Шәһри Казан

«Туган телем миңа ярдәм итә»

21 февраль - халыкара туган тел көне Мәктәпне алты ел элек кенә тәмамладым. Без укыганда, ир‑ат укытучылар бармак белән санарлык иде. Татар телен әйткән дә юк, ярты миллион кеше яши торган Чаллыда бер Зәбир абый Хәлимовны гына белә идем. Мин мәктәпне тәмамлагач, белем учакларына егетләр агыла башлады. Халыкара туган тел...

21 февраль - халыкара туган тел көне

Мәктәпне алты ел элек кенә тәмамладым. Без укыганда, ир‑ат укытучылар бармак белән санарлык иде. Татар телен әйткән дә юк, ярты миллион кеше яши торган Чаллыда бер Зәбир абый Хәлимовны гына белә идем. Мин мәктәпне тәмамлагач, белем учакларына егетләр агыла башлады. Халыкара туган тел көне уңаеннан, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче яшьләр белән әңгәмә кордык.

«Укытучы булу авыр түгел, укытучы булу җаваплы»
Илзам Хаҗиев Казанның Инженер лицеенда VII‑X сыйныф укучылары белән эшли, Алмаз Мансуров 7нче лицей-интер­натта 7-9нчыларны укыта, Марат Минһаҗев 8нче мәктәптә башлангыч сыйныфларда дә­ресләр алып бара, быел 9нчыларны да укыта башлаган.

Егетләрнең өчесе дә университетны күптән түгел генә тәмамлаган, туган телгә кечкенәдән гашыйк, олимпиадаларда, милли чараларда катнашып, татар теле укытучыларының горурлыклары булганнар.


Алмаз Мансуров

- Мәктәптә укыганда, русча сөйләшүче иптәш­ләремә татарча эндәшеп, алар белән туган телемдә сөйләшеп йөри идем. Моның өчен мине күпләр хөрмәт итсә дә, татар телендә бер нәрсәгә дә ирешеп булмый, дигән фикердә тордылар. Шөкер, үз юлымны таптым, зур уңышларга ирештем. Туган телем, киресенчә, миңа ярдәм генә итә. Рус телендә сөйләшүчеләр, татар даирәсендә никадәр кызык һәм рәхәт икәнен күз алдына да китерми, - дип, фикере белән уртаклашты Алмаз.

Реклама

Илзам университетның беренче курсында укыганда, дусты аңардан татар теле һәм татар тарихына багышланган дәресләрне алып баруны үтенгән. Беренче тәҗрибә шуннан башланган, репетиторлык белән дә шөгыль­ләнгән. Дүртенче курста исә, мәктәпкә урнашып, хезмәт кенәгәле чын укытучы булып киткән.

- Балаларны үлеп яратам, алар минем дусларым да, таянычларым да, - ди Алмаз.

Студент елларында да алар белән актив эшләгән, әдәби түгәрәк алып барган, «Сәләт» проектларында катнашкан.

- Балалар көзге кебек бит. Үз белемең, сәләтең, тырышлыгыңның чагылышын аларда күрү искиткеч рәхәт. Җәмгыятьтә таралган икейөзлелек, ялган кебек сыйфатлар балаларда бөтенләй юк. Ихлас булулары белән үзеңне дә дөньяны башкача күрергә, аңларга өйрәтәләр, - дип сөйләде Алмаз.

Күп кенә мәктәпләрдә елына бер тапкыр укучылар укытучы булып ала, көне буе дәресләрне үзләре алып бара. Маратка бүгенге һөнәрен сайларга нәкъ менә шундый чара ярдәм иткән дә инде.
Яшь укытучылар дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә тырыша: татарча мультфильмнар күрсәтәләр, «Ана теле» проектыннан файдаланалар.


Илзам Хаҗиев

- Укучыларым Рубик кубигын ясап чыкты: шакмакны төсләр буенча гына түгел, татарча сүзләр буенча да җыясы. Татарстанның инновацион пазлын барладык: республикабыз районнары анда татарча язылып, Татарстан флагы төсендә янып тора, балалар махсус светодиодлар белән эш итә. Болар #ЗаманчаТатарча проектының башы гына әле, - дип сөйләде Инженер лицеенда эшләүче Илзам Хаҗиев.

Марат әйтүенчә, баш­лан­гычлар уен алымнарын бик ярата, шуңа да ул еш кына уеннар, викториналар үткәрә. Бала‑чага кәеф тә ача, фәнне дә үз итә башлый.

- Бүгенге заман укучысының татар теле белән әдәбиятка мөнәсәбәте нинди? - дип сорыйм.

- Кызганыч, бүген татар теле юнәлеше артык актуаль түгел. Укытучы да, укучы да моны яхшы аңлый. Шуңа да карамастан, укытучы укучыдан ниндидер тузга язмаган әйберләр сорап аптырата. Бөтен кеше дә бер әйберне - татар теленең гадәти тормыштагы урынын һәм аның әһәмиятен аңласа, барысы да үз урынына басар иде, - дип җавап бирде Илзам.

- Урамга чыгып, русча гына сөйләшәчәкләрен аңласалар да, тискәре мөнәсәбәттә түгелләр. Лицеебызда дүрт телнең (татар, рус, инглиз, төрек) укытылуы да моңа уңай йогынты ясыйдыр, һәрберсен тигез дәрәҗәдә хөрмәт итәләр. Балалар әдәбиятны яратып укый, тирән психологик әсәрләрне, кискен сюжетлы кыска хикәяләрне аеруча яраталар, - диде Алмаз.


Марат Минһаҗев

Мәгариф системасындагы проблемалар, билгеле, яшьләрне дә читләтеп узмый. Марат Минһаҗев сөйләвенчә, соңгы вакытта укытучылар кәгазь боткасына чумган. Әйтик, электрон һәм кәгазь журналны - икесен бергә алып барырга кирәк, ә бу вакытны күп ала. Җитмәсә эш өйгә дә кайта.

- Укытучы булу авыр түгел, укытучы булу җаваплы. Баланың киләчәге сиңа бәйле бит. Дөрес, эшли башлаганда авыр. Бераз түзсәң, мәктәп дөньясына бер ияләнсәң, туган проблемаларны хәл итүе кыенлык тудырмый. Эшеңнән тәм таба башлыйсың, - дип сөйләде Алмаз.

«Кайбер укытучылар нефтьчеләрдән дә күбрәк ала»
Чаллының мәгариф идарәсе хезмәткәре Наилә Миначова сүзләренчә, шәһәрдә татар телен 8‑9 егет укыта.
Әлмәт районында татар телен укытучы дүрт егетнең берсе генә шәһәрдә эшли, калганнары - авыл җирлекләрендә. Мәгариф идарәсендә әйтүләренчә, авыллардагы укытучы егетләрне вакытлыча торак белән дә тәэмин итәләр. Әлмәт районында барлыгы 115 ир‑ат укытучы эшли. Кайберләренең хезмәт хакы нефтьчеләрнекеннән (28-30 мең сум чамасы, диделәр) дә күбрәк чыга. Директор ирләр эшкә ирләрне күбрәк алырга тырыша, дип белдерделәр «ШК»га Әлмәтнең мәгариф идарәсендә.


- Бердәнбер кыенлык - балаларның, татар булуларына карамастан, русча сөйләшүләре һәм гаджетлар тозагына эләгүләре. Шуңа күрә татар авылына кайтып, татар балаларын укыту турында хыялланам, - дип, нияте белән уртаклашты Илзам.

Егетләргә миннән соңгы, әмма четереклерәк сорау: хезмәт хакы белән хәлләр ничегрәк?

- Әллә ни мактанырлык түгел, - дип җавап бирде Марат.

- Ярыйсы, - диде Илзам.

- Җитә безгә. Нинди өлкәдә генә эшләсәң дә, профессионал булырга кирәк. Шул вакытта хезмәт хакы да канәгатьләнерлек була, - дип, сорауга фәлсәфи яктан килде Алмаз.

«Мине, түбәйтәле абый, дип йөртәләр»
Югарыда телгә алынган укытучы Зәбир Хәлимовны да эзләп таптык. Ул 2014 елда эштән киткән икән. Быел 64 яшь тула. Зәбир абый «Замана» ансамбленә йөри, былтыр шәһәр һәм республика басмаларына мәктәп, тәрбия темасына 150 мәкалә язган.

- Мәктәптә биш мең экспонат тупланган зур музеем да бар иде. Аның кабинетын ала башлагач, 1700 экспонатны - шәһәр музеена, меңнән артыгын - 52 нче мәктәпкә, меңнән артыгын - 28 нче мәктәпкә, меңнән артыгын Әфганчылар музеена тапшырып ­бетердем, шуннан соң эшлисе дә килми башлады, - дип сөйләде ул.

Зәбир Хәлимов Актаныш районы Адай авылында туа. Авыл хуҗалыгы, техника өлкәләрен яхшы белсә дә, барыбер татар теле укытучысы булырга карар кыла. Чаллыга килгән мәлдә заводта эшләп, фатир ала. Авыл малайлары югалып калмый инде, ди ул.

- Минзәлә педагогия училищесындагы татар теле укытучыбыз Васил Һадиев безне театрга, хорга, биюгә тартып йөрде. Татар теле бүлегенә бер урынга 10 кеше дәгъва кылды, безнең курста 13 егет укыды, башкаларында берән‑сәрән генә иделәр. Минзәлә халык театрында да эшләдем, ул вакыттагы афишалар әле дә саклана миндә. Режиссерыбыз соңыннан Пермь краеның мәдәният министры булып китте, - дип сөйләде лаеклы ялдагы укытучы.

Зәбир абый училищены тәмамлагач, Актаныш районында укыта, җырчы Асаф Вәлиевнең класс җитәкчесе була. Шәкертләре арасында инде Россия­нең атказанган укытучылары да бар. Чаллының 23 нче мәктәбендә эшләгәндә, Зәбир Хәлимов яшь журналистлар, шигырь сөючеләр түгәрәкләрен алып бара, кайбер укучылары: «абый, сочинениене шигырь белән языйк әле», - дип әйтә торган була.

- Балага татар теленә мәхәббәт тәрбияләү өчен, аңа газеталар укытырга, чараларда катнаштырырга кирәк. Ул очракта аларның күңелләренә дәрт керә. Укучыларымны «Көмеш кыңгырау» газетасына яздыра идем. Һәр дәрес алдыннан алар шуннан бер мәкаләне сөйләп, «дүрт»ле, «биш»ле алалар иде. Газетада сан саен диярлек үзләренең дә язмалары, рәсемнәре чыгып барды, - диде укытучы.

Аның фикеренчә, балаларның әти-әниләре көне буе эштә булу сәбәпле, милли тәрбия бирү әби-бабайлар җилкәсенә төште хәзер. Зәбир абый да Чабаксарда рус мохитендә үсеп, татарча юньләп белмәгән оныгын, Чаллыга кунакка кайткач, татарча җырларга, йөзгә чаклы санарга, догалар өйрәткән. Укытучы фикеренчә, катнаш никахлар татар теленең язмышын куркыныч астына куя.

Зәбир Хәлимовның тагын бер үзенчәлеге бар - ул һәрвакыт түбәтәй киеп йөри.

- 90 нчы еллар башында шә­һәрдә бер рус теле укытучысы түбәтәй киеп йөри иде. Бервакыт аның белән сөйләшеп киттек тә, 1993 елдан бирле мин дә түбәтәйне салмыйча йөрим. «Нишләп киеп йөрисең?» - дип бәйләнүчеләр дә булды. «Бу түбәтәй - халык традициясе», - дип аңлата идем. Тора‑бара мине, түбәтәйле абый, дип йөртә башладылар, - диде ул.

Сүзен-сүзгә
Мәскәүдә эшләп, Казанга укырга кайтып йөрүче Илшат Атнагулов:
- Дөресен әйткәндә, мондый көн барлыгы турында беренче тапкыр ишетәм. Минемчә, бу шәп бәйрәм, максаты да изге: безне туган якка, туган телгә кайтару.
Дусларым белән рус, төрек, инглиз телләрендә сөйләшәм, ләкин үз телемне дә онытмыйм.
Татарлар белән татарча аралашам, миңа берни комачауламый.
Татар теленең киләчәге бар, ул - миндә, сездә. Димәк, барысы да үзебездән тора.


Биектау районы, Айбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинур Низамиева:
- Бу бәйрәмдә татар теленә карата игътибар тагын да арта. Без мәктәптә балалар белән туган телгә багышланган шигырь бәйрәме үткәрергә җыенабыз. Кызганыч, тормышта татар телен белергә ихтыяҗ юк. Дөрес, мәгариф министры итеп Энгель Фәттахов билгеләнгәч, соңгы арада телгә игътибар үсте.
Тел мәсьәләсе җирлеккә дә бәйле. Мәсәлән, безнең Биектау районы Казанга якын булу сәбәпле, җыелышлар рус телендә алып барыла, ә Кукмарада тулысынча туган телдә оештырыла. Шулай да телгә игътибар аеруча гаиләдә, мәктәптә булырга тиеш.


Җырчы Әлфинә Әзһәмова:
- Русчаны болай да өйрәнеп була, ә үз телеңне белү гаиләдән килә. Мәсәлән, катнаш гаиләләрдә әни кеше татар булса, баланың теле дә татарча ачылачак.
Без 90 нчы елларда татар сүзен әйтергә куркып тора идек. Ә хәзерге вакытта бала, яшьләр өчен төрле шартлар тудырып торалар. Шуны да әйтеп китәсе килә, концертлар куеп йөргәндә, шуңа игътибар итәм: Казанга караганда, Башкортстан районнарында туган телгә ихтыяҗ зуррак. Бездә барыбер рус теле күбрәк өстенлек итә.


Активист, музыкант, журналист Рәдиф Кашапов:
- Ана телендә аралашу ирке - кешенең төп хокукларының берсе. Шуңа күрә, әлбәттә, бу бәйрәм бик урынлы. Мин һәр дустым белән аның телендә сөйләшергә тырышам, яисә аз гына булса да телен өйрәнергә. Казанда, әлбәттә, аралашу татар һәм рус телендә.
Мин читтә дә булдым, Татарстанга кире кайтуымның бер сәбәбе - монда татар телен куллану мөмкинлекләре күп булуы. Әлбәттә, татар әдәбияты, музыкасы - әйбәт нәрсә, әмма тел кибеттә кассир белән аралашудан, мәктәптә тәнәфестә сөйләшеп торудан башлана. Шундый гади шартларда уз телеңне куллану җитми. Мәсәлән, автобуста татар сүзләрен авылдан килгән студентлардан яки бик өлкән апалардан ишетәм. Шәһәрдә үз мөстәкыйльлегеңне саклау авыррак, әмма монда үз телеңнең матурлыгын башкаларга исбатларга була. Минем өчен кешенең театрда татарча сөйләшүе түгел, урамда дусты белән сөйләшүе күңеллерәк.
Махсус, чын реформалар булмаса, татар теле киләчәктә ниндидер гәүhәргә әйләнәчәк. Татарның төп тану коды - тел ул. Аны югалту - таркалуның беренче һәм иң коточкыч адымы.

КФУның I курс студентлары Лилия Туктарова, Фәнүзә Сираҗиева сораштырды.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Bklfh

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: