16+

Ярты авыл йокларга ятканда төн карасын ертып эштән кайтабыз

10 февраля 2025, 10:43
1022
0
0
Уку өчен 4 минут

Безнең эш графигын барлап торучылар һәм дә кесәне тикшерергә яратучылар өчен эшебезнең нечкәлекләрен бәян итәсем килде

Ярты авыл йокларга ятканда төн карасын ертып эштән кайтабыз

Безнең эш графигын барлап торучылар һәм дә кесәне тикшерергә яратучылар өчен эшебезнең нечкәлекләрен бәян итәсем килде

Без мәктәптә укыган елларда укытучыларның төнгә кадәр тәрәзәләрендә ут балкый иде. Ни өченме?

Чөнки көнкүреш мәшәкатьләрен соң гына төгәлләгән укытучы кочак-кочак дәфтәр тикшерүләрне төнгә калдыра. Ул вакытта инде, гадәттә, өйдәгеләр йоклый торган була, ә ул, кызыл төсле ручка белән төрткәләп, хәреф хатасы чүпләп утыра. Ярый ла бер сыйныфныкы гына булып, сыйныфында 5-6 бала укый торган булса. Юк бит! Төн чыкканчы ким дигәндә илле-алтмыш укучының дәфтәренә күз йөртеп чыгасы. 

Мәктәптә практика үткән чагымда үземә дә эләкте андый "бәхет". Сыйныфта утызар ук бала укымаса да, һәрхәлдә, дистәдән артыграк иде әле.
Беркөн шулай төнгә каршы мәдәният өлкәсенә кагылышлы мәгълүматларны тиешле җиргә кертеп утырганда, үземне шул еллардагы укытучы кебек күз алдыма китердем. 

“Көндез эшлә эшеңне”, - дип әйтеп куяр кайберәүләр. Бик теләсәм дә, көндез башкарыла торган эш түгел шул ул.
Иртәдән төшкә кадәр эштә беренче смена, кичтән сәгать унга кадәр икенче смена (җәен кичке унбергә кадәр эш сәгате). Беренче смена белән икенче смена арасындагы вакыт йорт мәшәкатьләренә сарыф ителә. Бик сирәк кенә булса да берәр фильм карау бәхете дә эләгә инде.

Гадәттә мин кичке эштән өйгә кайтып кергәндә сәгать 22:30 дан узган була инде. Үч иткәндәй, эше дә авылның икенче башында бит әле аның. Бераз хәл алу белән, без - мәдәният хезмәткәрләре өчен мәҗбүри булган "КУЛЬТУРА. РФ" порталына мәгълүмат урнаштырырга утырасың. Әллә ни авырлыгы булмаса да, вакытны ала торган нәрсә. Алдагы көннәрдә узачак чара турында матур итеп рус телендә язып, тиешле фото беркетеп, исемлектән үз мәдәният йортыңны эзләп табып алып, узачак чараның сәгать ничәдә башланып, ничәдә бетәчәген билгеләп, ул чараның нинди аудитория өчен үткәреләчәген аңлатып, кирәкле хештегларны язып, исем-фамилияңне теркәп, якын көннәрдә узачак чаралар исемлегенә беркетеп кенә куясы. Язган текстыңның, беркетәсе фотосурәтеңнең портал форматына туры килүе бик мөһим. “Тиз генә тутырам да, каршымда яткан сценарийны язып бетерәм”, - дип кенә тотынасың, я текстың кыска була, я булмаса фотосурәте туры килми.  

Эштә интернетка тоташкан компьютерың булса, болар барысы да эш сәгатендә башкарыласы нәрсәләр дә бит.. Тик, ни хәл итәсең, бөтен мәгълүмат, баш миенә кунаклап, өйгә ияреп кайталар шул. Ул сайтны тутырмыйча да булмый, җәмәгать! Әлеге дә баягы мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеген бәяләүче иң төп күрсәткечләрнең берсе бу. Боларны зарланып язуым түгел, һич юк... Бер ял, бер бәйрәм күрми эшләсәк тә, яратам үз эшемне. Эшемне яратуым кайчак чамадан  артып та китә кебек тоела миңа. Бәйрәм һәм ял көннәрендә гаилә  бөтенләй дә онытыла. Озакка сузылган кышкы ялларның ичмасам бер (!) көнен (кичен дип әйтү дөресрәктер, бәлки) гаилә белән үткәргәннән авылның мәдәнияты аксамас иде дә бит. Тик без бит әнә шул бәйрәмнәрдә халык күңелен күрер өчен куелган хезмәткәрләр! Эшкә салкын карарга ярамый, Аллам сакласын!  

Боларның барысын да язып (әле бу безнең эшнең кечкенәәәәәә генә бер өлеше), безнең эш графигын минуты-секундына кадәр барлап торучылар һәм дә кесәне тикшерергә яратучылар өчен мәдәният хезмәткәрләренең нечкәлекләрен генә бәян итәсем килде. Төне буе компьютерга текәлеп, документ арты документ эшләгәндә үземә бер генә сорау бирәм мин: “Мәдәни чаралар үткәрү өчен языласы сценарийларга караганда кәгазь тутырып утыру, тузга язмаган сораштыруларда катнашу, теге яисә бу сайтларга мәҗбүри рәвештә теркәлү үтү мөһимрәк микәнни соң?”. Күрәмсең, шулай. Бәлки мин генә аңлап бетермимдер әлеге гамәлләрнең мөһимлеген.

Менә шундый хәлләр. Ә сез мәдәният хезмәткәрләренең эше җиңел, дисез. Көн саен ярты авыл йокларга ятканда төн карасын ертып эштән кайтып, тәмле йокы хисабына менә шушындый сайтларга мәгълүмат туплап утыруны барлык кеше дә булдыра алмый, җәмәгать. Юк, булдыра алмый...

Гүзәл Хәбибуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading