16+

Тамашачы тирән йокыдан айныгандай елап карый

19 мая 2025, 13:37
472
0
0
Уку өчен 3 минут

Сүзем «Мөнбәр» исемле татар-дини театры хакында.

Тамашачы тирән йокыдан айныгандай елап карый

Сүзем «Мөнбәр» исемле татар-дини театры хакында.

Мөнбәр дигәч тә күбегезнең күз алдына билгеле бер биеклектән вәгазь сөйләүче хәзрәт киләдер. Күңелләргә үтеп керерлек асыл мәгънәгә ия сүзләр ишетелгәндәй буладыр. Чыннан да мөнбәрнең ниндидер бер үзгә тәэсир көче бар. Һәм сәхнәнең дә дип өстәр идем. Мөнбәр һәм сәхнәне кешеләр юкка гына биеклеккә күтәрмәгән. Алар тормыш өчен кирәк булган иң кирәкле сүзләр, фикерләр ишетергә теләп шундый шартлар булдыргандыр. Кешелек яратылганнан бирле, һәр чорның үз мөнбәре, дөрес сүз әйтерлек акыл ияләре булган. Алар халык өчен үрнәк тормыш алып барган, үз мисалларында хаклык юлын күрсәткән. Башкалар да аларга тигезләшергә теләп тормышын дөресләгән. Андый кешеләр заманадан бер адым алда барган.

Яз җиткәч офыкларда моңлы тавыш белән каңгылдашып ераклардан туган җирләренә әйләнеп кайткан кошларны күзәткәнегез бардыр. Шул кошлар төркемен үз артыннан ияртеп, дөресләп алып баручы баш кош була. Аннан башка төркем тарала, бердәмлеген югалта. Кешеләр арасында да шулай бит. Халыкны дөресләп баручы көчле шәхесләребез булырга тиеш. Аларның мөнбәрләр һәм сәхнә аша үз сүзен җиткерүе кирәк. Бүгенге көндә татар сәхнәсе буш тормый. Көн дә таң атса, яңа артист пәйда була. Тик күбесе халыкны үз артыннан ияртмичә, халыкка шулай кирәк бит дип, сәхнәгә ыгы-зыгы алып килә. Шуннан болай да томанланган акыллар тагын да томалана төшә. Әлбәттә чын сәнгать белән үз юнәлешен, фикерен белдергәннәр дә бар. Нәкъ менә алар сирәк... Шул ук вакытта мәчетләребездәге мөнбәрләр дә игътибар үзәгендә. Алардан яңгыраган вәгазьләрне тыңларга һәр җомга ирләр мәчет бусагасын атлап керә. Мәчетләрнең үз юнәлеше, сәхнәнең үзенеке диярсез. Ни өчен бу ике төрле биеклекне бер яссылыкка куеп язуымны да аңламый торасыздыр. Сүзем, Ильяс Халиков исемле шәхес һәм аның башлангычы белән оештырылган «Мөнбәр» исемле татар-дини театры хакында. Әйе динне сәхнәгә алып менгән кеше ул. Мәчет түрләрендәге мөнбәрләрдән ишетелгән вәгазь сүзләрен җыр-моңга бәйләп сәхнә аша халыкка җиткерүче дини театр бар бүген татарда.

Бу юнәлешне сайлаганда Ильяс Халиков әлбәттә, бәлки бераз икеләнеп тә калгандыр. Ни өчен дигәндә, дин җыр, сәхнә сәнгатен тыя дигән фикерләр дә бар бит. Әмма аңа да карамый, мөселман кардәшләр спектакльләргә дә, концерт тамашаларга да йөрмичә тормый иде. Никах мәҗлесләребез дә матур җырлар, мөнәҗәтләр, шигырьләргә үрелеп оештырылды һәм оештырыла. Димәк, мөнбәр-сәхнә театры булдыру инде өлгергән һәм тиешле адым булган.

Быел «Мөнбәр» татар-дини театры тамашачыга «Аклыкка илтсен юллар» исемле тирән эчтәлекле музыкаль спектакль тәкъдим итте. Мәгънәле сценарийны театр коллективы бергәләп язган. Бу спектакль нигездә яшь буынга һәм аларны тәрбияләп үстерүче ата-аналарга адресланган. Без үз туган нигезен эзләп юлга чыккан Акъәбине дә, авылда нигез җылысын суытмыйча яшәүче Ак Бабайны да, кайчандыр бала вакытында гына күргән, соңрак әти-әнисе картлар йортында калдырган әбисен эзләп районга кайтып килүче Рамазанны да күреп уйга калды тамашачы. Спектакль дәвамында кеше җанының асылын күрсәткән сыйфатлар эзлибез. Кеше кайчан үз рухына үзе хыянәт итә. Ни өчен замананың шулай алга баруы, яшәү шартларының яхшыруы кеше бәгырьләрен таш итә? Тормышның аңлашылмаган якка баруы тәэсиреме бу күренешләр? Бу сораулар Ак бабай яккан учак җылысында, Акъәбинең күз яшьләрендә һәм Рамазанның кадерле кыйммәтләрне күреп үзгәрүендә табыла. Һәр кайсыбыз иртәме, соңмы үз рухыбызны барлап, үзәгебезне, тамырларыбызны эзләячәк. Бу тормыш кануны. Ата-анага, әби-бабайга булган хөрмәт, ярату, нәсел ныклыгын, туганнар бәйләнешен саклау кеше өчен һава кебек кирәк.

«Аклыкка илтсен юллар» спектакленең һәр күренеше Ильяс Халиков һәм Казан филармониясенең балалар студиясе яшь шәкертләре башкаруындагы тирән мәгънәле җырларга үрелеп бара. Тамашачы тирән йокыдан айныгандай елап карый...

«Мөнбәр» татар-дини театры чыннан да зур эш башкара. Актёрлар уены сокландыра. Марат Баязитов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Зөлфирә Дәүләтшина, шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илназ Сибгатуллин сүз сәнгате остасы үз рольләрен шулкадәр чын итеп башкаралар, хәтта алар уенын спектакль итеп түгел, ә чынбарлык дип кабул итәсең.

Бу иҗади төркемгә уңышлар һәм алар куйган спектакльләрне күбрәк кешеләр күрсен иде дип телисе килә. Максатлары зур, халыкка дөрес юлны күрсәтеп, сәнгати яктан баетып алга таба эшләсен «Мөнбәр».

Айсылу Имамиева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading