Узган Яңа ел алдыннан исә ул рус телен үзләштерүче балалар өчен туган тел дәресендә Петр I заманнарындагы кебек бал-маскарад үткәрергә алынган. Малайлар классик костюмнар, кызлар озын бал күлмәкләрен, битлекләрен киеп, кулларына җилпәзәләрен тотып, үткән гасырга кайтып килделәр. Шул заманда яшәгән ирләрнең һәм хатын-кызларның үз-үзен тотышын, биюләрен өйрәнеп, тамаша оештырдылар.
Ә күптән түгел укытучылары балаларны кинотеатрга Пушкин турындагы фильмны карарга алып барды. Без укыганда да театр-киноларга йөртүләр мәктәп программасында бар иде. Берсендә “Достоевский”ның “Преступление и наказание”сын караганыбыз хәтердә. Тагын бер истә калганы – татар әдәбияты кысаларында Опера һәм балет театрына “Башмагым”ны карарга баруыбыз. Ул чакта теләр-теләмәс кенә ризалашуым истә. Акчасызлык заманы да бит әле, ә монда фәлән кадәр акча җыялар. Әмма шунда барып кайтуыбыз бүгенгә кадәр истә калды бит, әй.
Пушкин турындагы кинога кызым да теләмичәрәк кенә киткән иде. Янәсе, биографик, тарихи фильмнарны яратмый. Шул көнне кичен “Ничек соң фильм?» дигән сорауга “Ошамады, нигә кирәк иде ул”, дигән аһ-зарларны ишетермен дип әзерләнгән идем. Гаҗәпкә, кызым баруына сөенеп туя алмады. Шул кадәр илһамланып кайткан ки, безгә дә фильмны һичшиксез карарга киңәш итте. Балаларның фильмны шул рәвешле уңай кабул итүе әлегедә баягы укытучы тырышлыгы булып чыкты. Укучыларны алып барыр алдыннан, алдагы көнне фильмны үзе барып караган ул. Аннары дәресе вакытында геройлар – кемнең кем булуы, андагы вакыйгалар – ни сәбәпле шулай килеп чыгуы турында берникадәр аңлатмалар биргән. Фильмның эчтәлеген ачып салмаган, әмма балаларга берникадәр белем туплап барырга ярдәм иткән. “Менә ичмасам, укытучы бу!”, - дип чираттагы тапкыр сокландым.
Укытучы исемен горур йөртүчеләр, балалар күңеленә белем генә салып калмыйча, рухи яктан да баетучылар, укучылары белән бер дулкында булучылар бер шушы рус теле укытучысы гына түгел, билгеле. Безнең мәктәптә дә, башкасында да бар алар, күп алар – шунысы сөендерә. Гел шундыйлар гына булсын иде дә – төрлесе очрый. Әмма начарны язучылар болай да күп, матур үрнәкләрне күрсәтәсе, алар турында сөйлисе килә.
Комментарийлар