16+

Спектакльне караганда бераз күзләр яшьләнде

19 февраля 2025, 14:44
413
0
1
Уку өчен 4 минут

Татар театры махсус хәрби операция һәм Бөек Ватан сугышына багышланган спектакль чыгарды.

Спектакльне караганда бераз күзләр яшьләнде

Татар театры махсус хәрби операция һәм Бөек Ватан сугышына багышланган спектакль чыгарды.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьерасын тәкъдим итә. “Ватан сезне онытмас” спектакль-дәресе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм  махсус хәрби операциядә  катнашучыларга багышлана. Биредә Әмирхан Еникинең өч хикәясе: “Бала”, “Кем җырлады”, “Ана һәм кыз” сәхнәләштерелә.

Тинчурин театры спектакль-дәрес форматында күптән түгел “Таһир-Зөһрә”не куйган иде. Бу юлы игътибар үзәгендә шулай ук мәктәп программасында өйрәнелә торган әсәрләр. Илдә Ватанны саклаучылар елы игълан ителү мәдәни чараларны читләтеп үтә алмый, билгеле. Ел дәвамында мондый спектакльләр күп булыр.

Ни өчен Тинчуриннар Еникига алынган соң? Бу сорауга берникадәр спектакльдә дә җавап бирделәр. Узган елны Әмирхан Еники тууына 115 ел, ә быел аның вафатына 25 ел булды.

- Бу әсәрдә бүгенге тормыш, авыр вакытлар,  махсус хәрби операция, Бөек Ватан сугышы фаҗигасе дә күрсәтелә. Ике сугышның да бертөрле афәтләр китергәне чагыла. Тылдагыларның фаҗигаләре, хис-кичерешләренә дә урын бар, - диде театр җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов.

Сүз уңаеннан, 2024 елда Тинчурин театры районнарда 98 тапкыр спектакль куйган. Бу санның яртысыннан күбрәге “Пушкин картасы” программасы өчен әзерләнгән спектакльләр.

“Ватан сезне онытмас” спектакль-дәресендә Әмирхан Еникинең әсәрләре эчтәлеге үзгәрмәгән. Аларны һәркем бераз булса да хәтерли дә кебек. «Бала» - сугышчы Зарифның немец бомбага тотканда югалып калган баланы анасына илтеп тапшыруы турында хикәя.  «Кем җырлады?» - яралы сугышчының эшелон белән туган якларына кайтып барганда таныш җыр ишетүе, шулай да алган яраларыннан вафат булуы хакында. Бу җырчы аның сөйгәне була. «Ана һәм кыз» - үлем түшәгендә яткан ана һәм анадан улының үлеме хәбәрен яшерергә тырышкан Рәхилә турында. Әсәрләрне өч сүз белән генә хәтердә яңартып алдык кебек.

Бу әсәрләрне берләштереп торучы әдәбият дәресе күренешен Шамил Фәрхетдинов иҗат иткән. Моннан тыш тамашачылар хозурына Бөек Ватан сугышы һәм  махсус хәрби операция  катнашучылар турында видеоязмалар күрсәтелде. Спектакль видеоязмалардан башланып китте дә. Сугыш ачысын күрсәткән җимерек өйләр, снарядлар очуы, яшь егетләрнең мылтык тотып ватанны саклавы күңелне йомшартты. Күзләр яшьләнде. Шул минутта заманчалаштырылган “Бөрлегән” җырына бии-бии укучы Рөстәм ролендә Эдуард Никитин сәхнәгә чыкты. Барлык хисләр чәлпәрәмә килде. Күз яшьләре икенче планга күчте, ә Эдуард Никитинның биюе, дөресен әйткәндә, бераз “саескан” биюенә охшады. Әмма залда утырган укучыларга бик ошады, чөнки “тренд”та булган, таныш көй ишеттеләр. Башка укучылар - Мәрьям, Алсу, Айнур үтә тәрбиялеләр. Алар чынмы икән дип тә уйлап куясың. Укучылар әсәрләрне сәхнәләштерде, ә анализны укытучы апа үзе ясаган кебек тоелды. Дөрес, хәзер болай да мәктәпләрдә укытучылар мәгълүматны бәйнә-бәйнә сүтеп, “чәйнәп” каптыралар.

Спектакль белән дә шулайрак, “чәйнәгәннәр” йотарга гына кирәк. Китап укымый торган буын өчен мондый спектакльләргә ихтыяҗ бар. Укытучыларның да эшен берникадәр җайлый ул. Спектакль 1 сәгать 15 минут дәвам итә. Шушы вакыт эчендә балалар 3 әсәр өйрәнеп чыга. Шәп бит! Бәлки, мәктәпләр өчен бу коткару көймәседер. Балалар әсәр, язучы белән дә танышты, театрга да барды. Кыскасы, план үтәлде. Балаларның күңелләрен дулкынландырып, бераз булса да, ватан, туган як турында уйланырга этәргәндер дип ышанасы килә. Тик ике куян артыннан куып, буш кул белән генә калмыйк. Кайвакыт эшнең нәтиҗәсеннән процессы күпкә кыйммәтрәк бәяләнә.

Альбина Гыйләҗева, Киров һәм Мәскәү районнары мәгариф бүлеге урынбасары: Спектакль бик ошады. Сугыш темасы безнең ил өчен авыр, фаҗигале. Андый әсәрләрне еламыйча карый алмыйм. Балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен бик уңышлы спектакль. Бу әйбер җитеп бетми, балаларга мондый хисләрне сәнгать аша җиткер уңышлы дип уйлыйм. Балалар өчен генә түгел, әти-әниләренә дә файдалы булыр.

Лилиана Галимҗанова, 10 нчы гимназия 7А сыйныфы укучысы: Бу әсәрне мәктәптә укыдык. Спектакль карау җиңелрәк инде. Ватанны якларга, яратырга кирәк – бу спектакль шуның турында. Без дә спектакльдә кебек  махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язабыз. Спектакльне караганда бераз күзләр яшьләнде.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading