16+

Уку-укытуга нинди үзгәрешләр кирәк?

Бүген Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Советның киңәйтелгән утырышы узды. Аны Иҗтимагый палатаның Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Асия Тимирясова алып барды.

Уку-укытуга нинди үзгәрешләр кирәк?

Бүген Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Советның киңәйтелгән утырышы узды. Аны Иҗтимагый палатаның Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Асия Тимирясова алып барды.

Утырышта киләсе елга эшләнәчәк эш-гамәлләргә юнәлеш бирелде. Нигездә тавыш бирү тәртибендә алга чыккан мәсьәләләр беренчеләрдән булып өйрәнеләчәге ачыкланды. Сораштырылуга барлыгы 15 пункт чыгарылган булган. Беренчеләрдән булып иң  күп тавыш бирелгән 7 пункт өйрәнеләчәк. Киләсе елда аларны тормышка ашыру буенча эш алып барылачак. Тавыш бирүдә барлыгы 4037 кеше катнашкан. 49,3 процент тавыш бирүче мәгариф оешмаларында мәктәп спорт клублары булдырылсын дигәнне сайлаган. 45,4 процент респондентлар педагог булырга максатчан укыган 65 процент яшь белгечне  мәктәпләргә урнаштырырга кирәклекне билгеләгән. Һөнәри белем алучылар өчен укыту программаларын (40 процент), укыту оешмаларында балаларны төрле стресслы хәлләргә каршы торучанлыкны көчәйтү буенча профилактик чараларны (36,4 процент), мөмкинлекләре чикле балаларны махсус укыту оешмаларын арттыру (33,8 процент) буенча эшләр күздә тотылачак.
Тавыш бирүчеләр бер үк вакытта үзләренең тәкъдимнәрен дә ирештергәннәр. Мәсәлән, укытучыларның хезмәт хакын, белем бирүнең сыйфатын арттыру, уку-укытуны камилләштерү, түгәрәкләрнең һәркем өчен ачык булуы, укытучыларның кәгазь боткасыннан арындыру, укучыларга психологик ярдәм, биш көнлек һәм бер сменада укытуны оештыру һәм БДИ системасын реформалаштыру кебек тәкъдимнәр дә бар. Гомумән, катнашучылардан 600ләп комментарий алынган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading