Шәһри Казан

Август киңәшмәсе утырышлары июньдә үк башланды

Бу көннәрдә укытучыларның август киңәшмәсенә әзерлек максатыннан төрле юнәлешләр буенча аерым секция утырышлары үткәрелә. Бүген Балтач районында милли мәгариф юнәлешендә шундый секцияләрнең берсе эшләде. Казанның “Адымнар” мәктәбе комплексында исә заманча мәктәп белеменең төп трендлары каралды, профильле укыту турында фикер алыштылар. Шундый ук секцияләр Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында да узачак.

Билгеле булганча,  укытучыларның август киңәшмәсе 19 августта Актаныш районында узачак. XXI гасыр мәктәбенең киләчәге турында фикер алышуда “Инженерлык республикасы” мәгариф проекты, “Адымнар” полилингваль белем бирү комплексы, сәләтле балалар өчен махсус мәктәп-интернатлар, Россия Фәннәр академиясенең Татарстан Республикасындагы база мәктәпләре, дәүләт кадет мәгариф оешмалары, “СберКласс” махсус укыту проектында катнашучы мәктәпләр, “санлы белем бирү” проекты вәкилләре катнашты. Заманча мәктәп белеменең төп трендлары булып профильле белем бирүче мәктәпләрнең төрлелеге  билгеләнде.  Мәсәлән, инженер-техник юнәлештә сәләтле балаларны ачыклау һәм укытуга юнәлдерелгән “инженерлык республикасы” мәгариф проекты шундыйлардан. Монда заманча белем бирү технологияләрен куллана, техник һәм лингвистик юнәлешләр берләштерелә. Белгечлек кенә түгел, тел өйрәнүгә дә басым ясала. Проект 2018 елда Казан Милли Тикшеренү Техник университеты инициативасы буенча старт ала. Казанда гына түгел, республиканың Балтач, Лаеш, Биектау, Балык Бистәсе һәм Кукмара бу проектта актив эшли башлаган. Ел ахырына кадәр аларга Әлмәт, Алексеевск һәм Мамадыш районнары кушылачак.

Реклама

Республикада шулай ук өченче ел мәктәп өчен махсус белем бирүнең цифрлы платформасы проекты тормышка ашыра. Проект мәгарифне 21 гасыр таләпләренә туры килә торган реформалаштыруга ярдәм итә. Бу тәҗрибәдә ике ел эчендә 13 мәктәп катнашты. Киләсе елдан әлеге проектка 800дән артык гомуми белем бирү мәктәбе кушылачак.
– Безнең быел август киңәшмәсе туган телләр елына бәйле Актаныш районында үтәчәк. Ел саен конференцияне үткәреп, бурыч-максатлар куябыз. Бу конференциягә әзерлек йөзеннән былтыргы шикелле секцияләрне июнь аенда үткәрергә булдык. Милли мәгариф буенча Балтач районында зур чара узды.  Бүген биредә инновацион режимда эшләүче мәктәп директорларын җыеп, йомгак ясап, алдагы елга бурычлар куябыз. Трендлар күп. Цифрлаштыру, “Сириус” моделе буенча  безнең безнең сәләтле балаларны ачыклау, үстерү, аларны аерым траектория буенча белгеч итү – бу мәсьәлә безнең өчен бик кызыклы, – дип сөйли Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Министр әйтүенчә, туган телләр буенча полилингваль комплексларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак. Киләчәге турында уйланачаклар.
– Икенче елда ничегрәк булачак ул? Шулай ук инженер проектларның безнең республикада үсешен күзәтәбез. Аны Казанда КАИ белән Казан инженер лицее башлап җибәргән иде. Хәзер бу проект 5 районга тарала. Анда әти-әниләр балаларын теләп бирәләр. Бу инженерлар киләчәктә 5 тел белеп чыгачаклар. Җирне ярата, һөнәр сайлый, үзенең траекториясе буенча эшне алып бара һәм телне белә. Болар турында сөйләргә, фикер алышырга җыелдык. Булган матурлыкны таратырга тиешбез, – ди министр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: