16+

«Яшьләр вакыты»: Саба яшьләрен нәрсә борчый?

Авыл яшьләренең шәһәргә эш эзләү максатыннан чыгып китүе табигый күренеш. Әмма араларында районда төпләнеп, шунда үз эшен башлап җибәрүчеләре дә юк түгел.

«Яшьләр вакыты»: Саба яшьләрен нәрсә борчый?

Авыл яшьләренең шәһәргә эш эзләү максатыннан чыгып китүе табигый күренеш. Әмма араларында районда төпләнеп, шунда үз эшен башлап җибәрүчеләре дә юк түгел.

Сүзебез Саба районының алдынгы карашлы яшьләре турында. Шушы көннәрдә генә әлеге районда ТР Яшьләр министрлыгы тарафыннан уздырылган «Яшьләр вакыты» чарасында булып кайттык.

«Яшьләр вакыты», кыскача әйткәндә, район яшьләренең идеясен «тыңлый» һәм чынга ашырырга ярдәм итә торган акция. Бүген Сабада тукталсалар, иртәгә инде оештыручыларны башка район яшьләре көтә һәм алар берничә атна дәвамында яшьләрне борчыган проблемаларны барлап, якын киләчәктә чынга ашыру юлын эзлиләр. Ә әлеге мөмкинлекләр турында ТР Студентлар отрядлары штабы җитәкчесе урынбасары Алия Адиева мондый фикерен белдерде:

Бу чара яшьләргә тәкъдим ителгән оешмалар белән кызыклы. Алар арасында грант оту, башка илләрдә бушка уку мөмкинлеге, проектны чынга ашырыр өчен матди ярдәм алу, вакансияләр һәм башка мөмкинлекләр бар. Без һәр районга да бер төрле программа белән барабыз, ләкин һәр җирле яшьләрнең дә үз проблемалары һәм проектлары бар. Яшьләрне башта тыңлый белергә кирәк.

Чараны оештыручы Казан яшьләре мәйданга баннерлар, маркетлар тезгән арада яшьләр төрле проектлар белән таныша һәм үзара фикер алыша торды. Шул урында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән җырчы Эльмира Кәлимуллинаның самокатта төшкән фигураларын күрергә мөмкин иде. Акция беренче чиратта үзенә заманча бизәлеше, яшьләр теләгәнчә булуы белән җәлеп итте. «Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия» Саба җирле бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев, узган елгы белән чагыштырганда, быел чара үзгә форматта һәм кызыклырак уздырылды дип саный:
- Без 2019 елда шушы акция кысаларында яшьләрнең тәкъдимен тыңладык, ә быел инде аларны чынга ашыру өстендә эшлибез. Быел безнең яшьләр ун проект тәкъдим итәргә җыена, аның барысы да Саба яшьләре ихтыяҗын канәгатьләндерер дип ышанып калабыз, - ди Айнур.

Ә яшьләрнең үзләрен нәрсә борчый һәм алар бүгенге көндә нинди идеяләр, фикерләр белән янып яши? Чараның проектар яклау өлешендә ун проектның эчтәлеге белән танышырга мөмкин булды. Әлеге проектлар арасында Сабада ачык һавада кино карау, яшьләргә социаль ярдәм, район күләмендә форум, тематик фестивальләр һәм башка шундый кызыклы тәкъдимнәр әйтелде. Алай гына да түгел, яшьләр проектларын чынга ашырыр өчен матди ярдәм дә сорый алдылар.
Мәктәп укучылары өчен бизнес клуб ачарга хыялланган Гүзәл Хилалетдинова район яшьләре үзләрен күрсәтергә курка дип саный. «Аларны төрле уеннарда, чараларда катнаштырырга кирәк. Алайсам, үз эчләренә ябылган кебек хәзерге яшьләр», - ди Гүзәл.

«Авылны макта, шәһәрдә тор»
«Яшьләр вакыты» акциясенең тагын бер максаты булып, яшьләрне районда барган эшчәнлеккә җәлеп итү, ничек тә аларга районда үзләрен үстерергә ярдәм күрсәтү дә тора бит әле. Шуңа күрә бу сорау проектлар яклау барышында яшьләргә еш бирелде. Хәзерге яшьләр калага перспектива артыннан гына ашкынамы, әллә инде башка сәбәп тә бармы? Бу сорауга җавапны башка район яшьләреннән сорарга булдык:

Актаныш егете Фәнияр Шәкүров авылны якын итсә дә, шәһәрдә яшәү күпкә җиңелрәк дип саный. Авыл тормышында үзеңнең көчеңне сарыф итәргә кирәк, ди ул:
Күрмәгәннең күрәсе килә бит инде. Шуңа да карамастан, мин үзем дә авылдан качучылар рәтендә. Шәһәргә тартылу эш мәсьәләсенә килеп туктала. Үзеңнең барлык сәләтеңне күрсәтү, мөмкинлек табу өчен шәһәр кулайрак урын. Авыл кешесе җир белән эш итә бит ул. Шуңа күрә ул рәхәт күреп яшәми дә. Ә шәһәр кешесе эш буенча җиңел ысул таба, перспективалы була, - дип уйлый Фәнияр.

Кайбыч районы, Кошман авылы кызы Чулпан Гарифуллина авыл баласы шәһәргә үзгәреш эзләп китә дигән фикердә:
Кайбер авыллар үзләре шәһәр кебек алга киткән. Ләкин шулай ук артта калган авыллар да бар. Минемчә, авылда үзеңә шөгыль табып булмый, - ди Чулпан.
Хәзерге яшьләр киләчәккә зур планнар корып, аларны чынга ашыру юлын эзлиләр. «Яшьләр вакыты» кебек акцияләр бигрәк тә район, авыл яшьләренә ярдәм итәр, үзләрен үстерергә мөмкинлек бирер кебек. Хәер, без шулай ышанабыз инде.

Рәфидә Галимҗанова

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#молодежь #молодежьсабы #молодежьрт

Публикация от  Саба дулкыннары (@trksabadulkynnary) <time style=" font-family:Arial,sans-serif; font-size:14px; line-height:17px;" datetime="2020-08-12T10:24:00+00:00">12 Авг 2020 в 3:24 PDT</time>

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading