Шәһри Казан

«Төрлесе төрлечә кабул итте. Кемдер колач җәеп каршы алды, икенчеләре киресенчә...»

«Хәрәкәттә – бәрәкәт”, “Сөйлә” проектларының башкаланың парк-скверларында үткәрелгәнен беләбез. Ачык һавада үтүче татарча чараларга күпләр битараф калмады. Ә менә әлеге проектларның мәктәпләрдә алып барылганы турында ишеткәнегез бар идеме?

Быел Казанның 20 мәктәбендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт” һәм “Сөйлә” проектлары буенча мастер-класслар үткәрелде. Балалар белән танылган биюче һәм артистлар шөгыльләнде. Кичә Казанның 180 нче гимназиясендә әлеге проектларының беренче  йомгаклау чарасы узды.

Кыска гына вакыт эчендә шактый зур эш эшләнелгән. Проектлар Казан мэриясе тарафыннан быелның февраль-май айларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казанның мәктәпләрендә алып барыла башлаган. “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты нигездә  хореография дәресләреннән гыйбарәт: укучыларны татар биюе хәрәкәтләренә өйрәтәләр. Дәресләрне профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар татар телендә уздырган. “Сөйлә” проекты исә нәфис сүз осталыгына  багышланган. Сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары үткәргән.

–Бу проект башта паркларда, урамнарда татар телендә  чаралар үткәрүдән башланган иде. Комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов моны күреп алгач, мәктәпләргә дә кертергә кирәк, диде. “Хәрәкәттә–бәрәкәт”, “Сөйлә” проекты Казан мәктәпләрендә хуплап алынды. Бу бик яхшы эш булды дип уйлыйм. Монда мәктәп балаларына ничек биергә, ничек сөйләшергә икәнлеге өйрәтелә. Укытучылар өчен дә бу җиңел эш түгел. Шәһәрләрдә эш күбрәк русча алып барыла. Авыл мәктәпләре өчен татарча эшләү җиңелрәктер бәлки. Шәһәр мәктәпләрендә шундый зур эшне татарча алып барулары өчен комиссия исеменнән дә зур рәхмәтлебез. Татарча белү гаиләдән дә, укытучылардан тора. Гореф-гадәтләрне, биюләрне, мәгърифәтне саклауда, телне саклауда зур рәхмәт аларга. Киләчәктә дә ник дәвам итмәскә? Татар теле соңгы вакытта бик күп проектлар аша популярлашты дип әйтә алабыз. Комиссия төзегәннән соң татарча күп әйберләр эшләнде, – дип сөйли Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев. 

Казан башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, төп максат – осталык дәресләрен татарча алып барылуында булган. “Хәрәкәттә-бәрәкәт проекты ул хәрәкәтләрне өйрәтү генә түгел, ә аларны татар телендә өйрәтү. Кызыксындырып телне өйрәтүнең бер юлы бу. Шушы бер максатыбыз иде. Марат Әхмәтов, хәрәкәткә сөйләмне дә кушсак, балаларны сөйләм теленә дә өйрәтсәк  иде, диде. Шулай итеп “Сөйлә” дигән проектыбыз эшли башлады. Без быел 40 мәктәпкә үтеп кердек. Төрлесе төрлечә кабул итте. Кемдер колач җәеп каршы алды, кемдер бераз гына башында аңлап та бетермәгәндер. Аннан җыелып зум аша директорлар белән дә сөйләштек. Ләкин миңа калса бу бик кирәк. Социаль өлкәне җитәкләүче урынбасар буларак, без мәдәният-мәгариф, спорт һәм яшьләрне берләштерәбез. Ниндидер яңа алымнар, яңа идеяләр эзләсәк тә, максатыбыз  телне саклап калу”, – дип сөйли Гүзәл Сәгыйтова.

Укытучылар арасында танылган театр артистлары, телевидение йолдызлары да бар. Илдар һәм Идел Кыямовлар, Миләүшә Шәйхетдинова, Зөлфия Вәлиева, Ришат Әхмәдуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Дилүс Хуҗахмәтов,  Илфак Хафизов, Резеда Сәлахова кебек танылган шәхесләр дәресләр үткәргәннәр. Һәр остазга аерым мәктәп билгеләнгән. Теләгән барча укучы белән шөгыльләнгәннәр. 20 дәрес эчендә дә шактый нәтиҗәле эшләгәннәр. Йомгаклау чарасында балалар сөйләм осталыкларын да, күмәк биюләрне дә башкарып күрсәттеләр.

Реклама

– Бу – минем хыялым иде. Гүзәл Рәмзилевна, сез аны чынга ашырдыгыз. 6 ел элек  мине татар теле укытучылары 6нчы гимназиягә чакыргач, балалар белән театр түгәрәгендә эшли башладым. Без бәйгеләрдә бер җиңүгә ирештек, икенчесендә җиңдек. Өченчесенә барганда уйланып калдым. Шул ук түгәрәкләрне алып барган татар теле укытучылар белән ярышам бит. Алар герой рәвешендә татар телен саклап калу өчен укучылар белән эшли, спектакль әзерли. Бернинди остазларсыз, театрда килгән белгечсез. Моның үзгәртер өчен ике юл бар иде: я бәйгедә профессиональ кулы кергән ниндидер бүтән номинация табарга, я шул татар теле укытучыларына ярдәмгә ниндидер сәнгать десанты җибәрергә кирәк. Шул десант без булып чыктык. Театр өлкәсен дә мәктәпләргә кертеп җибәрсәк, яхшы булыр иде. Безнең Казанда 10 артык театр түгәрәген ачкан мәктәп бар. Алар да безнең ярдәмне көтә, – дип сөйли Зөлфия Вәлиева.

Бию буенча да атаклы шәхесләр балалар белән эшли. Оештыручылар да безгә аларның татарча белүе мөһим иде. Биюне күп кеше өйрәтә, ә татар телендә биюне өйрәтү авыррак, дип белдерде. Шулай итеп Айгиз Фәйзуллин, Сәйдә Миндубаева, Дәүләт Гомәров, Римма Фаизова, Әлфия Мөхәммәдиева, Артур Шәйдуллин, Рамазан Җамалетдинов, Миләүшә Зарифуллина кебек сәнгатькәрләр, танылган биючеләр катнашында икенче осталар төркеме мәктәпләрдә татарча бию хәрәкәтләрен өйрәтәләр, күмәк биюләрне куялар.

Бу берләшү алга таба да нәтиҗәләр бирер дигән өмет бар. Һәрбер осталык мәктәбенең 20 дәрес эчендә күп нәрсәгә өйрәтә алуын күрдек. Киләчәктә бу эшне дәвам итә алабызмы, әллә юкмы дигәндә әз генә дә шикләнмәскә кирәк. Мондый үтемле чараларны республика буенча җәелдерсәк тә зыянга булмас. Эшне балалар бакчасыннан ук башласак та хәерлерәк тә булыр әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: