булмавы турында да яздылар. Моңарчы биредә ике балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган иде. Бүген дә күпчелек ата-аналарның моң-зары мәктәп юклыкка кайтып калды. Министр белдерүенчә, мәктәп төзелеше өчен җир бүленгән. Бүген аның документ эшләре алып барыла. “1224 урынга исәпләнәчәк ул. Дөресен әйтергә кирәк, белем йорты әле 2021 елда да әзер булмаячак”, – диде Илсур Һадиуллин.

Яңа ел бәйрәмнәре булырмы?
Һәрбер бала Яңа ел бәйрәмен, ниндидер могҗиза көтә. Шуңа да мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бәйрәм чаралары уздырылачак. Әмма бернинди кунаклар, читтән килгән Кыш бабайлардан башка гына узачак ул. Әгәр дә Кыш бабай чакырылган булса, ковидка анализ тапшырырга тиеш була. “Аз комплектлы мәктәпләрдә берләшергә мөмкин. Тик кайбер шәһәр мәктәпләрендә параллель сыйныфларны да бергә тупларга ярамый. Һәркем үз сыйныфы, үз төркеме белән генә бергә оештырыла. Бәйрәмнәр була, без аны кире какмыйбыз”, – диде министр.

Рәсимә Галиева

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading