16+

“Туган тел фест”: монда җиңүче юк, монда һәркем үз фикерен әйтә ала

Башкалабызда һәм республикабызда туган телгә бәйле чаралар күп уза. «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасында татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен икенче тапкыр уздырылучы “Туган тел фест”ның үзенчәлеге шунда: биредә һәркем үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Моның өчен аларга биредә киң мәйдан бирелә.

“Туган тел фест”: монда җиңүче юк, монда һәркем үз фикерен әйтә ала

Башкалабызда һәм республикабызда туган телгә бәйле чаралар күп уза. «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасында татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен икенче тапкыр уздырылучы “Туган тел фест”ның үзенчәлеге шунда: биредә һәркем үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Моның өчен аларга биредә киң мәйдан бирелә.

– Балалар бакчаларында эшләүче татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләренең күңелен аерым күрергә тиешбез. Шушы нечкә, әмма бик четерекле, җәмәгатьчелек тарафыннан төрлечә кабул ителә торган чорда эшләвегез өчен сезгә зур рәхмәт! Әле бирегә дә камиллелегезне арттырырга дип килгәнсез. Сезгә уңышлар телибез, һәрчак сезнең белән янәшә булырга, сезнең булышчыларыгыз булырга әзербез,  – диде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе  рәисе Марат Әхмәтов. – Балалар бакчаларында милли телдә мохит тә, милли тәрбия дә булдыру өчен аларның эчтәлеген көчәйтергә кирәк. Бүген биредә матур гына тәҗрибәләр белән уртаклашучылар бар. Өйрәнергә кирәк. Күбебез бала өйдә татарча сөйләшә иде, бакчага киткәч, русча сөйләшә башлады дип зарлана. Бакчаларда татар мохитен, тәрбиясен саклау белән бергә телне саклау, телне өйрәтүне бергә алып барырга кирәк. 

«Туган тел фест – 2022» фестивале икенче тапкыр уздырыла. Фестиваль Татарстан Республикасының балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныштыру, татар телендә укытуның сыйфатын үстерү барышында барлыкка килгән проблемаларны чишү, тәкъдимнәр буенча фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу максаты белән оештырыла. Чара барышында туган тел дәресләрендә татар мохитен ничек булдырырга, укытуның нәтиҗәлелеген ничек арттырырга, балаларда татарча аралашу телəге тусын өчен, шөгыльне ничек алып барырга һәм башка күптөрле башка сорауларга җавап табу өстендә эш алып барылды. Әйдәп баручы белгечләрдән мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. 

– Уен белән, эмоциональ сүз белән балаларны “уята” алабыз. Төрле-төрле уеннар, сүз аңлата торган уеннар белән. Уен уйнаганда сүзләр дә тиз истә кала, – дип сөйли Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова татар сөйләменең үзенчәлекләрен өйрәтеп. Ул тәрбиячеләр белән сәхнә теле дәресе, ораторлык сәнгате, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү буенча дәрес үткәрде. Шулай ук “Бала-Сити” балалар бакчасы тәрбиячеләре, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Арча, Әлмәт, Казан, Түбән Камадан бик күп кенә белгечләр тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр. Һәркемнең үзенә генә хас алымнары, үзенчәлекле методикасы бар. Мәсәлән, Арчаның 5 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлсинә һәм Гөлназ Садыйковалар төрле уеннар аша балаларга сөйләм үстерү үзенчәлекләрен күрсәттеләр. Аларның  ачык дәресендә татар теле буенча дәреслекләр авторы Рузалия Нигъмәтуллина да катнашты. Бу дәрес тагы да файдалы булды.

– Бик нәтиҗәле уен бу. Ләкин онытмагыз: максат уйнау түгел, уен ярдәмендә балаларны татарча сөйләштерү. Бу уенны уйный башлаганда балалар нәрсә начаррак беләләр иде, бу уенны уйнагач, яхшырак белә башладылар. Кемдер бөтенләй белми иде, уйнап утырганда белә башлады. Ә балаларның белү дәрәҗәсе өч төрле була. Ул беркайчан да бертөсле булмый. Кайсы баланы уйнарга чыгара, монда укытучы дирижер, – дип сөйли Рузалия Нигъматуллина.

Әлмәттән килгән Алсу Маннапова, Лениза Шириазданова “Елмай” проектын тәкъдим иттеләр. Татар теленә өйрәтү буенча онлайн уеннар төзүнең үзенчәлекләрен, хәтта пандемия чорында балаларга тәэсир итү үзенчәлекләрен сөйләде алар.  Казанның 177 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Зилия Галимуллина “нейропсихологик келәм” турында аңлатты. Бу методика белән кызыксынучылар күп булды. Келәмгә куелган рәсемнәр аша йөртеп, баланың фикерләү-уйлау сәләтен ачарга, иҗек-сүз, җөмлә төзергә өйрәтергә мөмкин. 

Кызыклы гына методик күнекмәләр бар, һәр тәрбияченең алымнары, уйлап тапкан авторлык уеннары бар. Боларны киләчәктә туплап, күргәзмә материаллар белән баетып, методик әсбап чыгару уе да бар. Бу хакта «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасының генераль директоры Альбина Насыйрова да сөйләп үтте.

– Фестивальнең дәвамлы булуы икеләтә куанычлы. Кызыксыну бик зур. Беренче тапкыр да 120 артык укытучы килде. Быел да Татарстанның төрле шәһәрләреннән актив, креатив укытучылар килде. Шунысы шатландыра: хәзер фестиваль турында белеп, минем дә катнашасым, үземнең методикамны башкаларга күрсәтәсем килә, дип диючеләр күп. Бу бик мөһим. Бу фестиваль башка семинар, конференция, конкурслардан нык аерыла. Монда җиңүче юк, монда бәйрәм рухы, монда һәрбер укытучы, һәрбер тәрбияче үзенең фикерен әйтә ала. Үзенең методикасын күрсәтә ала, – дип сөйли Альбина Насыйрова. – Без ике фестивальдән соң аерым кызыклы методикаларны аерым әсбап итеп нәшер итәчәкбез. Аны барлык татар бакчаларына өләшәчәкбез. Тәрбиячеләр шуны укып, кызыксыначаклар. Үзләренең программаларына кертеп җибәрәчәкләр, дигән өметтә калабыз.

Фотолар: Назмиев Рамис

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading