Шәһри Казан

Йә яулык, йә мәктәп?!

Быел Әлмәтнең 12нче мәктәбеннән 9нчы класстан соң киткән Лилия Шәрипова әйтүенчә, ул вакыттагы директор Наталья Богданчикова июнь аенда аңа бер шарт куйган: «Яулыгыңны салып ташласаң, 10нчы класска алабыз үзеңне. Ризалашмасаң, мәктәптән китәргә әзер бул». Әмма директор шулай кушты дип кенә Лилия иманын аяк астына салып таптамаган - беренче класстан бирле укыган мәктәбеннән киткән дә барган.

«Өйдәгеләр дә каршы иде»
16 яшьлек Лилия исламга узган елның декабрендә ныклап кереп киткән. Биш яшенә чаклы Самарада яшәгәндә дә мәдрәсәгә йөргәләгән, әмма дин белән кызыксынуы тиз сүрелгән. Әнисе кызының дингә килүен хупламаган, сектага эләгергә мөмкин яисә эләккәндер дә инде, дип борчылган. Ләкин Лилия үз кырыгын кырык итеп, карашларыннан тайпылмаган. Хәзер инде якыннары бераз тынычланганнар икән, тик шулай да сәбәп табылган саен, кызны битәрләп алалар, ди. Хикмәт шунда, туган-тумачалары арасында яулык ябып, намаз укучылар бөтенләй юк икән.

- Хиҗап кияр алдыннан декабрь башында завучлардан рөхсәт сорадым. Алар бу мәсьәләне атна буе диярлек хәл итте. Ахыр чиктә, мәктәптә хиҗаптан йөрергә ярамый, дип кырт кистеләр. Әни дә, яулык ябарга җыенам дигәч, ачуланды, - диде Лилия.

Ярамый дигәннең икенче көнендә әңгәмәдәшем мәктәпкә дини киемнән барган. Аяк киемнәре алыштыра торган урында мәктәп директоры Наталья Богданчикова кизү торган. Лилияне күреп, беренче дәрестән соң үз кабинетына керергә кушкан. Беренче дәрескә яңа образда килеп кергәч, классташларның күзләре маңгайларына менгән, ди. Шуңа да карамастан, дөньяви дуслары яңа гына табадан төшкән дини Лилиядән йөз чөермәгән.

- Икенче дәрестән соң директор кабинетына кереп, әллә дүртенче, әллә бишенче дәрескә кадәр утырдыммы шунда. Директор хиҗапны салырга өндәде. «Сиңа ул нәрсәгә кирәк? Аллаһка күңелең белән генә дә ышана аласың бит», - диде. Ә мин елап тик утырдым, - ди әңгәмәдәшем.

Икенче көнне дә Лилия хиҗап киеп барган, әмма директор бер сүз әйтмәгән. Тик бу юлы рус теле укытучысының теле ачылган:
- Концертка килдеңме әллә? - дигән ул Лилиягә.

12нче мәктәптә дөньяви тормышны «бозучылардан» бер Лилия генә түгел. География укытучысы Дилбәр Ибраһимова яулык бәйләп йөри, әмма берәү дә иманына хыянәт итәргә мәҗбүр итми, күрәсең. Юкса, басым булса, мәктәптән күптән киткән булыр иде бит инде.

- Уку елы ахырында, аттестат алганнан соң, директор: «Минем синең укуыңа да, тәртибеңә дә дәгъвам юк. Әгәр яулыгыңны салып, башкалар кебек йөри башласаң, мәктәптә калдырырмын. Салмасаң, китәргә тиеш булырсың», - диде. Әмма мин, салмыйм, дип өздереп әйттем, - ди Лилия.

Беренче класстан бирле укыган мәктәптән Лилияне чыгарсалар да, яулыклы кызлардан шүрләми торган уку йортлары да бар икән Әлмәттә. Ул Казан медицина көллиятенең бюджет бүлегенә укырга кергән. Хак булса, Әлмәтнең башка мәктәпләрендә укучы яулыклы дуслары белән таныш-белешләрен дә җитәкчелек кысрыклый, имеш. Ата-аналарын да ничәмә-ничә тапкыр чакыртканнар инде ди.

Укытучыга ярый, укучыга - юк
Быел Лилия укыган мәктәп яңа уку елын яңа директор белән каршы алган. Хәзер анда моңа кадәр завуч булып эшләгән Наилә Калинина җитәкче. Ә Наталья Богданчикова, 55 яше тулып, үз теләге белән лаеклы ялга киткән. Әмма эшсез пенсионерлар сафына басарга теләмәгән, 2нче мәктәптә математика укыта.

Реклама

Яулыклы укытучы Дилбәр Ибраһимова белән дә сөйләштем. Ул 20 ел яулыктан йөри, шушы вакыт эчендә беркемнән дә - хезмәттәшләреннән дә, укытучыларның ата-аналарыннан да килеш-килбәтенә карата бер тискәре сүз ишетмәгән. Әмма үзе әйтүенчә, быел БДИ үткәргәндә, мәктәпләренә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан тикшерүче килгән. Укытучының дини киемен күреп, ул канәгатьсезлек белдергән, имеш.

- Лилияне яулык япкан килеш күргәч сөендем. Аны мәктәптән китәргә мәҗбүр итүләрен уку елы башланыр алдыннан гына белдем. Директорның шундый шарт куюы дөрес түгел. Дөньяви мәктәп дигәндә, бөтен кешенең хокукы бертигез булуы күздә тотыла. Без бит атеистик җәмгыятьтә яшәмибез, шуңа да Лилияне китәргә мәҗбүр итүләрен конфессиональ яктан кимсетү дип кабул итәм, - диде география укытучысы.

Яңа эш урынына шалтыратып, Наталья Богданчикованың да фикерен белештем.

- Яулык кигәч тә Лилия: «9нчы классны бетергәч, мәктәптән китәчәкмен», - диде. Ни өчен ул 15 ел буе яулык капламый яшәгән дә, хәзер генә яши алмый? 9нчы классны бетергәч, Лилиянең 10нчыга барасы килде. Әмма без 10нчы классны берне генә җыйдык, анда укучы саны болай да 30дан артып киткән иде. Җитмәсә, Лилия башка микрорайонга күченеп, шундагы мәктәптә укырга тиеш. Әмма мин аңа «йә саласың, йә салмыйсың» дигән таләп куймадым, әлбәттә. Закон буенча моның өчен укучыны мәктәптән җибәрә дә алмыйм, - диде экс-директор.

«Дөньяви җәмгыятьтә яшәргә өйрәнәбез генә»
Республиканың Диния нәзарәтендә кимсетелгән мөслимәләргә ярдәм кулы сузалар, әмма бу турыда шәрран ярып йөрмиләр, бик четерекле тема, диләр. Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр:

- Мәктәп формасы нинди булырга тиеш дигән төгәл күрсәтмә юк. Аксессуар турында да ләм-мим. Ә яулык бит - аксессуар, аның ниндиен кию һәр укучының шәхси эше. Без ислам дине мохитендә яшәргә өйрәнеп кенә киләбез. Чөнки Советлар Союзына кадәр төп дин христиан дине булган, Советлар Союзында халык атеистик җәмгыятьтә яшәгән. Светский, ягъни дөньяви җәмгыять төшенчәсен дә күпләр дөрес аңламый. Дөньявилык бит ул дингә каршылык белдерү түгел. Әйтик, дөньяви дәүләт булып саналган Америкада мөселман полиция хезмәткәрләренә хиҗаптан йөрергә рөхсәт ителә. Чалмадан йөрүче индусларга да мотоциклда йөргәндә башларына каска кимәскә дә ярый, - ди.

Татарстанның югары уку йортларында да хиҗап киючеләргә кырын карап, шелтә белдерәләр икән. Әмма Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, вузларда да форма дигән төшенчә юк. Нинди булса кысрыклау очраклары туса, Рөстәм хәзрәт Батырга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кесә телефон номеры редакциядә бар.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов узган елның июлендә матбугат конференциясендә мәктәпләрдә яулыктан йөрү турында сорау биргәч: «Әгәр шундый традицияләре бар икән, йөрсеннәр», - дип җавап биргән иде.

Мәгариф министрлыгында Әлмәттәге очрак турында анык кына берни дә әйтә алмадылар. Әмма директорның, укытучыларның укучыны яулык япканы өчен битәрләргә тиеш түгеллеген ассызыкладылар. Гомумән, Татарстан мәктәпләрендә, Лилия очрагындагы кебек, дини һәм дөньяви мәнфәгатьләр бәрелешкән очраклар юк, диделәр. Әлеге язманы без кабат Мәгариф һәм фән министрлыгына юлладык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: