Шәһри Казан

Укытучыга һәйкәл куярга вакыт җитте

Мәктәптә эшләүче пешекчеләр дә, идән юучылар, башка өлкәдә эшләүчеләр дә – барысы да укытучылар белән бергә бала тәрбияләү процессында катнаша. Барысын да котлыйбыз. Ә укытучы бер  илаһи зат. Укытучыга һәйкәл куяр вакыт җитте инде. Без аның турында уйларга тиешбез. Һәрбер бала, һәрбер әти-әни, һәрбез остаз, һәрбер өлкән яшьтәге кеше шул һәйкәлгә килеп башын иеп китәр иде.

Укытучылар көне уңаеннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучыларга мәртәбәле исемнәр тапшырды. 
– Укытучы мәртәбәле һәм хөрмәткә лаек кеше. Эшегез һәм шәхси үрнәгегез белән киләчәгебезгә нигез саласыз. Нәкъ менә укытучыдан күп нәрсә тора.  Безнең оешма-предприятияләребезгә, хастаханәләребезгә, балалар бакчалары, мәктәпләргә кем эшкә киләчәге, илебезне кем саклаячагына да укытучы хезмәтенә бәйле, – диде Рөстәм Миңнеханов укытучыларны һөнәри бәйрәме белән котлап. 

Президент әйтүенчә, безнең мәктәпләрдә балалар белән эшләүче талантлы укытучылар бик күп. 237 укучыбыз Россия күләмендә предмет олимпиадаларында җиңү яулаган. 3се химия һәм математика буенча Халыкара олимпиадада уңышларга ирешкән.  Ике меңнән укучы мәктәпне  медальгә  тәмамлаган. 

Тантаналы чарада педагогларга Татарстан Республикасының халык укытучысы һәм атказанган укытучы исемнәре бирелде. Фидакарь хезмәт һәм ТАССның 100 еллыгы медальләре тапшырылды. Кремльгә шулай ук укытучылар династияләре вәкилләре дә чакырылган иде. Алар арасында Спас районыннан Борюшкиннар, Тукай районыннан Валиуллин-Гусевлар, Балык-Бистәсеннән Закиров-Урматовлар, Алабуга районыннан Захаровлар гаиләләре дә бар иде. Бирегә чакырылган һәрбер укытучы нәселләренең эш стажы 700 елга якын  җыела икән. 

Реклама

– Бу бик зур бәйрәм. Һәр һөнәр иясе үзененең куйган хезмәте, башкарган эше белән  горурлана. Укытучыларны ай буе, ел буе котласаң да аз әле. Хәзерге заман укытучысы бүгенге таләпләргә туры килә. Яшь укытучыларны элеккеге 1970-1980 елларда укыткан укытучылар белән чагыштырып, без укыганда алай түгел иде, хәзер укытучының абруе төште дигән фикерләр белән мин килешмим.  Укытучының гына түгел, кеше дигән зур шәхеснең абруе төшү безнең илдә  күзәтелә. Кешене хөрмәт итәргә кирәк. Җәмгыять үзгәргәндә укытучы да үзгәрә, – диде Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Аның әйтүенчә, республикабызда 76 меңнән артык укытучы хезмәт куя. Мәгариф системасында 150 меңнән артык кеше эшли дигән сүз бу. “Мәктәптә эшләүче пешекчеләр дә, идән юучылар, башка өлкәдә эшләүчеләр дә – барысы да укытучылар белән бергә бала тәрбияләү процессында катнаша. Барысын да котлыйбыз. Ә укытучы бер  илаһи зат. Укытучыга һәйкәл куяр вакыт җитте инде. Без аның турында уйларга тиешбез. Һәрбер бала, һәрбер әти-әни, һәрбез остаз, һәрбер өлкән яшьтәге кеше шул һәйкәлгә килеп башын иеп китәр иде. һәрберебезнең укытучысы бар! Бүген иң яхшы укытучыларыбызны дәүләт бүләкләренә лаек булганнарны Кремльдә Президентыбыз Рөстәм Нургали улы үзе кабул итеп, бүләк тапшырып рәхмәт әйтүе, ул безнең бөтен педагогик хезмәткәрләргә рәхмәт әйтү ул!”, – диде министр укытучыларны кабат һөнәри бәйрәмнәре белән котлап.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: